16+

Матайлар юк хәзер авылда. Берсенең өе каршында өч миллион сумлык иномарка басып тора әнә...

1965 ел. Авылыбызда Хәcән бабай, гомере буе акча туплап, хезмәт итеп, тир түгеп, үзенә коляскалы өр-яңа “Иж” маркалы мотоцикл алды. Ул көнне бу хәбәр авылның hәр өенә яшен тизлегедәй бик тиз таралып өлгерде. Әлеге яңалыкны ишетеп, без - малайлар: «Хәсән бабай матай алган! Хәсән бабай матай алган!» – дип кычкырышып, яланаяк аның капкасы янына йөгердек.

Капка алды авыл халкы, малай-шалай белән шыгрым тулы иде. Алар hәммәcе дә Хәсән бабайны, аның янындагы матайны чолгап алган. Хәсән бабайның авызы ерык hәм ул шатлыгын уртаклашкан кебек халыкка матай турында нидер аңлатып маташа. Халык та, бу яңалыкны зур сенсациядән кабул итеп, авылга беренче булып килгән тәгәрмәчле техникага гаҗәпләнгән иде.  

Бүген дә истә, без – малайлар шушы ыгы-зыгыга күмелеп: “Хәсән бабай! Хәсән бабай, безне матаеңда бер урам әйләндер инде”, – дип аңа ялварабыз. Ул моңа каршы төшмичә, аягы белән рычагка басуга, матай кабына hәм олы кеше күкрәген киереп малайларга матайга утырырга рөхсәт итә. Ул да шат, без дә шат. Хәсән бабайның матае бар, ул бәхетле, безнең дә “канатлар очына” дигәндәй, малайлар матайның багына да, артына да, коляскага да, аның алдына да менеп утырабыз. Ниhаять, матай авыл урамы буйлап алга таба җилдерә башлый hәм без: «Яшәсен Хәсән бабай!» – дип бу шатлыктан кычкырып, көлә-көлә үзебезне иң бәхетлеләрдән саныйбыз. Бу мизгелдә безнең тизрәк үсеп, Хәсән бабай кебек матай аласы килә дигән телeкләр дә туа. Их, тизрәк, тизрәк үсәсе иде! Менә шундый хыяллар эченә күмеп, киң күңелле Хәсән бабай безне бала чакта гел үзенең мотоциклына утыртып йөртте. 

Без – малайлар, үсеп җиттек, олыгаеп барабыз инде. Балалар өчен ягымлы, ачык йөзле Хәсән бабабыз күптән мәрхүм, тыныч ятсын. Аны сагынып сөйләүләр, балачакның җылы хатирәлeре, гади халык теле белән әйткән шушы “матай”да калды... 

...Яшәү бер урында гына тормый. Авылда да прогресс алга атлый. Урамнарда матайлар да юк диярлек, бары тик җиңел машиналар гына җилдерә. Берсенең өе каршында өч миллион сумлык иномарка басып тора. Ул машина янына балалар да бармый hәм аның хуҗасы да Хәсән бабай кебек мөлаем түгелдер, мөгаен. 

Рөстәм Арифуллин

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading