Идел елгасы белән әйләндереп алынган Зөя шәһәре. Иван Грозный тарафыннан Казанны алу максатыннан төзелгән әлеге ныгытма таланган һәм ярымҗимерек тыныч монастырьлар шәһәре дә булып тора. Чиркәүләр һәм монастырьлар – 500 ел элек булган вакыйгалар шаһиты, ә шәһәрнең төп мәйданнары – урта гасырлар көнкүрешенең тулы бер музее.
Раифа монастыре. Монда рухи азык аласың: храм территориясендә экскурсияләр уздырыла. Ә җылы көннәрдә исә төнбоеклы күл тирәсендә ял итеп, шунда йөргән мәчеләрне күзәтергә мөмкин. Әлеге изге урыннан ерак түгел Идел-Кама тыюлыгының дендрарие урнашкан. 21,5 га мәйданда йөзьеллык агачлар һәм куаклар үсә, ә сукмаклардан керпеләр һәм башка урман җәнлекләре йөгереп уза.
Татарстанның үз Лох-Нессы бар, ул Биектау районындагы Кара Күл. Карст токымнары булу сәбәпле, аның суы каралган, күл төбендә яшәүче «су үгезе» турындагы риваять тә шуннан килеп чыккан. Борынгылар сөйләвенчә, ул җан иясе су өстенә еш чыга торган була, ләкин берәү дә аның кыяфәтен исендә калдыра алмаган.
Юрьев мәгарәсе. Республиканың көньягындагы Кама Тамагы – чын мәгънәсендә табигый хәзинә ул: иксез-чиксез су өслеге күпгасырлык мәгарәләр яшеренгән биек кыяларны әйләндереп алган. Мәгарәләрнең иң күренеклесе – Юрьев мәгарәсе.
Югары Ослан. Казанга карап тора торган әлеге авылга су транспорты белән бару уңайрак та, күңеллерәк тә: җәй көне «Метеор»лар йөреп тора. 15 минуттан сез агач йортлы тар урамнарда йөри, Никола-Илья гыйбадәтханәсенә соклана һәм Идел һавасын сулый аласыз. Һичшиксез, Соколка тавындагы күзәтү мәйданчыгына менегез, монда Казан шәһәренең искиткеч панорамасы ачыла.
Зәңгәр күлләр. Фирәзә төсендәге сулы салкын (суның температурасы ел дәвамында 3–7 градустан артмый) күлләр янына коенып чыгарга да, матур фотолар ясарга теләүчеләр дә бик теләп килә. Җир асты чыганакларыннан өч сулык туклана, аларның төбендә тозлы ләм ята – суга төс бирүче дә ул.
Алабуга музйлар шәһәре.
Цветаева музей-йорты. Бу йортта 1941 нче елда Цветаева яшәгән шартлар иң кечкенә детальләргә кадәр тулысынча торгызылган. Музейның үзәк экспонаты – шагыйрәнең фаҗигале үлеменнән соң алъяпкыч кесәсеннән табылган куен дәфтәре.
Надежда Дурованың музей-утары. XIX гасырның беренче яртысына караган утар шәһәрдә могҗизалы рәвештә сакланган. Биредә 1812 елгы Ватан сугышы герое Надежда Дурова гомеренең соңгы еллары уза. Бу ханым – рус тарихының иң якты фигурасы, ул 1831-1866 елларда Алабугада яши.
Комментарийлар