16+

Болан – фермада, ананас һәм банан – Сабада

Җәй башланырга да күп калмады. Ялларны ничек итеп уздыру турында уйлана башладык. Чит илгә дисәң, әллә ни сайлау мөмкинлеге дә юк. Халык яраткан һәм иң арзанлы булган Төркия курортларына юлны әлегә ябып куйдылар. Ә менә Италия белән Мисыр ачыла дип тә сөйлиләр. Әмма бу мәгълүмат төгәл түгел әле.

Болан – фермада, ананас һәм банан – Сабада

Җәй башланырга да күп калмады. Ялларны ничек итеп уздыру турында уйлана башладык. Чит илгә дисәң, әллә ни сайлау мөмкинлеге дә юк. Халык яраткан һәм иң арзанлы булган Төркия курортларына юлны әлегә ябып куйдылар. Ә менә Италия белән Мисыр ачыла дип тә сөйлиләр. Әмма бу мәгълүмат төгәл түгел әле.

Узган елны пандемия үзебездәге ял урыннары барлыгын да искә төшерде анысы. Республиканың эчке туризмын үстерүгә кагылышлы яңа программалар барлыкка килде. “Ял көннәрендә 1001 ләззәт” туристлык программасы 2020 елның 1 июнендә Татарстанның Туристлык дәүләт комитеты тарафыннан республика районнары һәм тур операторлары белән берлектә эшли башлаган иде. Программада катнашкан районнарга ике көнлек тур бер кешегә 2200 сум тора. Тур бәясенә җирле кунакханәдә бер төн куну, иртәнге аш, ике төшке аш һәм ике экскурсия кергән. 
– Быел программага ун район: Алабуга, Спас (Болгар), Чистай, Саба, Мамадыш, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Кукмара, Алексеевск һәм Арча маршрутлары керә. Алексеевск программада беренче тапкыр гына катнаша, – дип хәбәр итте Туризм комитеты җитәкчесе Сергей Иванов журналистлар белән очрашуда. 

Алексеевск бизәкләп туку фабрикасы белән данлыклы. Аның директоры Елизавета Терентьева сүзләренчә, Россиядә мондый фабрика икәү генә. Фабрикада агач туку станоклары әле дә сакланган. Килгән туристлар борынгы ысул белән тукылган сөлге һәм ашъяулык үрнәкләре белән таныша һәм истәлеккә сувенирлар да алып китә ала, диде ул. 
Балык Бистәсе районында урнашкан «Кыргый ферма» экопаркы турында әле күпләр белмидер. Биредә тимгелле болан һәм мараллар яши. Тимгелле боланнар кызыл китапка да кертелгән. Россия территориясендә аларның саны нибары 3 мең икән. 60 гектар мәйданда хайваннар өчен табигый яшәү шартлары булдырылган. 

Сабадагы Нургали Миңнеханов исемендәге дендрарий да күпләр өчен яңалыктыр. Көньякка барырга да кирәкми, банан, инжир, ананаслар безнең үзебездә дә үсә икән. Шулай ук утыз төрдәге кактуслар да үстерелә ди. Оранжереяда барысы 289 тропик һәм субтропик үсемлек урын алган. “Коллекцияне ел саен сирәк һәм уникаль үсемлекләр белән баетырга тырышабыз”, – дип сөйләде дендрарий директоры Гөлгенә Зөбәерова.

2018 елда бакча территориясендә үлән чәйләре әзерли торган цех та ачканнар. 

Арча районы Кырлай авылында, Алабуга музейларында кунакларны театральләштерелгән тамашалар, интерактив чаралар һәм мастер-класслар көтә.

Республикада вакыйга туризмы юнәлеше дә үсә. Җәйге сезонда оештырылачак берничә чараның исемлеге әзер дә инде. 
1 майда Болгарда “Чәк-Чәй” бөтенроссия гастрономия фестивале көтелә. Чарада республиканың һәм күрше төбәкләрнең чәкчәк җитештерүчеләре катнаша һәм килгән кунаклар иң тәмле чәкчәкне билгеләячәк.
5 июньдә шунда ук Болгар җыены үтәчәк.
3 июльдә “Ага-базар” халыкара этномәдәни фестиваль оештырыла. 
Июньнән сентябрьгә кадәр Зөядә театр сезоны үтәр дип ниятләнелә. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән иҗади коллективлар спектакльләр күрсәтәчәк.
6-8 августта, традициягә кергәнчә, Спас ярминкәсе узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading