- Үз-үзеңне ничек бар, шулай кабул итү дигәндә тышкы кыяфәт кенә күздә тотыламы?
- Аның белән генә чикләнмибез, холык-фигылеңне, эш-гамәлләреңне, максат-хыялларыңны да яратырга кирәк. Күп вакыт, берәр ялгышлык эшләсәк, атналар буе үзебезне ашыйбыз, битәрлибез, борчылабыз. Дөрес, хатаңны таный белергә кирәк, әмма шул ук вакытта үзеңне гафу итә белергә дә тиешсең. Иң начар тәнкыйтьче ул үзебезгә үзебез. Вак кына әйберләр өчен үзегезне “кыйнамагыз”, «мин ахмак, мин юләр» дигән сүзләрне онытыгыз. Чит кешеләр янында да үзегезне битәрләүдән туктагыз.
- Үзеңә мөнәсәбәтне үзгәртә башларга икәнне каян белергә?
- Үз-үзенә бәясе түбән булганда, кеше күп нәрсәгә ризалаша. Яратмаган эштә утыра, мине кем алсын инде акчалы эшкә ди. Аңа кирәгеннән артык эш йөклиләр, эштән соң калып эшләргә туры килә. Шәхси эшләргә, ялына вакыты калмый. Яхшы хезмәткәр булса да, түбән хезмәт хакына ризалаша. Кияүгә чык дип артымнан чират тезелеп тормый әле дип, яратып бетермәгән кешесенә кияүгә чыга. Рәхмәт, әле ул карады, кияүгә чакырды, диләр. Андыйлар үз дәрәҗәләрен белмиләр. Әгәр дә син үзеңә ихтирам булмауны тоясың, сине үз файдасына гына “куллануларын” сизәсең икән, бу – үзеңне яратмауның күренеп торган билгеләре. Тагын бер “җитешмәгән” як - юк дип әйтергә кыенсыну. Үзләренә кыенлык тудырсалар тудыралар, башкага ярдәм итмичә булдыра алмыйлар. Иптәш кызыма булышмасам, ул аннары минем белән аралашмый башлар, ялгызым гына калам, дип борчылалар. Болар барысы да комплекслар белән бәйле.
- Әгәр дә аларның тормыш мәгънәсе башкаларны кайгыртып яшәүдә булса?
- Бу сүзләр белән бик үк килешеп бетеп булмый. Андыйлар үзләрен корбан итәргә ярата, ә нәтиҗәдә ул корбан беркемгә дә кирәкмәскә мөмкин. Ул кешеләр мөһим, кирәкле булырга, башкаларның да шуны тануын телиләр. Тренинг узган кешеләр исә башкалар турында алар үзләре ярдәм сораса гына булыша башлыйлар. Икенче берәүләр янәшәдәгеләргә эмоциональ яктан бәйле була. Алар үзләренә генә таяна алмый. Ялгыз калырга курка, шуның белән башкаларга ярарга, булышырга омтыла. Гомумән, безнең җәмгыятьтә үзеңне корбан итү, кем өчендер яшәү хуплана, бу советлар вакытындгы иң мөһиме – коллектив, син фәкать җәмгыятьнең бер ячейкасы гына дигән нәрсәдән киләдер, мөгаен. Син үзеңне мөһим кеше итеп санасаң гына сине җәмгыять шәхес итеп кабул итәчәкләр. Ислам динендә дә бит дога кылганда иң элек үзең өчен дога кылырга кушыла. Тагын бер мисал китерәм: очкычта теге яки бу хәл була калса дип, маскалар кияргә кушалар. Башта әни кеше үзенә кияргә, аннары гына балага кидертергә тиеш, диләр. Баланы коткару өчен әни кеше башта үзен коткарырга тиеш. Соңгы вакытта гомумән ата-ана балага табына башлады дияргә була. Бөтен яхшы кием, тәмле ризык балага, үзенә калса - кала, калмаса - юк. Элекке гореф-гадәтләрне искә төшерик, табын артына бөтен гаилә җыелышып утыра, иң элек ризык әти кешегә, аннары әнигә, соңыннан балаларга таратыла. Бу ата-анага хөрмәт билгесе булып тора. Хәзер исә мондый күренеш бик сирәк.
- Үзеңне яратудан эгоизм нәрсәсе белән аерыла?
- Эгоизм нигезендә үзеңне башкалардан өстен кую ята. “Мин башкалардан яхшырак”, “мин беркемгә бернәрсә тиеш түгел”, “миңа тиешләр” дип, ул үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яши. Үзеңне ярату исә ул башкаларны да ярату дигән сүз. Үзеңне яратмасаң, син башкаларны да ярата алмыйсың. Агу белән тулсаң, башкаларга да агу бирәсең, сөенеч белән тулсаң, сөенечең белән бүлешәсең. Үзен яраткан кеше үзенең дәрәҗәсен белә, башкаларны да бәяли белә. Андыйлар янында рәхәт, ә эгоистлар үзләреннән читләштерәләр генә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар