Тукай язмышларына тиңләшкән балачагы күп нәрсәгә өйрәтә: авыр чакта ярдәмләшү кирәк, үзен дә упкын кырыена этәрмәделәр бит әнә.
Куеннарында ятимлеген дә сизмичә үсте. Туганлык җылысын суытмаска өйрәнүе дә бүгенге көннәренә тәһет: кочак җәеп каршы алганга гаиләсе белән кунакка кайтып керүләре дә күңелле!
“Яртылаш череп бетте...”
Диләрә апа Ситдикованың ярты ятимне үз баласы күреп, төпчекләре исәбендә үстерүенә Биектау районының Олы Битаман авылында кем дә бик рәхмәтле. Какмаган ул сабый җанын.
– Ипле гаиләгә килен булып төштем. Күрше авыл кызы мин. Азат белән өч бала үстердек: Айнур, Илнур, Айзирә. Дамир – дүртенчебез, иремнең сеңлесе баласы. Мин килгәндә Раилә яшүсмер кыз бала иде, миңа бик ягымлы булды. Бәйләргә, чигәргә дә үзем өйрәттем. Казан егетенә кияүгә чыкты, туйлап бирдек. Безгә ул бернәрсә дә кайтып сөйләмәде, ә алар бик начар торганнар икән. Дамир тугач та ире гел кыерсыткан. Раилә, башым авырта дип, әйткәләде дә соң... Табибларга да барган менскенем, алар да, синдә хондроз дип кенә борып кайтарганнар. Азатның тагын бер кыз туганы Зәйдә яши, ул бәби тапкач, әниләр белән бергәләшеп хәл белергә киткәннәр иде, Раилә кунакта аңын җуйган. Хастаханәгә салып, МРТ ясатсалар – баш миендә шеш үскән. Казанда операция ясадылар. Шешне алсалар да, тамырлары, кем әйтмешли, тирәнгә киткән, җәелгән. Соңрак биленә төшкән. Михнәтләргә түзәрлеге калмагач, иреннән аерылды. Күзгә күренеп сулды, мәрхүмәкәем. Авылга алып кайттык. Улын авылдагы балалар бакчасына бирдек, Айзирә белән игезәкләр шикелле бергә йөрделәр, хәтта беренче сыйныфка да җитәкләшеп икәү киттеләр. Раилә ул чакны урын өстендә, селкенә дә алмый иде инде... – дип сөйли Диләрә апа.
Урынга кадакланган Раилә ул чакны әле тернәкләнәсенә өметләнә. Васыятен дә, соңгы сүзен дә әйтергә ашыкмый. “Диләрә апа, үзеңнекеләр дә өчәү инде, минекен дә сыендырырсың. Андый-мондый булсам, Дамирны какма, зинһар...” – дип өзек-өзек кенә нибары бер мәртәбә әйтә әйтүен.
– Элемтә техникумын бетерсә дә, һөнәре буенча эшли алмады. Идән юды. “И, минем башның күргәннәре...” – диде берсендә. Яшен суктымыни! Менә шунда эчен бушатты. Ире исереп кайткан да подъездда сугып та еккан моны. Башы белән баскычка бәрелгән, аңын җуеп, Раилә идәндә ятып калган, тегесе кереп киткән. Исереккә ни! Бәхеткә күршесе кайтып килә икән, рәхмәт яугыры, “Ашыгыч ярдәм” чакырткан. Раилә хастаханәгә эләккәч, тикшерү эше башланачак, гариза яздырачаклар дип, кайнанасы белән ире килеп, юмалап алып кайтып киткәннәр. Бәлки хастаханәдә калса болай килеп тә чыкмас иде, дәваланырга кирәк булгандыр. “Колак артына шеш бүлтәеп чыккан иде”, – дип сөйләде, шул яман шешкә әйләнгән, – ди Диләрә ханым.
Озак сөйләшәләр ул кичтә. Диләрә ханым, аны бер генә нәрсәдә битәрли – иртәрәк әйтергә кирәк иде. Раилә ханым баласын ятим итмәс өчен түзүе хакына үзенең саулыгын колбан итүен аңласа да, эш инде узган була.
– Раиләнең сызланулары... Төн уртасында үзем укол сала идем. Ел ярым селкенә дә алмыйча күзгә карап ятты. Мунчага Азат күтәреп илтә, үзем юындарым. Әни аның гәүдәсенә карый да алмый иде, җәрәхәт өстенә җәрәхәт, яртылаш череп бетте... – ди Диләрә ханым.
“Мин сезнең белән яшим!”
Ул көнне дә йортта иртәнге сәгать биштә гадәти тормыш башлана. Азат әфәнде белән Диләрә ханым эшкә әзерләнә. Кызының авыруыннан үзе дә хаста түшәгенә ята-тора йөрүче әнисе аш бүлмәсендә кайнаша.
– Эшкә киткәнче Раиләгә бер күз салыйм дисәм, җан биргән мәле. Әнигә эндәштем. Белгән догаларыбызны укып, иреннәренә су тидергән арада китеп тә барды. Дамир минем Айнурым янында йоклап ята иде. Яннарына барып бастым да нәрсә дип уятырга белмичә елап басып торам... Башта Айнурны торгыздым, аннан Дамирны уяттым. 8 яшьлек баланың күзеннән аккан яшьне күрсәгез. Әнисен зал түренә төзәтеп саласы булгач, Айнур аны мамык шәлгә төреп, ишегалдына алып чыгып китте. Бөтенебез кайгыда, елыйбыз, ә Дамирның эчендә уй икән. Әни янына килгән дә: “Дәү әни, мин кая барам соң хәзер? Әни үлде бит”, – дигән. Беркая бармыйсың, абыйларың янында, безнеке булып, яныбызда үсәсең дигәч, аның шатланганы! Ишегалдына чыккан да:“Абыйлар! Мин сезнең белән яшим !” – дип кычкыра ди. Әнисен җирләгәндә зиратка да алып бардылар, әнисен ләхеткә иңдергәнне дә елый-елый карап торган, – ди әңгәмәдәшем.
Әле бит әтисе бар. Бала тәрбияләүгә тулы хокуклы зат. Аерылган хатынын җирләргә кайткан ир үзенә төбәлгән дистәләгән карашлар алдында кыен хәлдә кала. Баланы тәрбияләү мәсьәләсен кузгатыла.
– Раиләнең язулары артыннан киткән чак иде, кайтып кердек, кодагый да ярсыган, йортта сүз куерган. “Бирегез документларын, Дамирны алып китәм”, – ди бу. “Ашыкмагыз әле. Бала яңа гына әнисен җуйды, аңа бик авыр. Үзенең сезгә ияреп китәсе киләме соң?” – дип аркылы төштем. Дамирдан юри сорадым, китмисен беләм бит. “Китмим”, – дип өзеп әйтте. “Кодагый ачуланма, бирмим Дамирны. Безнекеләр янында үсә”, – дидем. 9 май – Дамирның туган көне иде, 11 май көнне әнисе үлде... – ди Диләрә апа.
Үз әнисе хәтерен кимсенерлек итми, өзелепләр әни дип әйтәсе килсә дә, Диләрә ханымга ул апа дип эндәшә. Ләкин тормыш дигәне сукмакларын чуалтырга тырышып карый әле. Әти кеше алдына шарт куела – баласыннан ваз кичәргә тиеш, шунсыз опекун акчасы чыкмый балага. Бер генә судка да килмәгән ирне ахыр чиктә әтилек хокукыннан мәхрүм итәләр.
– Әнисе юклыкка пенсия акчасы килә иде, аны да, опекунлыкныкын да бер тиенен дә тотмыйча, җыеп бардым. Егет булып җитешкәч кулына бирдем. Шуңа яңа машина алды. Аңа кадәр әле без аны төзелеш техникумында укыттык. Хәзер 28 яшьлек ир инде ул. Узган ел әнисенә чардуганын яңартты, үзе таш куйдырды. Балалар үстергән елларны сагынам, өй эче тулы кеше иде: 4 бала, кайната белән кайнана, Азат белән мин. Дөбердәтеп эшләдек тә, хәлле дә яшәдек. Балалар берәм-берәм канат очырды. Кайнанамны алты ел элек җирләдек. Соңгы мәлдә бер аягын кистеләр. Бик дус яшәдек без. Кайнатам узган ел вафат булды. Соңгы ике елында зиһене чуалды. Гел икенче кешегә әйләнде. Андый кешене карыйсы да бермә-бер авыр икән. Чыгып китеп тилмертә иде. Аллаһы миңа әҗергә язсын, түздем, өйдәге хәлләрне урамга чыгып сөйләмәдем. Ул көннәрем бик мәшәкатьле үткән, ялгызлык та бик кыен, – ди Диләрә апа.
Ә Дамир күрше Бикнарат авылы кызына өйләнгән. Иркен генә йорт салып кергәннәр. Ике бала үстерәләр. Бәхетле яшиләр! Иң куандырганы – үсеп җиткәч, ул әтисе, әбисе белән дә дуслгын ныгыткан.
– Үзем дә алардан биздермәдем. Бердән-бер оныклары бит, нәселләре дәвамчысы. Улым, аларны да какма, дип гел әйтә килдем, рәхмәт, сүземне тыңлады. Безнең кадәрле үк якын итмәсә дә, барып хәлләрен белешә, кирәктә ярдәм итә, кунак ашларыннан калдырмый, – ди әңгәмәдәшем.
Ялгызлык үзе газап
...Сыңарлык – җиңел хәл түгел, әлбәттә. Җанга иңгән сагышы, салкынлыгы җитәрлек.
– Азат ул көнне эштән иртәрәк кайтты. Күңелем болгана, диде. Атын арканлап менде. Шимбә көн бу. Үзе күңелсез. Эчем үтә, дип куйды. Халык арасында кизү йөргән чак, шуңа сылтадым. Дарулар бирдем. Якшәмбе өйдә генә булды, анда да зарланмады, гәҗит укып, телевизор карап ятты, терлекләр янына чыгып кайнашты. Дүшәмбегә хәле кыенлашты күрәсең, фельдшерга эндәшергә кушты. Гөлназ килүгә сагайды, төсләре дә саргайган, хастаханәгә алып менәргә кирәк дигәч, машина юллап Дөбьяз участок хастаханәсенә киттек. Эче үтә бит, аерым палатага салдылар. Тикшерделәр. Ике көннән хәбәр бирделәр, Азат үлеп тә киткән. 29 апрель – безнең никах көнне... 52 ел бергә яшәдек. Сәбәбе – панкреатит, яргач шулай дип язып чыгардылар. Азатның олы абыйсы да бик иртә китеп барды, – ди Диләрә ханым.
6 елдан бирле толлык дәрәҗәсен саклап яшәгән Диләрә апаны 9 онык сөю шатлыгы тулы бәхеткә күмә. Оныкларын сагынып көтеп ала, балалары кунакка кайткан көннәр бәйрәмгә әйләнә. Дөрес, атна уртасында үзе дә тик кенә кул кушырып утырмый өйдә. Җәйләрен бакча белән кайнашса, ә менә кара көздән язгача ул читек чигә! Бер чәнчеме 100 сум дип шаяртса да, аркасы тактадай катканчы кулыннан энәне куймавы – ялгызлыгын эш белән тутырудан, әлбәттә. Эшле кеше ашлы да бит әле!
Комментарийлар