16+

«Минем оя бәбкәләре бит, һәрберсен барлап яшим»

Апас районының Болын-Балыкчы авылында Татарстан урамын халык телендә Җәләлиевлар урамы дип йөртәләр.

«Минем оя бәбкәләре бит, һәрберсен барлап яшим»

Апас районының Болын-Балыкчы авылында Татарстан урамын халык телендә Җәләлиевлар урамы дип йөртәләр.

Сәбәбе гади – 12 бала үстергән 90 яшьлек Миңнегаян апа Җәләлиеваның башка чыккан 7 улы шушы урамда йорт җиткергән. 

“Култык астымда - кабам!”
Аның ике баласы гына читкә төпләнгән: Әлфиясе – Урмайда (Чувашия), ә Гөлфинуры Әстерханда гомер итә. Кайтулары да елына бер, йә ике мәртәбә генә. Тагын икесе калада яшәсәләр дә, үзләре гел авылда – әниләрен тәрбиялиләр. Иң олысы – Гөлфиясе дә күршедә йорт җиткергән (сигезенчесе!), ә төп йортка

Илдар улы күз-колак. Калганнарының авылда үз нигезе. Һәм ни кызганыч, бер баласы инде гүр иясе...
Миңнегаян апа ипле картлыгына шөкер: үзен-үзе йөртә, тәрәзә төбендәге яран гөлләренә дә суны үзе сибә, ишегалдын булса да әйләним дип, көндәлек тавык йомыркаларына кадәр барлап керә.

– Урамга чыкма диләр дә, күңелне өйгә бикләп буламы?! Кош-кортларны гомергә күп асрадым. Быел да казлар алдырдым. Балаларга өстәмә мәшәкать булса да, үзем исән чагында ишегалдында казлар тавышы тынмасын дим. Элек йорт саен икешәр оя каз үстердек. Минекеләр эшкә барганда артымнан калмыйча авыл башына кадәр кадәр тагылып килерләр иде. Борылам да куам, әле култык астымда  - кабам! – ди Миңнегаян апа. 

Терлекчелектә эшләгән ханымның йон кабасын үзеннән калдырмавын, ял иткән арада йон эрләвен авылдашлары да хәтерли. 
– Миңнегаян апа гомергә каршы эндәшә белмәде, җайлы кеше. Мин  хисапчы идем, ай саен терлекләрен килеп үлчибез, артым да бар бит. Ник алай, ник болай димәде, риза булып эшләде. Башкалар эштән бүленеп, хәл җыйганда ул җәлт кенә терлекчеләрнең ял бүлмәсен юып чыгара да, кабасына утыра иде. Җәйләүдә балаларына кышка җитәрлек оекбаш-бияләйләр бәйләп кайтуын бөтен авыл халкы белә, – ди Фидания Гобәйдуллина.

“Миңнегаян – эш пәрие”
Авылының йөзек кашы булган ак әби, баксаң, тумышы белән Чувашиянең Урмай авылыныкы икән. Сугыш чоры баласы. Авыр елларда үскән. Әтисе яу кырында ятып калганлыктан уку бәхете дә сөендермәгән, башлангыч сыйныфлардан соң мәктәп сукмагы өзелгән.  

– Өскә бишмәт юк, аякта чабата, өйдә бер чәйнәп йотарлык ипи булмаганда күңелдә уку кайгысымыни? Әтидән әни йөкле калган иде, бишенчегә Зиннәтулла энем туды. Әни атлар карады, юк дисәң дә җилкәсенә күтәреп, көлтәсе белән салам алып алып кайта иде, аны мичкә ягабыз...  Җәйгә чыккач, самовар кайнатырга нарат күркәләре җыя идек. Аннары мин сарык фермасында эшли башладым. Әтисез тормышны күтәрәм дип, 27 яшемә җиткәнемне сизми дә калдым, – дип елмая Миңнегаян апа. 

Язмышыдыр, көянтәсен асып чишмә юлына төшкәндә аны Миңнулла күреп ала. Авыр чагы була ирнең, сезгә хезмәтче булмыйм әле, дип хатыны ташлап киткән, 9 айлык кызын әнисе белән генә үстерә... Миңнегаянны кочаклап ала да, аны-моны аңлатмый гына, капкаларыннан алып кереп китә. 

– Ятсынып елармы дигән идем, ишектән керүгә кайнанам кулындагы бала миңа үрелде. Бер кулым белән эш эшләсәм, Әлфияне икенче кулымнан төшермәдем. Урмайда ул елларда да эшкә кытлык иде, Миңнулла көтүче булып ялланырга Татарстанга чыгып киткәч, Гөлфиям туды. Бераздан Миңнулла, балаларны ал да кил, дип хәбәр бирде. Менә шулай килеп урнаштык без Апаска. Башта бер әбидә тордык, аннары кечерәк кенә өч тәрәзәле йорт сатып алдык. Монысын күмәк хуҗалык салып бирде, эшләп түләдек. Унбер бала таптым, эштән калмадым. Кул арасына керә башлагач, Әлфияне кайнанам алып кайтып китте. Йөрәгемне кисеп алдылармыни... Картайгач, аңа булышчы кирәк иде, – ди әңгәмәдәшем. 

Әмма аралар суынмый, кунакка йөрешүләр ешая. Умарта күчедәй кайнап торган унбер балалы йортта бер яктылык җитми – Әлфияне сагыналар.  
– Балаларны эшләтеп үстердем. Ипи камыры басып бирәм дә, кызларның берсенә тапшырам, мичкә ягып, пешереп бетерә. Икенчесе өй җыештыра. Өченчесе иртә-кич болдыр идәннәрен юып, аунап яткан аяк киемнәрен тезеп куя. Ир балалар терлек карады: печәнен сала, суын эчерә, саламын түши, тиресен түгә иделәр. Бакчада чүп утатып та үзәкләренә үттем. Шикәр чөгендерен дә, балаларым күп дип, кешенекеннән күбрәк итеп, 72 буразна бүлеп ала идем. “Йөземә кызыллык китермәгез!” – дип үстердем, шөкер, балаларым йөз аклыгы! – ди Миңнегаян әби. 

Миңнулла абый белән Миңнегаян апа Җәләлиевлар терлекчелектәге фидакарь һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен ВДНХның бронза медальләре һәм Россиянең байтак мактаулы бүләкләренә ия.
– Мунча яккан көнне, бөтенебез дә юынып чыккач, апа белән икәү төнгә каршы кер юарга китәбез. Иртәнгә суы да суына, әни дә: “Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмагыз. Иртәгәге көннең  үз эше бар”, – ди иде. Күршеләрнең: “Таң атмаган әле, Миңнегаян – эш пәрие, төн уртасында 5 чиләк кер юып элгән!” – дигән сүзе гел истә. Әти белән әнине атна саен район радиосыннан мактап сөйлиләр иде. Ике апамны сикертеп, яшьли кияүгә чыктым, – дип хатирәләрне яңартты Гөлфинур апа.
 

Күп балалы әни ир балаларын тагын бер гадәткә – эчке киемнәрен кешегә күрсәтми генә юып куярга өйрәтә, монысы өчен киленнәре аңа икеләтә рәхмәт укып гомер итә.  

 “Минем оя бәбкәләре”
Эш, балалар үстерү, аларны башлы-күзле итү мәшәкате белән үтелгән  тормыш юлының төп бизәге  –  24 онык,  18 оныкчыгы Җәләлиевлар нәселен киң ябалдашлы иткән. Ләкин хәсрәте дә урап үтмәгән. 

– Бер оныгым белән Илсөяр кызым җир куенында... Илсөярем дә авылда яши иде, авырып китте. Фермада эшләде, үз-үзен карамады, зарлана белмәде, дару эчте дә эшенә йөгерде. Авыл кешесе бит һәр чирне узгынчы дип белә, үтәр дип яши. Салкын эләктергән килеш, берничә көн сыер савып йөргән. Үпкәсе кабарган булган, аны хастаханәгә салдык. Бер атна дәваланды бичара, хәле яхшырган кебек иде. Чыгарга җыенып йөргәндә китеп барган – кеше ышанмаслык хәл.  46 яшьлек янып торган хатын... – ди Миңнегаян әби. – Ике баласын башлы-күзле итәргә җитешкән иде, өченчесе 17 яшендә калды. Минем оя бәбкәләре бит, һәрберсен барлап яшим, шушы нигездә кайнашабыз, кайталар-китәләр. Бер оныгым Украинада, махсус операциягә беренчеләрдән булып китте авылдан. Сирәк шалтырата.  Беренче сүзе итеп: “Минекеләрнең хәлен белдеңме?” – дип сорый әнисеннән. Әнисенең белән булган хәлдән соң, мине сораша, безнең өчен ут йота. Икенче баласы ул киткәч туган иде, ялга кайтканда инде үрмәләп йөри, биләүдәге чакларын күрә алмады, нишлисең. Менә тагын китте, исән-сау гына булсын!     

Миңнулла абый белән тиң яшәгәннәр. Миңнегаян әби: “Ирем эшләгәндә эшлим әле!” – дип, хәтта лаеклы ялга да бергә киткәннәр. Миңнулла абый 11 ел элек дөнья куйган. Нәселе өчен рухы тыныч аның, балалары әтиләре васыятен үтәп, авыл нигезен ныгытып яшиләр, әнә!  

 

Язмага реакция белдерегез

29

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading