16+

"Мондый чакта өйдә утырып булмый, Ватанны сакларга кирәк..."

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин күрсәтмәсе нигезендә, Казанда “Батыр” контракт буенча хәрби хезмәткә килешү әзерләү үзәге ачылды.

"Мондый чакта өйдә утырып булмый, Ватанны сакларга кирәк..."

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин күрсәтмәсе нигезендә, Казанда “Батыр” контракт буенча хәрби хезмәткә килешү әзерләү үзәге ачылды.

- Моңа кадәр килешү төзү 2-3 айга сузыла иде, хәзер барлык эшләр 2-3 көндә башкарыла. “Батыр” үзәге документларны туплауны һәм медицина комиссиясе узуны үзе оештыра. Элек хөкем ителгән кешеләр дә, Россиядә яшәү хокукы алган чит ил гражданнары да контракт буенча хәрби хезмәт килешүе төзергә мөмкиннәр. Беренче чираттагы таләп- кешенең сәламәтлеге, - ди “Батыр” үзәге директоры Владислав Кузнецов.

Контракт буенча хәрби хезмәткә 18 яшьтән башлап 65 яшькә кадәрге ир-атлар языла ала. Хатын-кызлар 45 яшькә кадәр.

- Узган ел белән чагыштырганда, контракт буенча хәрби хезмәткә барырга теләүчеләр саны 3 мәртәбәгә артты. Безнең комиссариатка гына да көн саен 7-8 кеше мөрәҗәгать итә, алар арасында хатын-кызлар да бар. Хатын-кызларның элемтә яки медицина белгечлеге булуы зарур. Контракт килешүе төзегән кешеләр башта билгеле бер вакыт хәрби әзерлек уза, шуннан соң гына частьләргә җибәреләләр, - ди Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссариаты хәрби комиссары Михаил Венедиктов.

Контракт буенча хәрби хезмәт килешүе төзергә килгән Кирилл: “Иптәшләрем инде махсус хәрби операциядә катнашырга китте, мин дә алар янына кузгалам. Хәрби хезмәтне ракета гаскәрләрендә уздым, тәҗрибәм бар”, - диде. Геннадий да ныклы карар кылган. “Армиядә чакырылыштагы хәрби хезмәт узмадым. Өйрәнермен, мондый чакта өйдә утырып булмый, Ватанны сакларга кирәк”, - диде ул.

Махсус хәрби операциядә ирекле сыйфатында катнашып кайткан Тимур “Батыр” үзәгендә контракт буенча хәрби хезмәткә язылучыларга сугышчан хәрәкәтләрдә үзеңне ничек тотарга һәм хәтта ничек киенергә кирәклеге турында киңәшләрен бирә.

Контракт буенча хәрби хезмәт килешүе 1 ел, 3 ел һәм 5 ел вакытка төзелә. Бер ел һәм аннан күбрәк елга килешү төзегән кешегә бер мәртәбә 195 мең сум акча бирелә. Ай саен 204 мең сум түләү каралган, түләү хәрби дәрәҗәгә һәм хезмәт срогына карап артта. Болардан тыш, социаль ташламалар да билгеләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading