Быелгы “Кыр көне” авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле кешеләргә генә түгел, шәһәрлеләр өчен дә кызыклы булачак. Татарстанның Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров 6-9 июль көннәрендә “Казан-Экспо” күргәзмәләр үзәге тирәсендәге территориядә узачак чара белән шулай дип кызыктырды.
Кунакларны тракторларда ярышу, милли ризыклар, аерым алганда корея һәм бельгия кухнясы белән танышу, конкурслар, иҗади коллективлар чыгышы, спорт ярышлары һәм аттракционнар көтә. Шулай ук Юлианна Караулова, Сергей Лазарев, Mary Gu һәм Хәбиб кебек йолдызлы артистларның чыгышы һәркем өчен күңелле сюрприз булачак.
Шунда ук сабан сөрү буенча Россия чемпионаты оештырыла. Анда Татарстан данын сигез кеше яклаячак, аларның икесе – хатын-кызлар.
– Бер ел элек Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев “АГРОВОЛГА” күргәзмәсендә булган иде, оештыру дәрәҗәсен югары бәяләп, федераль кыр көнен дә нәкъ менә бездә уздыру турында карар кабул ителде. Бөтенроссия кыр көне ел саен Россиянең төрле төбәкләрендә уза. Татарстанда әлеге чара 2017 елда бер тапкыр «ТатНИИСХ» кырлары территориясендә уздырылды. Һәм безгә, әлбәттә, шундый әһәмиятле вакыйганы үткәрү өчен республикабызны икенче тапкыр сайлаулары бик күңелле. Бу бөтен Россиягә төбәгебезнең агросәнәгать комплексы потенциалын күрсәтергә, партнерлар һәм инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, – диде министр матбугат очрашуында.
“Кыр көне” күргәзмәсе “Казан Экспо” янындагы 40 гектардан артык кырны биләячәк. Күргәзмәдә 300дән артык авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителәчәк, шулай ук селекция, агрохимия һәм үсемлекләрне саклау өлкәсендәге алдынгы эшләнмәләр белән танышырга мөмкин булачак.
Эшлекле программа кысаларында экспертлар илебездә үсемлекчелек үсешенең өстенлекләре турында фикер алышачак. Үзәк вакыйга булып авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев рәислегендәге пленар утырыш, шулай ук Алтай крае губернаторы Виктор Томенко рәислегендәге авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча Россия Дәүләт Советы комиссиясе утырышы торачак.
“Кыр көне”нә бару өчен Камал театрыннан һәм Җиңү проспекты метросыннан һәр сәгать бушлай автобуслар йөриячәк, шулай ук тимер юл вокзалыннан аэроэкспресстан файдаланырга мөмкин.
Комментарийлар