16+

Мусада кунакта: көлдерә дә, елата да

Муса Җәлилнең тууына – 113 ел

Мусада кунакта: көлдерә дә, елата да

Муса Җәлилнең тууына – 113 ел

Гадәтем шундый: елына бер-ике тапкыр башкалабызның Җәлил музей-фатирына барып, шагыйрь рухын җаныма салып кайтам. Быел да Җәлилнең туган көне алдыннан шунда бардым.
Минем арттан ишек ябылырга өлгермәде, бер төркем балалар килеп керде. Казанның IT-лицееның 7нче сыйныфында укыйлар икән, укытучылары Венера Латыйпова белән башта дәрестә Җәлил иҗатын өйрәнгәннәр. Аннары белемнәрен тагын да арттырыр өчен, үз күзләре белән күреп кайтырга дип, музей-фатирга килгәннәр.

Экскурсовод Ләйсән Харрасова үз чыгышын сорау бирүдән башлады. Аның бер генә соравын да җавапсыз калдырмадылар җиденчеләр, патриот-шагыйрьнең тормыш юлын да, иҗатын да шактый яхшы белүләрен күрсәттеләр. Беренче экспозиция «Шигърият, мәхәббәт һәм сугыш» дип атала. Экскурсовод сөйләгәннәрдән дә яңа белемнәр алгач, балалар күрше бүлмәгә юнәлделәр. Ул Җәлилнең балачагы узган авыл өе итеп җиһазландырылган. Кулдан тукылган паласлар җәелгән сәкене аеруча үз иттеләр, тезелешеп утырдылар. Учагы өстендәге казанда аш пешә торган зур мич тә мультиваркадан сыйланып үскән балаларны гаҗәпләндерде. Башлангыч сыйныфта укучылар бу бүлмәдә «Мусада кунакта» (экспозиция шулай атала да) булып, тәмле үлән чәйләре дә эчәләр. Бу музейда булуның тәэсирен бермә-бер арттыра. 2002 елда балаларны музейга җәлеп итүнең шундый тәмле һәм ямьле ысулын уйлап тапканнар хезмәткәрләр. Минем яңа танышларым инде зурлар, җиденче сыйныф укучылары булгач, алар чәйләп тормадылар, күбрәк мәгълүмат тупларга тырышып, стеналардагы фотоларны, кызыл башлы сөлгеләрне игътибар белән карадылар. Ул арада экскурсовод ханым зур сандык эченнән чигүле түбәтәй алып малайга, ә энҗеле калфагын кызга кидереп куйды. Тиз генә сурәткә төшеп, көлешеп тә алдылар. Ләкин алдагы бүлмәгә узгач, көлешүләр тынды, йөзләр җитдиләнде. Бу бүлмә Җәлилнең талантлы каләменнән күп кенә шигырь-поэмалар туган мизгелләрнең шаһиты булган. Стеналарына ук илһам сеңгәндер төсле. Өстәл-урындыклар да – барысы да төп нөсхә. Аларны 1983 елда, музей-фатир ачылганда, Җәлилнең хатыны Әминә ханым Мәскәүдән кайтартып биргән. Чираттагы бүлмә тагын да ныграк уйландыра. Әлеге бүлмәдән Җәлил фронтка яу кырына киткән. Ә бит аның югыйсә сугыштан азат итә торган кәгазе дә (броне) булган. Әлеге түгәрәк өстәл күп кенә татар шәхесләрен хәтерли. Ул чорның язучы-шагыйрьләре, композиторлары, еш кына монда килеп, әдәбият-сәнгать турында сөйләшеп-бәхәсләшеп утыра торган булганнар. Стенадагы чөйдә бил каешы эленгән. Ул Мусаныкы түгел, ә Нәҗиб Җиһановныкы. Сугышка китәр алдыннан илгә исән-сау кайтуны өмет итеп, алар шулай бил каешларын алмашкан булганнар. Замана балаларын электрон фотоальбом да кызыксындырды. Җәлил үзе төзегән булган аны. Ләкин озак еллар аның белән җентекләп танышырга мөмкинлек булмаган. Хәзер, электрон киосктан һәр битен ачып, һәр сурәтнең тарихын белергә мөмкин.

Балаларны озаткач, мин әлеге музей-фатирның директоры Назира Фәттаховадан кайбер яңалыклар турында сорашмакчы идем, телефоны шалтырады. Түбән Новгород укучылары укытучылары белән бергәләп Казанга җыеналар һәм Җәлил музеен да күрәселәре килә икән. 25 майда булачак сәяхәтләренә бүген үк вакыт билгеләп куюлары.

– Дөрес эшлиләр алдан аяк киенеп куеп. Аннары вакыт тимәскә мөмкин. Көн саен ике-өч төркем кабул итәбез. Кайлардан гына килмиләр. Архангельск, Новосибирск кебек ерак шәһәрләрдән дә хәтта. Санкт-Петербург, Чиләбедән аеруча еш киләләр.
Назира ханым икенче шатлыгы белән уртаклашырга ашыкты.
– Узган ел музеебызга 35 ел булды. Үзенә күрә бер юбилей бит инде. Әллә шуңа үткән елыбыз бик уңышлы булды.

Музейның уңышы шул килүчеләр саны һәм яңа табылган экспонатлар белән билгеләнә икән. Аның сөйләвеннән мин үзем өчен кызыклы яңалыклар белдем. Аларның да планы бар икән бит. Килүчеләр саны. Элек ул 5 мең булса, хәзер ике тапкыр арткан, 10 меңгә җиткән.
– Планны үтибез. Килүчеләргә рәхмәт. Бер-берләреннән ишетеп эзләп-табып киләләр. Казанда укучы чит ил студентлары да еш кунак бездә. Буш кул белән дә килмиләр әле. Менә Кытай студентлары Җәлилнең кытай телендә Пекинда чыккан китабын китерделәр. Бездә ул бар иде инде, ләкин бар өстенә бар яхшы, – диде директор. Һәм юбилей бүләге булган яңа экспонатлары турында тәфсилләп сөйли башлады.

– Бездә Җәлилнең барлык китаплары да бар диярлек. 1935 елда Мәскәүдә рус телендә чыккан бер китабыннан кала. «Матур әдәбият» («Художественная литература») нәшриятында 3000 тираж белән дөнья күргән әлеге китапны бик озак эзләдек. Махсус сайтларга белдерүләр бирдек. Озакламый озак эзләнгән бу китапны кулыбызга алу бәхетенә дә ирештек. Хәзер ул Татарстан дәүләт милли музее фондында (безнең музей-фатир аның филиалы) саклана.
Табышларыбызның тагын берсе хәзерге «Казан утлары» журналының 1929 елгы 8нче санында Җәлилнең башлангыч иҗаты «Авыру комсомолец« поэмасыннан өзек – «Махнога каршы» дигән шигыре басылган булган. Ул чорда журнал «Безнең юл» дип аталган. Шуны таптык. «Казан утлары» белән бәйле тагын бер кадерле яңа экспонатыбыз бар. 1939 елның 3-4нче саннарында «Совет әдәбияты»нда (бу чорда журнал шулай аталган) «Алтынчәч» операсының либреттосы басылган. Ул тагын берничә санда дөнья күргән булган. Ләкин алар әле бездә юк, табып бирергә булышучы булса, рәхмәтләр әйтер идек.

Директор Назира ханым 1944 елда Татарстан китап нәшриятында басылган сугышта катнашкан фронтовик язучылар әсәрләреннән торган җыентык турында сөйләгәч (анда Җәлил шигырьләре дә урын алган), гаҗәпләнүем чиктән ашты. Ил язмышы хәл ителгән, дәһшәтле Ватан сугышы барган көннәрдә дә нәшрият китап чыгару эшен туктатмаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading