–Телнең бөтен нечкәлекләрен тоеп язасыз. Моның чишмә башы кайдан икән?
– Мин татар гаиләсендә үскән, хатыным татар. 1500 елларга чаклы дип әйтерлек бабайларны беләм. Без Җәнибәк нәселеннән, ыру тамгасы өч япле тарак. Әти сарык бәрәннәренең колагына шул билгене сала иде. Колхозга биргән атның да янбашына шул тамга салынган булган.
– Бу тормышта нәрсәне кире кайтарып булмый дип уйлыйсыз?
– Ата-анага биреп җиткезә алмаган җылылыкны... Гафу үтенеп тә, алар исеменә хәер биргәндәй кыланып та, аларның өсләренә олы таш бастырып, чардуганнарын буяп та... Ул аларга кирәкми. Үткәннәрне кире кайтарып булса да, язмышымны үзгәртмәс идем. Бары тик әти-әниләргә игътибарлырак булыр идем.
– Киләчәк куркытмыймы? Оныкларыгыз өчен борчыласызмы? Сез нинди бабай?
– Мин бик яхшы бабай. Мин хәтта бакча юлларын калын тактадан дугалап ясап, ел саен аларны шлифовать итеп, салават күпере төсенә буйыйм, Йөзләрчә чәчәк үстерәм, һәм мин аларга чын матурлыкны күрсәтеп үстерәм. Бакчада да китапханәм бар. Кызыбыз рәсемнәре белән Казанда, Петербургта үз яшьтәгеләре арасында беренче урыннарны ала. Ике яшьтә башта барабан сорады, аннары скрипка... Шулай итә-итә хәзергә рәсемдә тапты үзен. Бәлкем, дизайнер булыр. Бу минем чик – миңа бернәрсә дә кирәк түгел. Бары тик оныклар исән булсын.
Комментарийлар