16+

"Начар пьесадан яхшы спектакль чыга"

Кызык түгел, кызганыч. Рөстәм Галиуллинның пьесасы буенча “Көзге кайтаваз” спектаклен карагач, күңелдә шундый хисләр туды. Бу ачы көнкүрешебез, дөреслек, чынбарлык. 

"Начар пьесадан яхшы спектакль чыга"

Кызык түгел, кызганыч. Рөстәм Галиуллинның пьесасы буенча “Көзге кайтаваз” спектаклен карагач, күңелдә шундый хисләр туды. Бу ачы көнкүрешебез, дөреслек, чынбарлык. 

Спектакль “Яңа татар пьесасы” бәйгесе өчен махсус иҗат ителгән. Бәйге өчен ясалган әйбернең сыйфаты юк дигән фикер дә бар халыкта, әмма бу пьеса турында алай әйтеп булмый. Кыскасы, аның турында соңрак сөйләшербез. Әсәрнең авторы “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин белән дә сөйләштек. Ул чәчмә әсәрләр белән укучылар арасында дан казанды. Ә яңа жанрда беренче тәҗрибәсе Камал сәхнәсенә менде.

–  Быел бу бәйге өчен өч пьеса иҗат иттем. Һәрвакыт кызыклы темалар турында уйланам, ярый әле бәйге оештырганнар. Конкурс үзеннән-үзе яздырта ул. Өч пьесаның икесе егермелеккә керде. “Көзге кайтаваз”ны Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куярга алыну гаҗәп булды. Бу - зур дәрәҗә. Миңа  “Синдә драматург елап ята”, - дип ничә тапкыр әйттеләр. Спектакльләрне карарга яратам, пьеса иҗат итү бөтенләй үзгә бит. Элек тәҗрибәм җитмәгәндер. Беренче тапкыр режиссер белән эшләдем. Бу процесс миңа бик ошады. Пьесаны сәхнәдә куячакларын белгәч, Ркаил Зәйдуллага шалтыраттым. “Көзге кайтаваз”га тәнкыйть күзлегеннән карадым, фикерләремне аңа сөйләдем. Ркаил абый: “Син борчылма, начар пьесадан яхшы спектакль чыга”, диде”, - дип уртаклашты Рөстәм Галиуллин.

“Көзге кайтаваз” сюжетының үзәгендә - татар теле өчен җан атып йөрүче галимнәр гаиләсе. Зөфәр Мөхәммәтович белән Минзилә Зәкиевнаның фатирында түшәмгә кадәр китап тезелгән. Күбесен алар үзләре иҗат иткән. Кыскасы, бөтен тормыш сорауларына да җавапны китаптан табып була. Балалары татарча белсә дә, профессорларның оныгы татар теленең “Т” хәрефен дә белми. Гаилә турында тапшыру төшерергә килергә җыеналар. Татарның үрнәк гаиләсе үрнәктән бик еракта булуы ачыклана. Көзге кайтаваз булып, гомер көзендә яшьлектә кылган хаталар да үзләре турында аваз сала. 

Рөстәм әфәнде велосипед уйлап табып утырмаган. Пьесада көн кадагында торган проблемаларга игътибар иткән. “Матур гына тапшыру” килеп чыксын өчен, урын өстендә яткан җирдән дә сикереп торырга әзер Минзилә Зәкиевнаның кыланмышларын гына алыйк. Бер сүз дә татарча белмәгән баладан тапшыру төшерергә килгәнче чын татар егете ясарга тырышуы да мәзәк. Профессорларның оныклары татар телен белми, андый хәлне халыкка күрсәтү мөмкин түгел бит. Кызганыч ки, без һәрвакыт шул “матурлык” артыннан куабыз. Һаман кемдер өчен яхшырак күренергә тырышабыз. Бу вакытта бер уйланып алдым.

Балалар тәрбияләү мәсьәләсенә килгәндә дә автор заман чирен тотып алган. Профессорларның оныгы Айвазга бер татарча сүз өчен акча түлиләр, русчасын кыстырса “штраф” та салалар. Бу күренеш соңгы елларда аеруча чәчәк ата. Әти-әниләр балаларга ярдәм иткәннәре өчен дә акча түлиләр. Дөньяга яңа гына аяк баскан адәм балаларын капитал, акча белән котырталар. Икенче тапкыр уйландым.

Үз көннәрен уку йорты диварлары арасында уздырган профессорлар гел гаиләсе турында оныткан. Әйе, Зөфәр Мөхәммәтович белән Минзилә Зәкиевнаның уллары Айваз белән Азамат татарчаны, әби янына кайтып, тәмләп пәрәмәчләр ашап үскәнгә белә.  Гомерләрен фәнгә, татар халкына багышлаган шәхесләрне тәнкыйтьләмим. Андый кешеләрсез дә булмый. Әмма татар өчен җан атып, өйдә балаларың, оныкларың татарча белмәгәндә каршылык үзеннән-үзе туа. Тагын уйландым.

Спектакльдә уйланырга сәбәпләр чиксез күп иде. Күңелдә иң уелып калганы: минем артта утырган парның сөйләшүе булгандыр. Татарча аңлыйлар, әмма русча аралашалар. Алар спектакль буе рәхәтләнеп көлделәр. Тәнәфес җиткәч: “Кара гел безнең гаилә бит бу, әти-әниләрне алып килергә кирәк. Үзләрен күрсеннәр”, - дип әйтеп куйдылар. Зөфәр Мөхәммәтович һәм Минзилә Зәкиевна турында күп әйттек. Залда утырган шушы пар аларның улларының чынбарлыктагы образлары инде. Кем гаепле? 

Башкаларны хаталарда гаепләү җиңел. Телевизордан русча мультфильмнар күрсәтәләр, әби-бабай татарча өйрәтмәде, мәктәптә рус сыйныфына эләктек - кем ничек булдыра ала, шулай аклана. Бала туган телне белмәүдә төп гаеп - ата-анада. Бала өчен әти-әни җаваплы. Без бу хакта оныта башладык бугай. “Көзге кайтаваз” - кемнән көләсез, үзегездән көләсез дигән фикер калдырды. 

Спектакльне һәркемгә карарга кирәк. Мондый алым, татар теле турында артык сөйләшүләрдән күпкә отышлырак, мөгаен. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Спектакль БИК ошады, бишле!

    Мөһим

    loading