Аның өчен иҗат – танылу артыннан куу түгел, ә җан авазы. Энҗе Егорова эстрадага килгән яшьләрдән, бәлки, шуның белән аерылып торадыр да.
Яшь булса да, Энҗе өч бала әнисе дә әле. Яңа йолдыз Энҗе Егорова белән бергә иҗат һәм гаилә арасында алтын уртаклыкны эзләдек.
– Энҗе, үзегез белән таныштырып үтегез әле. Тумышыгыз белән кайсы яклардан сез? Нинди гаиләдә туып-үстегез?
– Мин – Казан кызы. Балачагым да бик бәхетле үтте. Тулы гаиләдә, әти-әниләрнең җылысын тоеп, бернинди авырлыклар күрмичә үстем. Мондый бәхет һәркемгә дә татымый бит. Мин гаиләдә беренче бала, сеңлем миннән 8 яшькә, энем 16 яшькә кечкенә. Әти-әниләр үз эшләрен булдырып, эшмәкәрлек өлкәсендә хезмәт куялар. Әлбәттә, үзенә эшләгән кешенең эше дә бермә-бер күп. Әмма минем: «Әти-әнидән игътибар җитмәде», – дип зарланырга хакым юк, чөнки алар һәрберебезгә вакыт тапты. Казанда туып-үссәм дә, татар телендә иркен аралашам. Анысы да әти-әнинең тырышлыгы. Әле дә хәтерлим, берәребез сөйләшкәндә рус сүзен кыстырса, әти гел ишетмәмешкә салыша иде. Имеш, нәрсә әйткәнне аңламый. Ярый әле әти үз сүзендә нык торган. Хәзер үзем дә өч бала анасы инде. Балаларым белән дә татарча сөйләшәм, әмма әтинең ихтыяр көче, таләпчәнлеге миңа җитеп бетми кебек.
– Эстрадага килгән һәркемнең диярлек җырчы булу – балачак хыялы. Сезнең дә шулаймы?
– Әйе, мин балачактан ук җырга, моңга гашыйк булдым. Зур сәхнәләрдә чыгыш ясыйсым килә иде. Сәләтем дә, теләгем дә бар иде. Әмма әти-әниләрем мине вокал дәресләренә бирергә ашыкмады, ышанычлырак, төплерәк һөнәргә юнәлдерделәр. Мин аларның сүзенә колак салдым, ләкин күңелемдә нидер һаман тырмап торды. Шуңа күрә 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, укытучы табып, вокал дәресләренә йөри башладым. Ике ел шөгыльләндем. Аннары мәктәпне тәмамлагач, укырга чит илгә – Швейцариягә киттем. Әти-әниләр эшмәкәрләр булгач, мин дә «Маркетинг һәм идарә итү» юнәлеше буенча белем алдым. Дүрт ел чит илдә яшәдем. Монда да, әти-әнигә рәхмәт әйтми булдыра алмыйм. Алар безне кече яшьтән телләрне өйрәнүгә өндәде. Хәзер мин татар, рус, инглиз, француз телләрендә сөйләшә алам. Ә белем, беркайчан артык булмый. Иҗатка балалар тугач кына әйләнеп кайттым.
– Ә ни өчен сәхнәгә иртәрәк чыкмадыгыз? Мөмкинлек тә булган бит.
– 2012 елда гаилә мәҗлесебездә Раяз Фасыйхов чыгыш ясаган иде. Шунда «Ярат әле» җырын бергә дуэт итеп башкардык. Раязга минем тавышым ошаган, шуңа ул мине үзенең концертында чыгыш ясарга чакырган иде. «Шаярткандыр инде», – дип уйладым да, бу сүзләрне җитди кабул итмәдем. Ә ул чынлап әйткән икән. Шулай итеп, 3 ел рәттән Раяз Фасыйхов концертларында җырладым. Хәзер дә: «Мин сезне Раяз Фасыйхов концертларыннан хәтерлим», – дип әйтүчеләр булгалый. Сәхнәдә чыгыш ясауның бер тәмен тойгач, 2015 елда беренче җырымны – «Энҗе-мәрҗәннәр»не чыгардым. Аннан Раяз белән «Оныттым дип» дуэт җырын да яздырдым әле. Ләкин ул вакытта мин инде гаилә тормышы турында уйлана идем. Ирем тәкъдим ясагач: «Гаилә белән иҗат тормышын бергә алып бару кыен булыр», – дип, хыял турында онытып тордым. Ни өчен андый карарга килгәнемне үзем дә аңламыйм. Хәзер инде ялгышымны таныйм, чөнки хатын-кызның ана булудан тыш, башка максатлары, хыяллары да булырга тиеш. Әгәр хыялыгыз бар икән, аны тормышка ашырырга кирәк. Иҗат һәрвакыт тормышымның бер өлеше булды, шуңа балалар тугач, хыялымны чынга ашыра башладым. Бу адымны ясамасам картлык көнемдә бик үкенер идем. Тугыз елга якын тәнәфестән соң, янә актив иҗат итә башладым. Хәзер репертуар туплыйм, яңа сулыш белән эшлим. Дөрес, төпчек кызыма 4 ай гына әле. Үземне бөтенләй иҗатка багышлый алмыйм. Гомумән, беренче урынга гаиләмне, балаларымны куям. Ләкин иҗат та үз көенә үсә. Бик теләсәң, алтын урталыкны табып була икән. «Син өч бала әнисе булып та, җырлар яздырып, сәхнәдә чыгыш ясаячаксың», – дисәләр, мәңге ышанмас идем, чөнки элек бу бөтенләй мөмкин түгел кебек тоела иде.
– Ирегез Артур, гомумән, аның гаиләсе дә эшмәкәрлек даирәсендә танылган кешеләр. Аның белән ничек таныштыгыз?
– Безнең танышу тарихыннан кино төшереп буладыр. Мин Швейцариядә укый идем әле. Икенче курста белем алганда очраклы гына Артурның сеңлесе белән таныштым. Шунда ук уртак тел таптык, араларыбыз бик якын иде. Бервакыт ул мине ресторанга очрашуга чакырды. Артур белән беренче тапкыр менә шулай күрештек. Безне Артурның сеңлесе Лиана таныштырды, без аңа бик рәхмәтле. Хәзер дә танышу көнебезне бергә бәйрәм итәбез. Менә шулай Артур белән аралашып киттек, аннан очраша башладык. Әти-әниләребезнең дә бер-берсе белән таныш булуы ачыкланды. Швейцариягә укырга киткәнче әнигә: «Үзебезнең милләт кешесенә кияүгә чыгасым килә. Чит илдә татар егете белән танышу кыен булыр инде», – дигән идем. Әни: «Башыңны катырма, балам. Язган булса, табарсың», – диде. Шулай булып чыкты да. Уйлап карасак, ике татарның чит илдә очрашып, бер-берсен ошатып, гаилә коруы – чыннан да, могҗиза инде. Язмыш безне Женевада кавыштырды, ә никахны туган ягыбызга кайтып Казанда үткәрдек.
– Ирегез иҗатыгызга каршы килмиме?
– Иҗатымны яңартырга теләгәч, ирем белән фикерләштем, билгеле. «Синең янып торган күзләреңә карап, ничек каршы килим инде?» – дип кенә әйтте. Ул минем таянычым һәм терәгем. Гомумән, Артурга сокланып карыйм. Ул бик тырыш кеше. Ирем әти-әнисеннән җаны нәрсә тели шуны сорый алгандыр да бәлки, әмма ул барысын да үз көче белән табып, эшләп алырга күнеккән. Нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, гади, кешелекле булып кала. Әлбәттә, Артурның әти-әниләренә хөрмәтем зур. Минем әти-әниләр дә аны бик ярата.
– Сезгә карагач ук зәвыклылык сизелә.
– Рәхмәт бик зур. Дөресен әйткәндә, соңгы арада бу сүзләрне еш ишетә башладым. Зәвыклылык та, тәрбия дә – әти-әни тырышлыгы. Алар безне һәрвакыт белемгә, итагатьлелеккә, әдәпкә өндәде. Үзләре дә беркайчан авыр сүз әйтмәде, һәркемгә хөрмәт, ихтирам белән карады. Хәзер дә әти-әни минем өчен үрнәк. Бер сүз белән әйткәндә алар – матур кешеләр.
– Иҗатны эш буларак кабул итәсезме?
– Иҗатны эш дип атар өчен гастрольләргә чыгарга, үзеңне тулаем шуңа гына багышларга кирәк. Ә мин чыгышларны үземнең тормышыма көйлим. Төп эшем ул – балалар үстерү, аларны тәрбияләү. Моннан тыш, ирем өчен дә яхшы хатын буласым килә. Аллаһка шөкер, бер-беребезне хөрмәт итеп, мәхәббәттә яшибез. Әлбәттә, Артурның эше күп. Әмма гаиләбездә бер кагыйдә бар: без һәр шимбәне бары икәү генә үткәрәбез. Гаиләдә ир дә, хатын да бер-берсе өчен тырышырга тиештер. Һәркемнең көндәлек мәшәкатьләре бар, билгеле, шуңа күрә бергә үткәргән көннәрнең кадере тагын да арта.
– Әллә чит илдә укып кайткангамы, җырларыгызда чит ил йолдызларының вокаль алымнары сизелә. Үзегез дә инглиз телендә хитларны башкарасыз. Сезгә кайсы җырлар якынрак?
– Татар җырлары минем өчен һәрвакыт беренче урында булды. Бу аеруча чит илгә укырга киткәч сизелде. «Үз өемдә ямьле миңа, бәрәңге бакчасы да», – дип җырлыйлар бит. Чит мохиттә булгач, туган як, тел, әти-әниләр сагындыра. Көн дә кайтып йөреп булмый, шуңа андый вакытта татар җырларын тыңлап юана идем. Дөрес, чит ил җырчыларының иҗатын да күзәтеп барам. Әмма мин барыбер үз исемен дөньякүләм таныткан классик җырчыларны күбрәк тыңлыйм. Бәлки, шуңа да җырларым да бераз Уитни Хьюстон алымнары да сизеләдер.
– Эстрадада аерылып тору өчен нишләргә кирәк?
– Махсус нәрсәдер эшләргә кирәк дип уйламыйм. Үзеңә ышанырга, эчке тоемлавыңа ышанып эш итәргә кирәктер. Әлбәттә, тамашачы хозурына сыйфатлы җырлар тәкъдим итү дә шарт. Җырчылар күп, шуңа халыкның чагыштырып карау мөмкинлеге дә зур. Мәсәлән, мин репертуар туплауга бик җитди карыйм. Сәхнәдә күренү, танылу өчен генә иҗат итәсем килми. Шөкер, мин бу яктан да бәхетле, чөнки җырларны сайлап алу мөмкинлегем бар. Кешеләрне уйландырасы, тормыштагы кадерле мизгелләрен искә төшерәсе килә. Билгеле, мондый максат белән сан артыннан куып булмый һәм кирәк тә түгел. Тамашачының: «Өч көнлек гомер» җыры авыр мизгелләрне үткәрергә булышты», – дип әйтүе үзе зур бәя. Әлбәттә, тавыш мөмкинлекләрен дә күрсәтәсе килә. Тиздән «Тынлык» дигән яңа җыр чыгарам. Менә анда вокаль яктан кызыклы алымнар бар, тамашачы аны җылы кабул итәр дип ышанам.
– Үзегезнең концертны куярга телисезме?
– Әлбәттә, бу – хыял. Әмма концертны «булсын» дип кенә оештырасым килми. Тәҗрибә, репертуар тупларга, үз өстемдә эшләргә кирәк әле. Бу яктан мин үземә бик таләпчән. Барысы да үз җае белән булыр әле, мин ашыкмыйм.
– Димәк, әлегә сез әни-җырчы?
– Әйе, мин балаларга бик бәйле. Барысын да көтеп алдык. Аларны кешелекле, иманлы, намуслы кешеләр итеп тәрбияләргә тырышабыз. Әмма тәрбиянең шундый кызык ягы бар: аның никадәр нәтиҗәле булуы балалар үсеп җиткәч кенә күренә. Балаларыбыз әле кечкенә, шулай да аларны мөстәкыйльлеккә өйрәтергә тырышабыз. Кечкенәдән үз гамәлләре өчен җаваплылык тоеп яшәсеннәр дибез. Иң мөһиме – Аллаһ барыбызны да сәламәтлектән аермасын.



Комментарийлар