16+

10 яман шеш очрагының дүртесен кисәтеп була

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ун яман шеш очрагының дүртесен кисәтеп булыр иде.

10 яман шеш очрагының дүртесен кисәтеп була

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ун яман шеш очрагының дүртесен кисәтеп булыр иде.

Чөнки бу төр чирләр үсеше, күпчелектә, яшәү рәвеше белән бәйле, ди белгечләр.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, 2022 елда теркәлгән 18 миллион яман шеш очрагының 7,1 миллионы, ягъни 37 проценты, үзебез идарә итә алган сәбәпләр белән бәйле булган.

Тикшеренү барышында яман шешкә китерергә мөмкин булган факторлар өйрәнелгән. Алар арасында:
• тәмәке тарту,
• алкоголь куллану,
• артык тән авырлыгы,
• хәрәкәт җитмәү,
• һаваның пычрануы,
• кояшның зарарлы ультрашәмәхә нурлары.

185 илдән җыелган мәгълүматларны анализлап, галимнәр тәмәке тарту яман шешнең төп кисәтеп була торган сәбәбе дигән нәтиҗәгә килгән. Бу начар гадәт барлык яман шеш очракларының 15 процентында “гаепле”. Инфекцияләр – 10 процент, алкоголь 3 процент очракта авыру үсешенә китергән.
Белгечләр куркыныч факторларның төбәкләргә карап аерылуын да билгели. Мәсәлән, Европада яман шеш күбрәк тәмәке тарту белән бәйле. Ә Сахарадан көньякта урнашкан Африка илләрендә яман шешнең күпчелек очраклары йогышлы авырулар аркасында килеп чыга. Көнчыгыш Азиядә исә ир-атлар арасында булдырмый калып була торган яман шеш очраклары аеруча күп – 57 процент.

Ир-атлар белән хатын-кызлар арасында да аерма күзәтелә. Ир-атларда яман шеш очраклары күбрәк. Алар арасында яңа очракларның якынча 23 проценты – тәмәке тарту, 9 проценты – инфекцияләр, 4 проценты алкоголь белән бәйле. Хатын-кызларда исә төп сәбәп булып инфекцияләр (11 процент) тора, аннан соң тәмәке тарту (6 процент) һәм артык тән авырлыгы (3 процент) килә.

Кисәтеп була торган сәбәпләр аркасында иң еш очрый торган яман шеш төрләре – үпкә, ашказаны һәм аналык муентыгы яман шеше. Үпкә яман шеше тәмәке тарту һәм пычрак һава белән бәйле. Ашказаны яман шеше еш кына Хеликобактер пилори бактериясе аркасында барлыкка килә. Ә аналык муентыгы яман шеше нигездә кеше папилломасы вирусы (ВПЧ) ята. Белгечләр әйтүенчә, бу авыруны вакцинация һәм даими тикшерүләр ярдәмендә тулысынча булдырмый калып була.

Белгечләр һәр төбәккә туры килә торган кисәтү чаралары кирәклеген ассызыклый. Алар арасында төп урынны тәмәке тартуны киметү, алкоголь куллануны чикләү, ВПЧ һәм В гепатитына каршы вакцинация, һава сыйфатын яхшырту, сәламәт туклану һәм актив яшәү рәвеше алып бару тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading