16+

Нәбиевлар йортлы булган: яңа нигез күпме тора?

Рөстәм һәм Индира Нәбиевлар күптәнге хыялларын тормышка ашырган. Хәзер алар йорт хуҗалары.

Нәбиевлар йортлы булган: яңа нигез күпме тора?

Рөстәм һәм Индира Нәбиевлар күптәнге хыялларын тормышка ашырган. Хәзер алар йорт хуҗалары.

Рөстәм һәм Индира Нәбиевлар җир кишәрлеге белән йорт сатып алганнар. Бу Рөстәмнең күптәнге хыялы һәм быелга максаты булган.

“Барысы да көтмәгәндә килеп чыкты. Без дусларыбызга кунакка килдек. Ә алар күршеләрендәге участок сатыла, диләр. Безгә бу урын бик ошады һәм без шунда ук сатучыга шалтыратырга булдык. Нәтиҗәдә, тагын бер атнадан без ул йорты сатып алдык”, - ди Рөстәм.

Кишәрлектә йорт та, гараж белән мунча да бар икән. Участокның мәйданы 19,2 сутый. Бәясе 3,45 млн сум.

Реклама

“Киләсе елда үзебезнең өебезне төзи башларга планлаштырабыз. Хәзерге өй белән нәрсә эшләрбез — әлегә белмим. Әгәр төзелешкә комачауламаса, ул азакка кадәр торачак”, - ди Рөстәм.

Сүз уңаеннан, кишәрлекнең элеккеге хуҗалары өлкән яшьтәге кешеләр икән. Алар участокны карап, тәртиптә тоткан. Нәбиевлар аларга яшелчә, җиләк-җимеш уңышын да үзләренә җыярга тәкъдим иткән. Әмма элеккеге хуҗалар баш тарткан, көз җиткәч бәрәңгене генә казып алачакларын әйткәннәр.

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading