Ә инде ата кешенең балалары белән аралашу-аралашмау мәсьәләсенә килгәндә, бу һәркемнең үз эше. Әтисенең хаталы адымында, балаларның гаебе юк. Ә әни кеше турында болай дияр идем: әлбәттә, йөрәк ярасы төзәлмәс, әмма ачу саклап, үз үпкәңне тагу да дөрес булмас. Һәм акыллы ханым беркайчан да алай эшләмәс!
Мондый проблема белән консультациягә килүчеләр еш очрый. Нәтиҗәдә алар уңай карарга килеп кайтып китә. Бу – кешенең аң белән эшләү нәтиҗәсе. Эчтә җыелган үпкәләрне чыгару, халык телендә әйткәндә, җилкәдән таш төшерү.
Без бу дөньяда кунак кына, күпме гомер бирелгәнен бер Ходай белә. Гомер бик кыска, һәм шушы аралыкта матур, рәхәт итеп, позитив биеклектә яшәргә насыйп булсын һәркемгә!" - Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.
Комментарийлар