16+

"Әнигә әйтмичә торыгыз, менә күрерсез, тырышып укый башлаячакмын!"

Ниһаять... Һәрнәрсә үз вакыты белән дигәндәй, балаларны хезмәт белән тәрбияләргә кирәклеге барысының да исенә төште. Авылда алай ук та түгел, шәһәр балаларына такта сөртер өчен чүпрәк юешләтергә дә ярамый иде бит бүгенге көндә.

"Әнигә әйтмичә торыгыз, менә күрерсез, тырышып укый башлаячакмын!"

Ниһаять... Һәрнәрсә үз вакыты белән дигәндәй, балаларны хезмәт белән тәрбияләргә кирәклеге барысының да исенә төште. Авылда алай ук та түгел, шәһәр балаларына такта сөртер өчен чүпрәк юешләтергә дә ярамый иде бит бүгенге көндә.

Авыл мәктәбендә эшләгәндә алар үзләре: "Апа, сезгә булышырга кирәкмиме?" – дип янда бөтерелеп йөриләр иде. Компьютерда берәр нәрсә эшләгәндә төртелсәң дә, шунда ук ярдәмгә килеп җитеп, эшне җайлап җибәрә беләләр иде. Шәһәрнекеләр арасында андыйлар сирәк. "Өйдә әти-әниләргә ничек булышасыз?" дигән сорауга да күңелгә ошарлык җавап бирүчеләр бик әз.

...90 нчы еллар иде. Бер укучымның укуга салкынрак карашын сизгәч, өенә барып, әти-әнисе белән сөйләшергә уйладым.

Ишегалдына үттем. Бөтен җир чип-чиста итеп себерелгән. Бөтен җирдә чисталык. "Шундый яхшы хуҗаларның балалары ничек начар укырга тиеш соң?" дип гаҗәпләнәм. Ишек төбендә күпме кычкырып торсам да, чыгучы булмады. Тагын бер тапкыр кычкырыйм да, китим дигәндә, абзардан укучым килеп чыкты. Хайваннар карап йөрүе икән. Ул чыккач кына, сарай ишегендәге акбур белән язылганнарга игътибар иттем.

Анда бала эшләргә тиешле эшләр исемлеге:

1. Хайваннарга печән бир;
2. Пешкән оннарын алып чыгып ашат;
3. Дәү үгезгә – 3 чиләк, кечкенәсенә – 2 чиләк, башкаларына шуның кадәр су эчер;
4. Хайваннарның асларын җый;
5. Иртәгә иртән бирергә печән төшереп куй һәм башкалар.

- Улым, боларның барысын да кайчан эшләп бетерерсең икән инде? –дим.

– 7-8 ләргә бетә ул, апа, әни эштән кайтканчы бетерергә кирәк. Бу гына нәрсә, әле сез кухняга кереп карасагыз... Анда моннан да озынрак исемлек, – ди укучым.

Нәрсә дим... “Молодец, балам”, дидем.

– Дәресләреңне кайчан әзерлисең?

– Калган вакытта инде, – ди.

– Укуың йомшарды, әти-әниеңне күрәсем килгән иде, – дим. 

Әтисе әлегә больницада ята икән.

– Иртәгә кайта инде ул, әнигә әйтмичә торыгыз. Менә күрерсез, тырышып укый башлаячакмын, – ди малаем.

Ул вакытта бала алтынчы класста укый иде. 12-13 яшь. Шулай булды да, чирекне ул "4", "5"кә генә тәмамлады. Укырга теләге булган балага күп эш эшләтү зыян китерми ул. Ә без укыганда, өйдәге эш тагын да күбрәк иде. Мәктәп янындагы 1-2 гектарлы бакчалар да укучылар җилкәсендә булды. Җәйге практика үтү дә гадәти хезмәт иде безнең өчен.

Рузилә Вәгыйзова
Казан

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укырга рэхэт..Юк шул хэзер,эш белэн бала тэрбиялэмилэр,бетте андый заманнар.Бала укысын гына,кутенэ(гафу) эрэлэр шул балаларнын..Анын кайбер балалары да ата ялкаулар.Уземнекеннэн чыгып эйтэм.Улым суга бар эле дим,бер бара ул,аннары ардым ди.Ой жыю,суга бару,андый эшлэрне яратмый.Ярар алайса,эйдэ токмач кис эле дим,аны тырыша-тырыша кисэ,хэзер пешеру эшенэ катнаштыра башладым.Белмим.. каннары ялкаумы сон аларнын?! Хет кенэ каеш белэн яр,улсэ улэ эшлэми.

    Мөһим

    loading