16+

Нәҗип Думавиның тууына – 135 ел

Юкка үлде (Хикәя)

Нәҗип Думавиның тууына – 135 ел

Юкка үлде (Хикәя)

Язның иң матур вакытлары. Көн бәйрәм көне. Шәһәрнең зур урамында бәйрәм итүче халык корт иле кебек болгана.

Шул вакыт зур урамга кушыла торган тар гына тыкрыктан бер яшь адәм килеп чыга. Ләкин бу адәм бәйрәм итәргә чыккан адәм түгел. Моның бәйрәм итәргә чыкмаганлыгы әллә кайдан беленеп тора: чырае сытылган, күзләре сүнгән, киемнәре төзәтелмәгән, атлап килүләре дә килешми. Бу, үз-үзеннән оялган төсле, башын түбән салган да һичкемгә карамый.

Бу кайда бара? Хулиганмы бу? Юк, бу – фәйләсуф. Бу дөньядан туйган бер фәйләсуф. Моның игътикадынча, дөнья аны үчекли, дөнья мыскыл итә: агачлар, ташлар, әлхасил, дөньядагы һәрнәрсә аннан көлә. Хәтта аның үз сөякләре дә үзеннән зарланалар.

Ул кичә генә зиһененә төшкән бер уй артыннан тартылып, өстерәлеп, дөньядан китәргә, бөтенләй юк булырга бара... Ул, үзенең уйлавынча, бик бәхетле. Урамда йөрүчеләр, аныңча, үзләрен-үзләре күргәзергә чыккан ахмаклар гына. Фатирыннан чыккан чакта ук, үзе төбәгән җиргә барып җиткәнче күтәрелеп карамаска сүз биргән һәм сүзендә тора: беркайда да карамый баруында дәвам итә...

Шул урам илә шәһәрнең тәмам читенә җитте. Шәһәрне чыкканда, күңеленең әллә кайбер җире артына, ягъни шәһәргә борылып карарга теләсә дә, ул тыңламады, сүзендә торды...

Шәһәр артта калды. Инде әнә шул алдагы тауны менеп төшәсе генә бар. Аннан соң аның төбәп чыккан җире сазлы әрәмәлек булачак. Ул шунда керәчәк һәм шунда дөнья илә саубуллашачак...

Нәкъ төш вакыты. Тирәли ямь-яшел агачлар илә чолганган зур баткаклык ялтырап ята.

Баткаклык түндәкле түндәкләр төрлесе төрле төстәге чәчәкләр илә зиннәтләнгәннәр. Сазлыкның бер кырыендагы суда казлар, үрдәкләр сөйләшә-сөйләшә йөзеп йөриләр. Ара-сара агачлык арасында сайрый торган кошларның һәм ерак та түгел тау буеннан сузылып киткән урманнан килә торган күкеләрнең авазларын искә алмасак, әтраф тын, сазламык та кояш җылысы илә акрын гына чыпырдап ята.

Менә казлар, муеннарын сузып, бер якка китә башладылар. Алар агач арасыннан чытыр-чатыр килүче бер кешене күрделәр. Ул кеше баягы әфәнде иде. Ул инде менә шундагы сазлыкка батып үләчәк булып килә иде.

Казлар яныннан узып, сазлыкның бер кырыендагы түндәккә менеп басты һәм түндәк өстенә чыккан зур гына тал агачына сөялде дә хәрәкәтсез, тын калды.

Сазлык «тизрәк төш инде» дигән кебек чыпыр-чыпыр итә, казлар да, «бу кеше котырганмы әллә?» дигән кебек, муеннарын боргалап карый-карый, ярдан менеп баралар иде.

Байтак вакыт узды. Ул һаман шул урында тора. Дөньяга булган бар кебек ачуларын хәтеренә төшерә. Дөнья – тәмугъ, ди, ут базы, ди. Үзе белә башлаган вакыттан алып хәзерге көнгә кадәр булган һәммә яман вакыйгаләрне уйлап, тәмам дөньяга нәфрәт бәян итә.

Төш ауды. Шәһәрдә чиркәүләр шаңгырый, һавада тургайлар вә әрәмәлек эчендә сандугачлар сайрый башлады. Бу әфәнде дә, чишенеп, күлмәкчән генә калган иде, күзләрен йомып, куллары илә бер мәртәбә селтәнде.

Ниһаять, чыраен чытып бераз торды да көче җиткән кадәр сазга сикерде. Төшү белән, билгә кадәр батты; саз чыпырдап аның күкрәгенә таба үрмәли төсле булды, ул күзләрен чытырдатып йомган иде. Тәне бер туңды, бер эсселәнде, әмма сазлык аны һаман төпкә суыра, чөнки сазлык йота торган сазлык иде. Ул инде, чыраен сыткан хәлдә, үлемнән башка һичбер нәрсәне уйламаска тырышты. Әмма саз хәзер аның муен тирәсендә чытырдый башлагач, чыдамады, күзләре ачылып китте.
Азрак җил чыгып, яфраклар селкенә башлаган. Яр буенда ап-ак чәчкә илә күмелеп торучы юкә агачларында умарта кортлары йөриләр. Алар жуылдап-жуылдап бал җыялар, алар кышлык өчен, дөньяда яшәр өчен азык хәзерлиләр иде.

Менә фәкать үлем хәлендә генә уйгана торган күңел күзе ачылды. Менә токтымалга аның әүвәлдәге фикерләре, әүвәлдәге игътикадлары – бары да җимерелде дә китте, гүя дәлил дә кирәк түгел төсле, һәммәсенең ботланы бәдиһи. Бу хәл фәкать бер секунд кадәр дәвам итте. Аннан соң башы тәмам-тәмам буш калды. Никадәр уйларга теләсә дә, зиһененә бер нәрсә дә төшми иде. Бу бер секундтан артмады. Колак төбендә саз тавышлана башлагач, димагъсы хәрәкәткә килде һәм, сазны авызына кертмәс өчен, башын артка салды.

Яр буендагы ямь-яшел үләннәр вә ярга таба салынып торган кып-кызыл карлыган вә чияләр ирекле-ирексез моның күзенә төшәләр, һәм дә югарыда сайрый торган тургай вә чыпчык авазлары, урман эченнән моңланып кына килә торган күке тавышы – бары бергә катышып, моның колагына керәләр.Ялтырап торучы кояш илә җылынмыш вә һәртөрле чәчкә исләре илә буялмыш матур, мөлаем һава ирексезләп-ирексезләп моның авызына тула, вә дөньяның мәгънәви һәм тәкәллефсез булган: «Әй, балам, сиңа шул нигъмәтләр җитмәгәнмени? Сиңа тагы нинди хакыйкать кирәк? Үлгән хәлеңдә дә мин сине сыйлыйм бит, юкка мине орышасың», – дигән нәсихәте бөтен димагъсын каплаган, бер тамырын вә тәэсир итмәгән җөзьэне калдырмаган иде. Үлемне эзләп килгән әфәнде: «Дөрест! Мине коткарыңыз, мин юкка үләм», димәкче булып, авызын ачкан иде. Ләкин сүзен әйтеп бетерә алмады: саз, быкырдап, аның авызына тулды. Ул батты, тәмам күздән югалды. Әмма тирә-якта булган нәрсәләр һаман әүвәлге хәлдә, гүя бер нәрсә дә булмаган төсле үз эшләрендә, үз торышларында дәвам итәләр иде. Чөнки алар үләргә теләмиләр һәм алар әллә нинди мәгънәви хакыйкать эзләп ватылмыйлар, бәлки күз алларында булган хакыйкатьтән файдаланалар иде. Рәхәтләнеп сулана торган иркен һава вә һәр төрле хисләрне туйдырырлык булган табигать байлыгы җитә, аларга шуннан башка хакыйкать кирәк түгел, әмма бу мескин адәм баласы табигатьнең шундый олугъ булган нигъмәтләрен күрми, шул олугъ нигъмәтләргә каршы көфране нигъмәт итә, дөньяны каһәрли, орыша, хакыйкать эзли, хакыйкать табып рәхәт яшәмәкче була, ләкин ялгыша, чөнки дөньяның иң актыккы хакыйкате дә үлемдер.

----
Игътикад – ышану.
Ботланы бәдиһи
ялганы ап-ачык.
Димагъсы
мир


***
Караңгылык тора каплап татарны,
Качан да булса бер таңы атармы?
Атар да бер таңы, нурын чәчәрме?
Татар да бервакыт күзен әчәрме?
Татар да кузгалыр, алга йөрерме?
Бу күзләр шундый көнне бер күрерме?

Дөрест, бик зур өмид бар алгы көндә –
Алгы көннән алгы көннең алгысында.
Ләкин булмый белеп: ул көн җитәрме?
Татар алга китәр, әллә бетәрме?

Шаярма, тукта, углан, куй татарны!
Татар димсең, татармы ул, татармы?
Беләмсең, нинди зур, нинди бер ат ул?
Шаярма син татар берлән, ерак бул!

Татарда юк дисеңме шәп адәмнәр?
Җитәрлек мәдрәсәдә пишкадәмнәр.
Татарда юк дисеңме шәп ишаннар,
Тавык тозлап тутырган мичкә, шаңнар?
Татарда һәм җитәрлек имамнар –
Бөтен гомрен бәлеш берлән тәмамлар.

Татарда бар хәзер һәм шундый яшьләр –
Аларда мәгърифәтнең яшене яшьнәр.
Шуныңчөн күп хәзер шундый егетләр –
Күзен йомган көе алга мәтәкләр.
Шулар торса булып безнең татарда,
Кирәкмәс инде юкка баш ватарга!


АВЫЛ БАЛАЛАРЫНЫҢ ЯГЪМУР ТЕЛӘВЕ
Ягъмур, яу! яу! яу!..
Илгә ачлык килмәсен,
Ачтан халык үлмәсен,
Ваба кебек чирләрне
һичбер адәм күрмәсен!

Ягъмур, яу! яу! яу!..
Сыгырлар да сөт бирсен,
Игеннәр дә бик уңсын,
Игеннәрнең башлары
Ач булмасын, тук булсын!

Ягъмур, яу! яу! яу!..
Бакчадагы алмагач
Корый ягъмур яумагач.
Бакчалардан ни файда
Алма пешеп тормагач?!

Ягъмур, яу! яу! яу!..
Елга аксын юллардан,
Ташып чыксын ярлардан.
Матур ягъмур соңында
Хуш ис чыксын кырлардан!


ТОРМЫШ
Шаулыйдыр җил, гөрли урман, кар туза, буран чыга;
Шул вакыт атын җигә дә бер агай юлга чыга.

Иек авыр, ат та чаман, әмма буран арта бара;
Күп тә үтми, юк була юл, юлны кар каплап ала.

Белмидер кайда барырга – әтрафы кар диңгезе.
 Артына бакса, ни күрсен: юк була һәм үз эзе.

«Әй Ходаем, нишләем, кайда барыйм?» – ди, аптырый;
Кар тула җиңгә, куенга, кул-аяклар калтырый.

Кул-аяклар калтырый, сакал-мыек туңып ката;
Кайда атларга да белми, кар тирән – билдән бата.

Белми димсез ул агай, юлда ниләр көтте аны?
Белсә дә, ни эшләсен ул, – тормыш этеп илтте аны.


ИГЕНЧЕГӘ
Елгаларда аккан язгы сулар
Уяттылар сине, шылтырап;

Килеп басты синең күз алдыңа
Ачлык патша, синнән җан сорап.

Юл ачкансың аңар, ялгышкансың,
Аңсыз атлап, кыек юл белән;

Ачу итеп ялкау, эшсезләргә,
Дошманлыгың арткан җир белән.

Мәңге дустың синең – тырма-сабан;
Эшлә җирне – дуслык үрчесен!

Актарылып уңсын игеннәрең,
Көнләштерсен ялкау күршесен.

Эшлә! Эш ул нинди изге нәрсә, –
Аннан туа бөтен дөньябыз;

Ындырларың тулы иген булса,
Дошманнарга ирек куймабыз.

Синең кулда рәхәт ширбәтләре,
Фәкать синдә – эшнең чаткысы.

Эшли алмый фабрик-заводлар да,
Селкенмәсә ашлык чапкычы.

Гайрәткә кил, – тиздән җир ачыла, –
Сабан-сукаларны ялтырат!

Дошманнарың күреп гаҗәпләнсен,
Дуска – үрнәк булсын яхшырак!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading