Документлар күп нәрсә турында сөйли. Баксаң, безнең бабабызның өч хатыны булган, – ди Илгизәр абый.
Нәселләрендә сәүдәгәрлек белән шөгыльләнүчеләр күп, бер бабалары хәтта Оренбургка сәүдәчелекне җайга салу өчен җибәрелгән булган. Илгизәр абый нәселләрендә булган гореф-гадәтләрне саклап калып, балаларына җиткерергә тырыша. Ул 20 еллап атлар үрчеткән, умартачы. Бүген Фирдәвес апа белән икесе – алты онык өчен яраткан дәү әти һәм дәү әни. Өч балалары һәрчак янында. Нәселләрендә борынгы бабаларыннан ядкәр булган гармунны да кадерләп саклый алар. Аксакал әңгәмәдәшем үзе дә гармунда сыздыра. Илгизәр абыйлар гаиләдә алты бала үскәннәр. Төпчек малай буларак, ул төп нигездә яшәп калган.
– Туганнар белән очрашып яшәү – үзе бер бәхет бит, читкә китәргә теләмәдем дә. Хәзер нәсел шәҗәрәсен оныкларга тапшырып калдырасым килә. Милләтне сакларга кирәк. Бер генә буын нәселен язмаса да, буыннар чылбыры өзелергә мөмкин. Нәсел агачын киңәйтергә, корытмаска кирәк, оныклар татарча сөйләшмәсә, миндә аллергия башлана, – ди Илгизәр абый.
Чистай районының Татар Сарсазы авылыннан килгән Митаевлар гаиләсендә озын гомерле кешеләр күп булган. Бер бабалары хәтта 113 яшенә кадәр яшәгән, ди. Язучы Минзифа Әхмәтшина да шушы нәселдән.
– Догалы матур гаиләдә яшибез, шөкер. Хәзер нәсел шәҗәрәбезне 1751 елдан башлап барладык. Баксаң, безнең бабай Мифтахетдин булган икән, ләкин 1850-1870 елларда исемне кыскартып әйтү модага кергәннән соң, аның исеме Митайга әйләнгән. Безнең фамилия дә тарихка Митаевлар дип кереп калган. Без берара, әллә бабаларыбыз керәшен булдымы икән, дип тә уйлаган идек. Документлардан күренгәнчә, без догалы, саф татар нәселе булып чыктык, – ди Минзифа ханым.
Нәселләрендә хөрмәткә ия кешеләр җитәрлек. Рушания апа – Татарстанның атказанган терлекчесе, Сания апа – Герой-ана. Гаиләдә гореф-гадәтләр саклана. Әби-бабайларыннан калган «Ашык» уенын балалары әле дә уйный. Митаевлар гаиләсе бәби чәе йоласын, туганнар арасында була торган җылы мөнәсәбәтләрне сәхнәләштергән иде. Күз тимәсен өчен бәбине дога укып өшкерү, мөнәҗәт әйтү – барысын да чагылдырды алар чыгышында. Нәсел шәҗәрәләрен барлауда кечкенә балаларны да җәлеп итү сөендерә. Димәк, буыннар чылбыры өзелми әле, татар гаиләләренең киләчәге өметле.
Нәсел шәҗәрәсен төзүчеләргә киңәшләр
Иң ерак бабайны ачыклаганда, аның турында әби-бабайлардан, туган-тумачалардан сорашырга була.
Кем, кайчан һәм кайда туган? Дәүләт архивына мөрәҗәгать итәр алдыннан шушы сорауларга җавапны белсәң, мәгълүмат табуы җайлырак булачак.
1922 елдан соң туган кешене эзләгәндә, ЗАГСка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
1922 елга кадәр туган кеше турында мәгълүмат Татарстан Дәүләт архивында тупланган.
Метрикә кенәгәләрендә туучылар, никахлашучылар, аерылышучылар, үлүчеләр турында фактлар язылган.
1860 елдан борынгырак мөселман метрикә кенәгәләре Татарстан Дәүләт архивында сакланмый диярлек.
1860 еллардан борынгырак мәгълүматлар «ревизская сказка» дигән документларда бар. «Ревизская сказка» ул – халык санын алганда тупланган мәгълүматлар. Татар авыллары буенча Дәүләт архивында иң «борынгы» «ревизская сказка» 1834 елга карый, ә аннан борынгыракларны Мәскәүдәге «Российский Государственный архив древних актов» дигән оешмадан эзләргә кирәк.
Татарстан архив фондларында сакланган документлар кешенең нәселен 5тән 7нче буынга кадәр ачыкларга мөмкинлек бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар