Оннан ясалган җилем: кәстрүлгә 0,5 литр су салабыз да кайнатып чыгарабыз. Суга 5 аш кашыгы он салып болгатабыз. Коймак камыры кебек куелыкта булгач, уттан алабыз. Суынгач, җилемне кулланырга да була.
Орлыкларны, ябыштырыр алдыннан, суга салып алабыз, йөзеп чыкканнарын алып ыргытабыз. Калганнарын киптерәбез дә ябыштырабыз. Бәдрәф кәгазен түтәл киңлегендә (80-90 см) кисәбез. Нечкә пумала яки шырпыны җилемгә манып шуның белән орлыкны алабыз һәм кәгазьгә ябыштырабыз. Орлык арасы 4 см булсын. Кәгазь тасмалар бер тәүлек кипкәч, кәгазь яки тукыма капчыкка салып куябыз. Полиэтилен пакетта сакларга ярамый. Яз көне инде түтәл казып, кул яки таяк белән буразналар ясап, орлык ябыштырылган кәгазьләрне шуларга куеп чыгабыз. Орлыгы аска карап торса да, өскә карап куелса да ярый. Кәгазь тасмалар өстенә туфрак һәм күп итеп су сибәбез. Су белән кәгазь тиз таралып бетә.
Комментарийлар