16+

Открыткалар ясаучы Айгөл Шәрәфиева: «Телебезне саклауга минем эшләрем дә өлеш кертәдер дип өметләнәм»

“Мин бүләк янына открытка куеп бирергә яратам. Кечкенә вакытымнан ук килә торган бер гадәт ул”, – ди берсеннән-берсе матур һәм үзенчәлекле открыткалар ясаучы Айгөл Шәрәфиева.

Открыткалар ясаучы Айгөл Шәрәфиева: «Телебезне саклауга минем эшләрем дә өлеш кертәдер дип өметләнәм»

“Мин бүләк янына открытка куеп бирергә яратам. Кечкенә вакытымнан ук килә торган бер гадәт ул”, – ди берсеннән-берсе матур һәм үзенчәлекле открыткалар ясаучы Айгөл Шәрәфиева.

Айгөл тумышы белән Аксубай районының Кызыл Тау авылыннан. Бүген гаиләсе белән Казанда яши. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген алган, әмма язмышның үз планнары: Айгөл укытучылыкка китми, кадрлар бүлегенә менеджер булып урнаша.

– Кияүгә чыгып, беренче кызым тугач, фотографка укып, никахлар-туйлар төшердем, фотокитаплар ясадым. Икенче кызым тугач, дингә килдем һәм яулык бәйләдем. Ә фотограф булу теләге сүрелде. График дизайнер курсларында укыдым һәм заказга афишалар, визиткалар һәм башка полиграфия материаллары ясый башладым. Шул вакытта күңелдә открытка ясап карау теләге туды, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Мин кечкенәдән һәр бүләк янына открытка куеп бирергә ярата идем. Ул вакытта аларны кулдан да ясый идем. Открытка эченә, телдән сөйләгәндә каушап, әйтәсе сүзләремне онытырмын дип, теләкләремне дә яза идем. Үзенә күрә бер шпаргалка да иде ул миңа. Курсларда укыганда исә открыткаларны компьютерда ясарга өйрәндем. 2019 елларда сатуда саф татар телендә язылган открыткалар бик аз иде әле. Аннан соң ирем, мондый тәбрикләмәләрне күбрәк ясап, сатып карарга киңәш итте. Бу идея миңа бик ошады. Шул көннән бирле открыткалар иҗат итү белән мәшгульмен. Иң беренче эшләремне әнигә күрсәтә идем. Аның киңәше җитми хәзер. Искә алуым әниемә дога булып барып ирешсен...

Айгөл ясаган открыткалар халыкның күңеленә хуш килгән. Алай булмаса, унике кибеттә сатуда торырмы иде икән алар? “Аллаһка шөкер, татар открыткаларына ихтыяҗ бар. Никах, өй туе, бәби туе, дини бәйрәмнәр, әти-әнигә, укытучыларга атап язылган котлаулар – алар бик күп төрле, кайсы очракка кирәк, барысын да табарга була. Ә үземнең иң яратып ясаганнары дини бәйрәмнәргә кагылышлы яки хәдисле открыткалар. Шул рәвешле татарларда ислам диненә, телебезгә мәхәббәт уятасым килә. Теләкләрне үзем уйлап язам. Араларында шигъри юллар белән язылганнары да бар”, – ди әңгәмәдәшем.

Айгөлгә бу сәләт әтисеннән күчкән. Әтисе ягыннан әбисе дә җор телле булган.  

– Әтием бик матур шигырьләр яза, ә әбием, исән чагында, безнең белән сүзләрен гел рифмага салып сөйләшеп йөри иде. Укытучы булып эшләмәсәм дә, Аллаһ биргән гыйлемемне шушы файдалы эштә кулланам дип саныйм.  Рәсемнәренә килгәндә, рәссам белгечлегем юк, дизайнер эшен генә беләм, шуңа кайвакыт ярдәмгә рәссам кызларны да чакырырга туры килә, – ди яңа танышым.

Берара милли бизәкле блокнотлар да эшләп алган. Хәзер күбрәк тәбрикләмәләр ясый. Алар бик күп төрле. Санасаң, йөздән артып китәдер, ди. Араларында иң яратканы һәм Айгөлнең эшләрен танытканы – милли рухта ясалган татар орнаментлы, җиз самавырлы открытка. “Милли бизәкле открыткаларны аеруча яраталар, татар каны аккан кеше, телне белмәсә дә, үз милләтенә барыбер тартыла. Телебезне саклауга минем эшләрем дә күпмедер өлеш кертәдер дип өметләнәм. Шуның өстенә бу шөгыль миңа күңел тынычлыгы, рәхәтлек бирә. Хобби дип атасак, дөресрәктер. Киләчәктә, Аллаһ насыйп итсә, хәдисле серия һәм татар язучыларының акыллы сүзләре белән открыткалар сериясе ясарга телим”, – ди Айгөл.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Дөрес итеп "АЛЛАҺка шөкер!" дип әйтүче һәм язучы күркәм үрнәк күрсәтә һәм телебезне саклап калуга зүр өлеш кертә! Әлхәмдү лиЛЛӘӘҺи Раббил гәәләмииин!

    Мөһим

    loading