“Безнең гаиләдә иң акыллы кеше – кызым”, ди ул...
Узган ялларда Марий Элда Федераль Сабантуй узды. Бәйрәмдә иң истә калган мизгел – спортчы-парашютистлар чыгышы иде. Татарстанда бу өлкәдә шөгыльләнүчеләр булса да, очучылар әзерли торган мәктәпләр әле ачыла, әле ябыла. Спортчы-парашютистлар арасында милләттәшебез Тәфкил Миңнуллин да бар иде. Аның белән бу үзенчәлекле спорт төре турында сүз кузгаттык.
Тәфкил әфәнденең парашюттан сикерү стажы – 45 ел! Ул парашюттан 1 мең 580 тапкыр сикергән! Кемдер бер тапкыр да сикерергә курка, ә Тәфкил абый өчен гап-гади эш кебек ул. 16 ел “Авиалесохрана”да хезмәт иткән, хәзер инде спортчы буларак парашюттан сикерә.
- Эшләү дәверендә Чукоткадан Мәскәүгә кадәр бөтен Россияне әйләнеп чыктым. Һөнәрем куркыныч булса да, аны яратып башкардым. Кешеләргә булышу һәрвакыт рәхәт бит. Без үзебез белән биш тәүлеккә ризык ала идек. Янгынга безне вертолет белән алып киләләр. Кайвакыт янгынга сикерергә дә туры килде, - дип искә алды әңгәмәдәшем.
Спортчы-парашютчы һөнәрен Тәфкил абый 9нчы сыйныфны тәмамлаганда сайлый. Ни өчен нәкъ парашют икәнен үзе дә аңлата алмый. “Бер көнне парашютчы булам дип уйлап куйдым да, парашютчы булдым. ВДВда хезмәт итәсем килде, ВДВда хезмәт иттем”, - ди. Парашютның авырлыгы – 13 килограмм. Тәфкил абый сүзләренчә, аны 15-16 минут җыялар. Парашюттан сикереп үзен кошлар кебек ирекле итеп тоярга теләүчеләр колагына: паршюттан сикерү – бик кыйммәтле спорт төре. Шулай да Тәфкил Миңнуллин сүзләренчә, сәләтле яшьләргә дә ярдәм итәсе килә.
“Ташламалар программасы бар. Безгә парашютлар җыеп та азрак акча эшли алалар”, - ди ул. - Тәфкил абый, 1 меңңнән артык тапкыр парашюттан сикергәнсез. Сездә курку хисе бармы? - Куркыта инде азрак. Юләр генә бернәрсәдән курыкмыйдыр. Сабан туе кунакларына чыгышны күрсәтер өчен дә бүген генә 3 тапкыр сикердек. Нәкъ шушы урынга төшәргә кирәк иде. Монда пилотның осталыгы да зур роль уйный.
- Запас парашютның кирәге чыкканы булдымы? - 5 тапкыр кулландым. 1 мең 300 сикерү идеаль булды. Шул санны үткәч, һәр 40нчы сикерүдә запас парашютның кирәге чыга. - Тормыш иптәшегез ачуланмыймы? - Ул үзе дә 115 тапкыр парашюттан сикерде. Без аэродромда таныштык. Безнең гаиләдә иң акыллы кеше – кызым. Бер тапкыр сикереп карады да: “Бу минеке түгел”, - диде. Университетны тәмамлады, хәзер биология фәннәре кандидаты.
- Һәр очышка үзегез белән ала торган “талисман” бармы? - Улымның перчаткалары. Элек ул аларны киеп, парашюттан сикерә иде. Ул бүләк иткән шлемым да бар иде, узган елны очып китте. Улымны үтерделәр. Парашюттан сикерүем дә болай гына түгел. Мин шулай улым турында истәлекне яшәтәм кебек. Үлемнән курыкмыйм. Тормышымда якын кешемне югалттым инде. Сәламәтлегем яхшы булган чакта сикерәм әле. Яшьләрне дә парашюттан сикерергә өйрәтәм, беркемне дә үтермәдем, шөкер. - Парашютчыларның хезмәт хакы зурмы? 100 мең бармы?
- Юк. Парашютчы-пожарный булып эшләгәндә, яхшы гына акча ала идем. Ә хәзер хезмәт хакы зур дип мактана алмыйм. Тәфкил әфәнде Әфган сугышының ачыларын да үз җилкәләрендә татыган. Улы һәм якын дусларының үлеме, кайгы-хасрәт аны урап үтмәгән. - Дустым Саша Мальцев парашютта сикергәндә вафат булды. Ул дөньякүләм дәрәҗәдәге спорт остасы иде. Парашюттан 7 меңнән артык тапкыр сикерде. Россия җыелма командасы әгъзасы иде. Тренировка вакытында сикерүдә парашюты әйләнә башлаган, җиргә төшкәнче шулай булган. Запас парашют ачылмаган. Саша шулай үлгән. Укучым Костя Когалев 113 тапкыр сикергән иде. Армиядә хезмәт итеп кайтты. Юл һәләкәтенә эләгеп вафат булды... Барысы да Аллаһ кулында, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар