Әмма язмыш аңа бөтенләй төрле тормыш әзерләп куйган була.
..Данияне бүген Ишемнән алып китәселәр. Бер дә китәсе килми. Күзләреннән тәгәрәп-тәгәрәп яшь ага. Дуслары белән тыркын да, качышлы да уйнап алдылар. Хәзер ташу акканны карап яр өстендә утыралар. Ай-һай бигрәк көчле ага су. Сигез яше дә тулмаган кечкенә Даниягә генә шулай көчле күренәдерме?
Күңелдәге сагыш һич басылмый. Менә юлга кузгалдылар. Авылны икегә бүлгән инеш бозларны вата-җимерә Чулманга агыза. Су ярсый-ярсый ага. Әллә Данияне кызганып киңәя инде. Яр кырыена да килеп җиттеләр.
–Куркам, кермим, – дип карыша Дания. Бригадир Ярулла абыйсы:
–Әйдә, үзем күтәреп чыгарам, курыкма! –дисә дә, курыкканга сабышып, әбисенә килеп сарыла.
Ярның икенче ягына чыгарга җыелган сыер савучы хатын-кызларның да күзләрендә яшь ялтырый.
–Монда үсте бит бала, шуңа китәсе килмидер, – диешәләр.
Аларның сүзен ишетеп әнисе дә йомшара төшә.
–Ташулар беткәнче генә калып торсын алайса, – ди.
Бәхетле мизгелләрен барлаганда, гел шушы вакыйга исенә төшә. Нинди матур чак булган ул...
1959 елның 8 мартында Кама Тамагы районының Ишем авылында дөньяга килә Дания. Җырларда җырлана, сагынып искә алына торган Ишемдә 7 яшькә кадәр тәтәе белән бабае кочагында иркәләнә.
Ишемем син, минем Ишемем,
Җаным-тәнем сиңа бәйләнгән.
Дания Ибраһимова сүзләренә көен Альфред Якшембетов иҗат иткән бу җырны Татарстанның халык артисты Вадим Захаров җанга үтеп керерлек итеп башкара.
Олы Кариле мәктәбен тәмалагач Тәтеш совхоз техникумына укырга керә. Күңелле студент еллары тиз узып китә. 1981 елның 31мартында кулына юллама алган яшь белгеч Балык Бистәсе районы үзәгенә килеп төшә.
Авыл хуҗалыгы идарәсе кадрлар бүлеге белгече Наил Минзин, Даниягә озак кына эш урыны эзләп азапланганнан соң, Анатыш авылына, “Черняховский” исемендәге хуҗалык җитәкчесе Григорий Хроленко янына алып төшә аны.
–“Агрономнарга кытлык юк”, дигән белешмә бирсәгез мин кире китәр идем, – ди Дания.
– Хатын-кызлар бик күп эшли бездә. Әйбәт эшлиләр, берсе дә китеп бармый, – ди хуҗа, аның киләчәген фаразлап куйгандай. 1 апрельдән “Черняховский” исемендәге колхозның орлыкчылык буенча агрономы итеп эшкә билгеләнә Дания Корбангали кызы.
–Колхоз фатирында, Елена Мокроусоваларда яшәрсең, – ди хуҗа.
–Вот тебе кружка, кушать сама будеш варить, – дип каршылый аны фатир хуҗасы Лена түти.
Яңа эш, яңача тормыш башлана. “Параходлар гына төшсен, кайтып китәм, – дип хыяллана кыз.
Кибеттә татар кызы эшли, шуның белән дуслаш, дип киңәш бирәләр аңа. Ипи алырга дип кенә кибеткә сугыла Дания. Шул көннән кибетче Наилә (Гаффарова) белән дуслашып та китәләр. Бу дуслык бүгенгәчә дәвам итә.
Дания көткән, аны туган якларына алып кайтып китәсе пароход һаман килми дә килми. Ул арада Чулмансудагы пристань үзе дә бөтенләйгә китеп югала.
Яңа танышкан дус кызлары атна саен үз авылларына кайтып йөриләр. Хәтимә Балтачтан, Флера Күки кызы икән. Икесе дә Данияне кунакка чакыралар. Юлда кайтып барганда, Тегермәнлек авылында ике юл чатына җиткәч: “Кайсыбызга кайтасың?” – диләр.
–Кулым кайсы якка күрсәтә, шунда кайтырмын, – дип, юлның берсенә кулын суза. Күки авылы булып чыга. Шушы бер селтәнү бөтен язмышын хәл итә аның.
Күки авылында иң шәп егетләрнең берсе Габделхәй белән таныша. 1984 елның июлендә никах укыталар, августа гөрләтеп туй итәләр. 7 бала үскән олы нигезнең килене булып куя Дания. Шул көннән башлап Габделхәй белән бер җан булып гомер итәләр.
1984 нче елның 17 апрелендә беренче балалары Илнур дөньяга аваз сала. Уллары туганчы Анатыш басуларында иген үстерә әле Дания. 1989 елның 29 октябренда кызлары Инзилә туа. Ә Габделхәй үзенең яраткан эшендә – машина руле атында.
Пароходлар кычкыртып үтсә дә, утырып китә алмый инде Дания. Кул болгап озатып кына кала. Язмыш юкка гына бу якларга юллама бирмәгән аңа. Балык Бистәсе районы аның Габделхәе белән нигез корып гомер итәсе урыны, улы белән кызының туган ягы булган.
Техникумны кызыл дипломга тәмамлаган Даниягә авыл хуҗалыгы институтына укырга керү әлләни авыр булмый. Бу хыялын да тормышка ашыра. Эшен дә икенче юнәлешкә борып җибәрә. Башта баш экономист булып эшли, аннары баш хисапчы вазифасын ышанып тапшыралар. Мактаулы экономист исеменә лаек була.
Дөньялар үзгәреп колхозлар таркала башлагач, Дания Корбангалиевнага да эш урынын үзгәртергә туры килә. Социаль яклау бүлегенә эшкә күчә. Бу коллектив белән дә бик тиз уртак тел таба.
Тормыш гел алга бара, язмыш гел үзгәрештә. Дания Ибраһимова яңадан хисапчы эшенә әйләнеп кайта. “Мелиоводстрой” җитәкчесе Рәис Җамалиев баш хисапчы итеп чакыра аны. Яңа урында эшнең авыр буласын аңлап ризалаша. Иң яхшы хисапчылар исемлегенә керә. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының мактау кәгазе, Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Берүк вакытта үзләре оештырган Крестьян фермерлык хуҗалыгының алыштыргысыз бухгалтеры да Дания ханым. Юбилеен бәйрәм иткән көннәрдә аның тырыш хезмәте район хакимиятенең рәхмәт хаты белән бәяләнде.
– Язмышыма рәхмәтлемен. Рәхмәтемнең иң олысы – мине үз иткән, җаваплы эшләрне ышанып тапшырган һәм хезмәтемне югары бәяләгән җитәкчеләргә, хезмәттәшләремә һәм Балык Бистәмә, – ди Дания Ибраһимова.
Бер урында утырып торуны яратмаган, хәрәкәтчән, күңеле җырга-моңга бай Дания Корбангали кызы район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Өмет” халык фольклор ансамбле солисты да. Шигырьләр, җырлар яза. Аларны халык алдына чыгып башкара. Шигърияте фәлсәфи, эчкерсез, тирән фикерле.
Язмамны Дания Ибраһимованың үз шигыре белән тәмамлыйсым килә:
Матур итеп яшә моннан соң да,
Чиста булсын җаның, уйларың.
Һәр туар таң шатлык алып килсен,
Сөенечле булсын елларың.
Рәсимә Гарифуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Комментарийлар