16+

“Җәннәткә кергәндә безне тавыштан таныячаклар”: «Апанай» мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе узды

«Апанай» онлайн-мәдрәсәсенең Коръән Кәримне дөрес укырга өйрәнү курсларын тәмамлаган 7 агымның соңгы төркемнәренә сертификатлар тапшырылды.

“Җәннәткә кергәндә безне тавыштан таныячаклар”: «Апанай» мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе узды

«Апанай» онлайн-мәдрәсәсенең Коръән Кәримне дөрес укырга өйрәнү курсларын тәмамлаган 7 агымның соңгы төркемнәренә сертификатлар тапшырылды.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме, "Апанай" мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров кунакларны сәламләп, курс дәвамында алган белемнәрне киләчәктә дә дин кардәшләренә тарату мөһимлеге турында сөйләде. "Алган белемнәребез нәтиҗәле булсын. Әлеге проектыбызга инде 4 ел. Быел татар төркемнәренең 7нче агымы гыйнвар аеннан бирле чыгып бара. 3 ел дәверендә 11 меңнән артык кеше Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәнде. Алган белемнәребезне үзебездә генә калдырмыйк, башка мөселманнарга да Коръән нурын таратырга насыйп булсын. Минем теләгем шул, - диде ул. Шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән дә мөселман-мөслимәләр укуын ассызыклады. – Себердән, Уралдан, Башкортстаннан, Пермь өлкәләреннән, Мәскәү якларыннан килделәр, Аллаһка шөкер. Кайтып үз авылларыгызда, шәһәрләрегездә алган белемнәрегезне таратыгыз". 

Бәйрәмдә шулай ук "Апанай" мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Дагыстан мөфтиятенең Татарстандагы вәкиле Әхмәд Рәсүлов, Татарстан мөфтиятенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Мөхәммәдрәсул Гимбатов, Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Бөтендөнья татар конгрессының “Аксакаллар" шурасы рәисе Габдрәүф Хәсәнов, Россия ислам университетының Коръән-хафизлар әзерләү үзәге житәкчесе Габдерәшит Фәезов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин,  «Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды идарә рәисе Мансур Хашимов кебек мәртәбәле кунаклар катнашты. 

"Без барыбыз да бәхетле, чөнки Коръәнне өйрәнәбез, аның буенча яшәргә тырышабыз. Коръән – Аллаһы Тәгаләнең сүзе ул. Шушы проектта катнашучыларга рәхмәтләремне белдерәм, - дип кунакларны сәламләде "Апанай" мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты, Казан ислам университетының дини фәннәр кафедрасы доценты Нияз хәзрәт Сабиров. - Белгәнебезчә, күп кенә аятьләр әхлаклы-әдәпле булырга чакыра. Әхлак – ул рухи байлык, ә әдәп – шушы байлыкның чагылышы. Мөселман бу сыйфатларга ия булырга тиеш".    

Нияз хәзрәт Сабиров Дагыстан мөфтие шәйх Әхмәт хаҗи Абдуллаев язган «Изгеләрнең күркәм әхлагы» дигән китапны да тәкъдим итте. "Әдәпләргә ия булыр өчен, безгә төрле чыганаклардан белем алырга кирәк. Хәзерге вакытта күп кенә китаплар чыга, сайтлар эшләнә. Кайбер китапларда Коръән аятьләре, хәдисләр генә китерелә. Олуг галимнәребез бик эчтәлекле китаплар язып калдырганнар. Шуларга таянып язылган «Изгеләрнең күркәм әхлагы» дигән китап эшләнде, - диде ул. - Китап гарәп телендә язылган, төрле телләргә тәрҗемә ителгән. Белгәнебезчә, динебез 3 өлештән тора – иман, гыйбадәт һәм әхлак. Әхлакый кагыйдәләрне тирәнрәк таныр өчен, тәсәввуф дигән фәнне дә белергә кирәк. Әхмәт хаҗи тәсәввуф остазы булып тора. Шушы китапта ул нәфесне тәрбияләү юлларын күрсәтә, күп кенә изгеләрнең тормышларыннан үрнәкләр китерә.
Автор тискәре сыйфатлардан арынырга өйрәтә, күркәм сыйфатларны тәрбияләү юлларын  күрсәтә. Бу китапның үзенчәлеге булып тора".  

Равил хәзрәт Зөфәров  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламләрен җиткерде. "Бик шатлыклы, сөенечле көн. Бу шундый күркәм, кирәкле чара. Аллаһка шөкер, күпме апаларыбыз, сеңелләребез Коръән өйрәнәләр. Башка милләт вәкилләре дә белем алалар. Кая гына барсак та, "Апанай" мәдрәсәсендә укыганнарын күрәбез. Өйләрендә вай-файлары, интернетлары эшләми башласа, тизрәк интернет булсын, дәресем уза, остазым көтә, дип уңайсызлана башлыйлар. Безнең бөтен тормышыбыз – Коръәни-Кәримне аңлау өчен. Бу инде Коръән генә өйрәнү түгел, асылыбызга кайту, ничек дөрес яшәргә икәнен аңлау", - диде ул. 

"Апанай" онлайн-проектында укучылар Коръән уку белән генә чикләнми, алар шулай ук әхлак кагыйдәләрен өйрәнә, тәҗвид, тәсхих, тәхлил һәм мәхраҗ фәннәрен үзләштерә. Ел саен укучылар саны артып бара. Дәресләр төрле телләрдә алып барыла. 

Бәйрәмнең мөхтәрәм кунагы Россия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина белән дә сөйләштек. "Хатын-кызларны укытсаң, 200 әҗер-савап алып була, ә ирләрне укытсаң, 100 тапкыр гына. Чөнки хатын-кызлар ике тапкыр артыграк тырышлык күрсәтәләр. Кайсы гына өлкәдә булмасын, хатын-кызлар җил сызганып эшкә керешәләр. Безнең татарларда гына «абыстайлар институты» бар дип әйтсәм дә ялгышмам. Алар гомер-гомердән битараф түгел, алар туган телебезне дә, милли киемне дә саклап калучылар. Татар киемендә хатын-кызны күрергә теләсәгез – абыстайларны эзләп табыгыз. Алар беркайчан да милли киемне салмадылар. Бизәкле камзул, калфак, яулыкларын күреп, абыстай икәнлекләрен беләбез. Шулай ук алар беркайчан да үз эшләрен туктатмады, халыкны дингә чакырды. Кешенең эчке дөньясында рухи байлыгы булса, ул тик кенә өйдә ятмый. Якыннарын, күршеләрен җыеп, догалар өйрәтә, бәхетле булу юлын күрсәтә, -  ди ул.

Коръән-хафиз Сәгадәт ханым Кадыйрова остазларга, хәзрәтләргә рәхмәтләрен белдерде:
"Кечкенә вакытта “Җәннәткә кергәндә безне тавыштан таныячаклар” дигәнне ишеттем. Бер-беребезне шулай тавыштан танырга насыйп булсын", - диде ул.

Залинә Гыйлаҗиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading