16+

Парламентның язгы сессиясе 26 гыйнварда ачыла

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырыгынчы утырышы, язгы сессиядә беренчесе, 26 гыйнварда була. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде, аны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Кырыгынчы утырышта депутатлар 15 мәсьәлә карарга планлаштыра, шул исәптән 4 республика законы проектын һәм 9 федераль закон проектын.

Парламентның язгы сессиясе 26 гыйнварда ачыла

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырыгынчы утырышы, язгы сессиядә беренчесе, 26 гыйнварда була. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде, аны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Кырыгынчы утырышта депутатлар 15 мәсьәлә карарга планлаштыра, шул исәптән 4 республика законы проектын һәм 9 федераль закон проектын.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, беренче укылышта карауга шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары әзерләнгән (территорияне планлаштыру документларын тикшерү сроклары кыскара), халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында (санитария-гигиена өлкәсендә республика башкарма хакимияте органнарының вәкаләтләрен төгәлләштерү өлешендә), шулай ук Татарстанның  Җир һәм Гаилә кодексларына да үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Аерым алганда, ТР Гаилә кодексының 45 статьясына һәм мәгариф турында республика законының 14 статьясына кертелә торган үзгәрешләр уллыкка һәм кызлыкка алынган балаларга туган абыйлары яисә сеңелләре укый торган белем бирү оешмасында белем алу өчен өстенлекле хокук бирә.

Кырыгынчы утырышта шулай ук 2019 елның сентябреннән 2023 елның гыйнварына кадәр Дәүләт Советында «Татарстан - Яңа гасыр» депутат төркеме эше турында хисап тыңлау планлаштырыла. Әлеге мәсьәлә буенча депутат берләшмәсе җитәкчесе Артур Габделҗанов чыгыш ясаячак.

Язгы сессиянең төп мәсьәләләренең берсе булып Хөкүмәт хисабы тора. Кагыйдә буларак, республика башкарма хакимияте органнарының узган елгы эшенә йомгак ясаучы төп документ апрельдә Дәүләт Советы утырышында карала. Хөкүмәт хисабын тәкъдим итү алдыннан җитди эш алып барыла. Тармаклар буенча эшчәнлек нәтиҗәләре республика министрлыклары һәм ведомстволарының гыйнвар-февраль айларында йомгаклау коллегияләрендә күзәтелә, аннары хисап профильле юнәлешләр буенча барлык комитетлар утырышларында тикшерелә.

Дәүләт Советында Хөкүмәтнең 2022 елгы хисабын карау буенча эш башланды инде. Аерым алганда, бүген Президиум утырышында республика башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында комитетлардан һәм депутат берләшмәләреннән сораулар расланды һәм республика Президентына җибәрелде. Бу сорауларга тулы җаваплар Дәүләт Советына еллык хисап белән бергә киләчәк.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 2022 елда Хөкүмәт эше турындагы хисапка депутатлардан 36 мәсьәлә кергән. Исемлектә республика икътисады һәм бюджеты белән бәйле сораулар күбрәк, бу, парламент башлыгы әйтүенчә, "гадәттән тыш катлаулы сәяси һәм икътисади вәзгыять белән билгеләнгән". Аерым алганда, депутатлар импортны алмаштыру шартларында республика предприятиеләрендә системалы эш оештыру, республика бюджетының керем базасын саклау буенча күрелә торган чаралар, тышкы санкцияләр һәм технологик чикләүләр белән бәйле рәвештә энергетиканы модернизацияләүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында мәсьәләләр күтәрәләр.

«Быел, зур икътисадый блок белән беррәттән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә дә шактый сораулар бар, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - комитетларның һәм фракцияләрнең бертавыштан тәкъдиме буенча Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында пункт кертелде. Өч блокта (социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, иҗтимагый иминлек) безнең сайлаучыларга еш очрашырга туры килә торган проблемаларны чагылдыра торган мәсьәләләр тупланган".

Сүз республиканың газ кертү программасын гамәлгә ашыру, торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары үсешен тоткарлауга юнәлдерелгән чаралар, күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрен үзләштерү проблемаларын хәл итүдә ярдәм итү, эре шәһәрләрендә яңа микрорайоннар территорияләрендә мәгариф учреждениеләре, хастаханәләр һәм поликлиникалар төзү, мәктәп медицинасын үстерү өчен шартлар тудыру, педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итү чаралары һ.б. турында бара.

Бүген Президиум утырышында шулай ук 2023 елга Дәүләт Советы эшен оештыру буенча чараларның якынча планы расланды. «План Дәүләт Советы эшчәнлеге өлкәләрен тулысынча чагылдыра, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, документны тәкъдим итеп, - махсус бүлекләрдә Дәүләт Советы һәм аның Президиумы утырышлары, комитетлар, комиссияләр утырышлары, комитетларның контроль мәсьәләләре, түгәрәк өстәлләр, хөкүмәт сәгатьләре темалары күрсәтелгән, матбугат конференцияләре, депутат берләшмәләре чаралары һәм парламентара хезмәттәшлек планын тормышка ашыру чаралары билгеләнгән».

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading