16+

Петунияләр яхшы үссен өчен

Андагы чәчәкләрнең исәбенә дә чыгарлык түгел: роза, виола, лилия, сальвия, диасция, бархатцы, лобелия, агератум, циния, флокс, калибрахоа...  Петунияләре исә аеруча күп. Бу чәчәкләр турында Мәүҗидә ападан да күп белүче булмас дип, аңардан петуния үстерү серләре турында сораштык. 

Петунияләр яхшы үссен өчен

Андагы чәчәкләрнең исәбенә дә чыгарлык түгел: роза, виола, лилия, сальвия, диасция, бархатцы, лобелия, агератум, циния, флокс, калибрахоа...  Петунияләре исә аеруча күп. Бу чәчәкләр турында Мәүҗидә ападан да күп белүче булмас дип, аңардан петуния үстерү серләре турында сораштык. 

Оста бакчачыдан петуния үстерү серләре.

Арча районының Ташкичү авылында яшәүче Мәүҗидә Камалиева уңган бакчачы буларак билгеле. 
Тумышы белән Мамадыш районы Иске Комазан авылыннан ул. Арча педучилищесында укыганда, булачак тормыш иптәше Рөстәм белән танышып, җиде ел очрашып йөргәннән соң, аңа кияүгә чыга. Шулай итеп, Ташкичү килене булып куя. 36 ел башлангыч сыйныфларда укытучы булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда. 
Ә бакчасы аның җәй буе шау чәчәктә утыра. Андагы чәчәкләрнең исәбенә дә чыгарлык түгел: роза, виола, лилия, сальвия, диасция, бархатцы, лобелия, агератум, циния, флокс, калибрахоа... 

Петунияләре исә аеруча күп. Бу чәчәкләр турында Мәүҗидә ападан да күп белүче булмас дип, аңардан петуния үстерү серләре турында сораштык. 

– Соңгы елларда сортлы петунияләрне үстерергә тырышам. Ампель һәм  каскад  петунияләр тиз үсүләре һәм сыгылмалы ботаклары белән аерылып тора. Тиешле тәрбия, җитәрлек яктылык, җылы һава торышы булганда, ботаклары 50дән 150 сантиметрга кадәр җитә. Мондый төр петунияләр асылмалы чүлмәкләрдә, вазоннарда бик матур үсә. Тик бик күп туфрак таләп итәләр. 27 литрлы вазоннарга бер генә петуния утыртам. Туфрак күбрәк булган саен, алар җәелеп үсә. Ачык җирдә үстерергә теләсәгез, мондый петунияләргә мәйданны күбрәк бирергә кирәк. Тиз арада анда чәчәк келәме барлыкка килер, – ди уңган бакчачы. 

Ампель петунияләрнең Изи Вейв, Опера, Эксплорер, Рамблин, Сурфиния серияләре, каскад петунияләрнең Джоконда, Шок Вейв, Тайфун (Торнадо), Тайдал серияләрен бик мактый. Опера сериясеннән Малиновые жилки, Распберри Айс, Лиловые жилки,  Эксплорер сериясеннән Скарлет, Маджента, Клиа Вайт, каскад петунияләрдән Шок Вейв Парпл F1, Тайдал Вейв Сильвер, Тайдал Вейв Черри, Тайдал Дип Парпл, Тайдал Ред Велюр сортларын да аерып билгеләп үтте.

– Асылмалы чүлмәкләрдә тоташ бер чәчәк шары барлыкка китерәләр. Ботакларының сыгылмалы булуы нәтиҗәсендә көчле җилләргә дә чыдам булалар. Билгеле, сортлы петуниянең орлыклары бик кыйммәт йөри. Алар гранулалы булалар. Пакетка биш данә генә салына. Ел саен орлыкны сатып алмас өчен, петуниянең чыбыкчасын кечерәк савытта тамырландырып өйдә үстерергә кирәк. Ә яз көне яңа үсентеләрен алып күбәйтеп була. Орлыкларын үсенте өчен кайчан чәчәргә дигәндә, өстәмә яктыртылу булса, февраль башында, булмаса – март башында. Әгәр дә өстәмә яктырту мөмкинчелеге юк икән, иртә утыртудан файда юк. Чәчәкләргә көн озынлыгы 14-16 сәгать булырга тиеш. Гранулалы орлыкларны чәчкәндә, “кабыгын” су бөркеп җебетергә кирәк. Орлыкларны туфрак белән күммәгез, киптермәгез. Дымлылыкны саклау өчен савытны пыяла белән каплагыз. Парник эффектын булдырырга һәм якты урынга куярга кирәк. Орлык тишелеп чыгу өчен 24-26 градус җылылыкны саклау мөһим. Тишелеп чыкканнан соң температура 18-20 градус тирәсе торса җитә, – дип киңәшләрен бирә Мәүҗидә апа.   
Күп кенә чәчәк үстерүчеләр петунияләр тишелми дип зарлана. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, сәбәпләре төрле булырга мөмкин икән. Орлыгы яки туфрагы сыйфатсыз булу, температура режимын һәм дымлылыкны сакламау, яктылык һәм җылылык җитмәү – орлыклар тишелмәүгә сәбәп була.

– Үзем торфлы таблеткаларга яки аерым кассеталарга вак фракцияле туфрак салып чәчәргә тырышам. Андый ысул белән утыртканда, петунияләрнең тамыры зарарланмый, күчергәндә стресс кичермиләр. Зуррак савытларга утыртырга да җайлы. Торфлы таблеткаларда үсемлекләр өчен туклыклы матдәләр булмый. Шуңа күрә петуниянең 2-3 чын яфрагы чыгуга, тукландыру таләп ителә. Башта тамыр системасын ныгытуга, аннары яшел массаны һәм чәчәкне үстерү  өчен ашлама кулланырга кирәк. Тукландыру өчен минераль, органик ашламалар кулланам. Ашлама алганда NPK һәм микроэлементларга игътибар итегез. N – азот, Р – фосфор, К – калий  барлыгын күрсәтә. Азот үсемлекләрнең яшел массасы, фосфор тамыр системасы, ә калий чәчәк өчен җавап бирә. Тамыр системасын ныгыту өчен составында фосфор күп булганын кулланырга була. Мәсәлән, калий монофосфаты. Ашлама пакетының тышлыгындагы  язу аңарда нинди микъдарда туклыклы матдәләр булуын күрсәтә. 15-15-15 дип языла икән, димәк, азот та, фосфор да, калий да бер үк микъдарда. Фертика, Плантофол ашламаларын куллана аласыз. Ике төрле юл белән тукландырырга мөмкин: тамырга су сибү һәм яфракларга су бөркү юлы белән. 
Тимер, магний, азот җитмәгәндә, петуния хлороз белән авыртырга мөмкин. Ул очракта “Феровит”ны тамыр аша сибәргә, тимер хелатын  яфракка бөркергә кирәк. Ончыл чык (мучнистая роса) булганда “Топаз”, “Скор” белән эшкәртергә киңәш итәм. Профилактика максатыннан, тукландырганда төрле авыртуларга каршы булган препаратларны да кушып җибәрергә була.  Бүген чәчәк үстерүчеләр  өчен материаллар бик күп. Мин үз тәҗрибәм белән бүлештем. Киңәшләрем газета укучыларга чәчәк үстерүдә ярдәм итәр дип ышанам. Илләребез тыныч булсын! Ямьле җылы җәйләр килеп, матур-матур чәчәкләр үстерергә язсын! – дип теләкләрен җиткерде уңган бакчачы Мәүҗидә апа.

Язмага реакция белдерегез

46

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading