16+

Питрауга киләчәк җырчылар исемлегендә - 52 артист!

“Питрау бәйрәменә нигез салучы кешеләр ул – ТР Дәүләт советы депутаты Иван Егоров белән Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов. Алар - шушы Җөри авылы егетләре 25 ел элек авыл халкы өчен бәйрәм оештырган һәм бүгенге көндә ул – республикадагы иң зур бәйрәмнәрнең берсенә әверелде”.

Питрауга киләчәк җырчылар исемлегендә - 52 артист!

“Питрау бәйрәменә нигез салучы кешеләр ул – ТР Дәүләт советы депутаты Иван Егоров белән Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов. Алар - шушы Җөри авылы егетләре 25 ел элек авыл халкы өчен бәйрәм оештырган һәм бүгенге көндә ул – республикадагы иң зур бәйрәмнәрнең берсенә әверелде”.

15 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланында Питрау бәйрәме узачак. Керәшеннәрнең милли бәйрәме быел 25нче тапкыр оештырыла. ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сүзләренчә, быел Питрауга 50дән артык фольклор ансамбле киләчәк. “Татарстан, Красноярск, Самара, Удмуртия, Башкортстан төбәкләреннән барлыгы 50 меңнән артык кунак килер дип көтелә”, - диде ул.

Районның мәдәният бүлеге башлыгы Степан Спиридонов әйтүенчә, Питрау бәйрәменә әзерлек эшләре кыштан ук башлана. “Ә бәйрәм узачак аланны әзерләү эшен бер ай алдан башлыйбыз. Кайбер урыннарын яңартабыз, буйыйбыз”, - ди ул. Бәйрәм традицион рәвештә кичкә таба, ягъни сәгать 4ләрдә старт алачак. Биредә “Чаптар” ат чабышы, “Тырлау” Җөри ярминкәсе, үзәк мәйданда “Питрау уеннары”, “Күңел ачу” су уеннары, “Туганайлар” керәшен йорт-җире, “Питрау түгәрәк уены” керәшен этник сәнгате республика фестивале мәйданчыгы, “Тәбикмәк” керәшен сые, “Димче почмагы”, балалар өчен “Айбагыр” мәйданчыгы һәм башкалар булачак.

“Питрау бәйрәменә нигез салучы кешеләр ул – ТР Дәүләт советы депутаты Иван Егоров белән Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов. Алар - шушы Җөри авылы егетләре 25 ел элек авыл халкы өчен бәйрәм оештырган һәм бүгенге көндә ул – республикадагы иң зур бәйрәмнәрнең берсенә әверелде”, - ди Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.

Аның әйтүенчә, Питрауның төп каһарманнары ул – көрәш батыры белән керәшен чибәре. Быел баш батырга машина бирмәячәкләр. Көрәш ярышында абсолют батыр исеменә лаек булучыга 500 мең сум акча тапшырачаклар. Сүз уңаеннан, биредә Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән иң көчле көрәшчеләр җыела.

“Керәшен чибәре” исеме өчен барлыгы 10 сылукай көрәшәчәк. Дөрес, аларның саны 14 булган, әмма дүртесе балигъ булмау сәбәпле, бәйгегә кертелмәгән. “Бәйгедә катнашучы кызлар өчен төп шарт – аларның кияүдә булмавы һәм татар телендә иркен аралашуы. Монда 18-28 яшьтәге кызлар гына катнаша ала. Аларның һәркайсы теге яки бу номинациядә бүләкләнәчәк”, - ди “Керәшен чибәре” бәйгесенең директоры Юлия Дувалова.

Быел “Керәшен чибәре” исеменә лаек булачак кыз нинди бүләккә ия булыр – әлегә сер. Әмма оештыручылар әйтүенчә, бүләкнең күләме узган елгысыннан ким булмаячак. Әйтик, узган ел беренче урынга – 50, икенче урынга – 30, өченче урынга – 20 мең сум акча бирелгән булган. Шуны да әйтергә кирәк, узган елларда җиңә алмаган кызлар быел кабат бәхетләрен сынап карарга уйлый.

Бәйрәмнең концерт өлешенә килгәндә, ул “Питрау җыруы” дигән зур сәхнәдә булачак. Әлбәттә, бәйрәм сәхнәсенең төп хуҗасы – керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле. Ә Питрауның махсус кунагы – Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов булачак. Татар эстрадасыннан шулай ук Винера Ганиева, Раяз Фасыйхов, Вадим Захаров, Татьяна Ефремова һәм башка артистлар булыр дип көтелә. Бу исемлектә барлыгы 52 җырчы бар. Яшьләр өчен “Яшьләр җыены” дигән мәйданчыкта дискотека оештырылачак. Кыскасы, монда һәр яшьтәге кешеләр өчен кызыклы мәйданчыклар эшләячәк. 

Питрау бәйрәменең тагын бер традициясе - учак янындагы уеннар. “Арулану учагы” дигән уеннар төнге сәгать 11дә узачак. Бәйрәм исә зур фейерверк белән тәмамланачак.

Питрау бәйрәме Татарстан Республикасының “Татар халкының милли тәңгәллеген саклау” Дәүләт программасының бер өлеше булып тора һәм ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ярдәмендә оештырыла.

“Питрау җитте, җәй бетте”, ди халык. Чыннан да, Питраудан соң кошлар сайраудан туктый, үләннәр саргая башлый, дару үләннәренең шифасы бетә. Ә мин әле Питрауны милли бәйрәмнәргә нокта куючы бәйрәм дип тә әйтер идем. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading