Очраклы рәвештә генә социаль челтәрдә Мурад Хатаинский дигән кешенең татар телен өйрәнергә теләве һәм сөйләшер өчен иптәш эзләве турында белеп алдым. Бактың исә ул узган елны ук тел өйрәнергә кеше эзләгән булган.
Мурад милләте буенча азәрбайҗан. Бакуда яши. Аңа 22 яшь һәм ул әлегә бер телеканалда стажировка уза. Тавыш аппаратураларның төзеклеген тикшерә.
– Бервакыт интернетта «Татарский язык с Дмитрием Петровым» дигән телепроектка тап булдым. Аны тыңлап карадым да, татар теленең әзәрбайҗан теленә охшаш булуына игътибар иттем, шуның белән бу тел миндә кызыксыну да уятты. Татар теле миңа бик ошый. Аны өйрәнү дә авыр түгел. Татар телендә гарәп һәм фарсы сүзләре очравы да гаҗәпләндерде. Соңрак интернетта татар телен белгән казах кешесе белән таныштым. Ул татарлар арасында яшәп, телне дә яхшы өйрәнгән. Бер генә төрки телне белсәң дә, башка төрки халыклар белән аралашу авыр түгел, – ди ул.
Татар теленнән тыш, Мурад рус, инглиз һәм поляк телләрен дә белә. Әнисе ураин милләтеннән булгач, бу телне дә яхшы өйрәнгән. Поляк телендә сөйләшүчеләр шулай ук күп, аны өйрәнү дә җиңел булды, ди ул.
Комментарийлар
0
0
минем фамилиям Əлиев) не Хатаинский)
0
0