16+

“Привет, 56 мең акча биреп тор әле”

“Привет, 56 мең акча биреп тор әле” дигән хәбәрне телефонымда булган һәм булмаган, ялгыш килеп эләккән номерларга да таратып чыкканнар.

“Привет, 56 мең акча биреп тор әле”

“Привет, 56 мең акча биреп тор әле” дигән хәбәрне телефонымда булган һәм булмаган, ялгыш килеп эләккән номерларга да таратып чыкканнар.

Миннән акча сорап хәбәр алучылардан килгән җавапларны соңыннан укып бер көлдем, бер еладым...

Кыскасы, кем әйтмешли шушы көннәрдә мине “взломали”. Бу сүзнең татарчасын әле уйлап та тапмаганнар бугай... Мине сындырдылар, мине ваттылар, әллә нишләттеләр шунда? Тиз булды, аңламый да калдым. Ярты сәгать эчендә бер үк вакытта йөз кешедән йөз төрле шалтырату, әллә күпме код, хәбәрләр һәм сылтамалар килде. Тик мин аларның берсенә дә җавап бирә алмыйм. Беренче килгән хәбәрне генә экранда күреп алып, чамаладым. Мине, юк, минем телефонымны чынлап та “взломали” икән.

Дөресен әйтәм, башта югалып калдым. Эштән кайтырга дип чыгып барган җиремнән телефоным чын-чынлап “җанланды” да куйды. Нишләргә? Телефон номеры карталарга да бәйле бит. Анда әле түләнеп бетмәгән кредит та бар. Аның түләнеп бетмәгәненә тиюче булмас инде, кире яңасын өстәп куймагайлары, хәерсезләр. Кичә генә хезмәт хакы алдык. Тегеләй-болай әҗәтләрне таратып бетергәч, шул кредитның чираттагы аен япкач, машинага ун литр бензин салгач, мәктәптә укучы улымның ашавына күчергәч, студент улыма кул очына тотарга беразын җибәргәч, өй телефоны һәм интернет өчен түләгәч, анда күп тә калмады да инде. Шулай да жәл бит әле. Тагын берничә тапкыр кибеткә кереп ипи-сөт алырлык бар иде. Минәйтәм, шуны алырга кирәк дигән уй белән банкоматка туктадым. Бусы булды. Тик теге шалтыратулар туктамый гына бит. 

Ярый әле бер программист бар эштә. Яңа гына эштән кайтып туктагандыр инде, уңайсыз да, шулай да башка чарам да юк. Аңа шалтыратырга кирәк. Киңәш бирмәсме дим. Телефоным машина утыргычында ята, кемнәрдер шалтырата, хәбәрләр килеп ята. Минәйтәм, мин дә шалтыратып карыйм әле, телефон минеке бит! Аллаһының рәхмәте белән ватсап аша ниндидер параллель шалтырату белән танышымның номерына шалтырата алдым. Ул тиз аңлап алды һәм бернинди кодларга тимәскә, ссылкаларны ачып карамаска киңәш итте. Мондый чакта телефон “минеке” түгел икән лә ул, аның кабыгы гына миндә икән.
Шулай итеп, ниндидер берничә катлы пароль куйганнан соң, телефон эше җайланды үзе. Сүз башым бит шүрәле дигәндәй, яза башлаган сүзләрем таныш-белешләрдән килгән җаваплар иде бит әле.

“Привет, 56 мең акча биреп тор әле”. Соң безнең районга яраклырак итеп сумма куйсалар булмадымы икән соң? 56 мең сум акча бик күп бит ул 20-25 мең сум хезмәт хакы алып эшләүчегә! Башлары да эшләми ахрысы. 5-10-15 мең генә сораган булсалар да, бәлки ул мошенникларга бераз акча күчергәләүче табылыр иде. Кем инде берьюлы 56 мең күчерсен? Андый акчага ике-өч ай эшләргә кирәк яки ике-өч ай пенсия көтәргә кирәк бит. Әйтәм ич, башлары эшләмәгән бу юлы мошенникларның. Кыйммәт сораганнар.

Хәзерге заман кешесе нәрсә ялган, нәрсә чын икәнен тиз чамалый инде, анысы өчен кайберәүләрне мактарга да кирәктер. Андыйлар сизеп алып, минем номерны бөтенләй алып атканнар ахрысы. Бүген дә кайбер кешеләргә шалтырата алмыйм әле. 

Ә менә 56 мең акча сораган “мин” белән аралашучылар да шактый булган. Аларның җаваплары кызык та, кызганыч та, кайберләре хәтта өметләндерә дә торган.

Җавапларын да соңрак укыдым. Тынычлангач кына. Чөнки мин аларны соң күрдем, “минем мошенникларым” җавап биргән һәр кешене архив ясап, шунда куя барганнар. Башлары эшли үзләренең. Шулай булмыйча соң, акча эшендә тәртип кирәк! 

“Привет, 56 мең акча биреп тор әле”. Яшермим, әлеге соравыма күбесе урта бармак күрсәткән... Берничәсе “Тот менә...” дип тә язып җибәргән. Үпкәләмим инде. Аңлашыла бит. Алар аны миңа күрсәтмәгән!

“Привет, 56 мең акча биреп тор әле”. Танышларымның күбесендә 55 мең бар икән, тик бер меңе җитми ди. Андыйларга СПБ аша түләргә дип таныш булмаган кәрәзле телефон номеры җибәргәннәр.

 “Привет, 56 мең акча биреп тор әле”. Барысын да өметсез димим әле. Берничә танышым кунакка чакырган. Шул вакытта 56 мең акчаны үземә бирәчәкләр икән. 

 “Привет, 56 мең акча биреп тор әле”. Әлеге соравымны мыскыл итү дип кабул итүчеләр дә булган. “Соң мин бит синнән дә азрак хезмәт хакы алам, каян булсын миндә андый акча!”

“Привет, 56 мең акча биреп тор әле”. Шушы акча сорауга, берничә ир-ат танышым мине үзе генә булганда кунакка чакырган. Бу очракта мин 56 мең акчалы булачакмын икән. 
Шулай. Гомумән алганда бу “взлом” бераз күзне дә ачты әле. Акча биреп торырга җыенганнар икән, димәк, минем дусларым бар, каядыр чакыручылар бар икән. Белмим инде, сүзләрендә торсалар... 

Индира Сәйфуллина
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading