Аларның нәселе Татарстанга Курск өлкәсеннән килеп урнашкан. 7 буын нәсел җебен белә торган Малыхин-Ковальчуклар нәселендә якыннарны гына исәпләгәндә дә 247 кеше. Аларның бер өлеше Бөгелмә районы Соколка авылында яши. Зәй елгасы ярындагы бу салага XVIII гасырда нигез салынган. Шундый ерак арага күченсәләр дә, бу халык үзенең кече Ватанын онытмаган. Алар үзләрен Урта Апочки авылыннан чыккан дип санаган һәм ул якларга кайтып та йөргән.
“Безнең нәсел Курск губернасыннан күченеп килгән. Яшь вакытта, балалары белән бергә күчкәннәр. Безнең костюмнарыбыз, җырларыбыз сакланып калган һәм буыннан-буынга күчә. Әбиебез Мария Носонова заманында Мәскәүдә дә чыгыш ясаган һәм аның җырлавын пластинкага яздырганнар. Ул пластинка бездә әле дә саклана яшь буынга күчеп бара. “Курчанка”лар җырларын башка җырлаучы юк, аларны без генә башкарабыз”, - ди Любовь Малыхина.
Дөрестән дә, Любовь ханым өстендәге милли костюмнар төсләре белән бездәге чуваш, мари милләтенекенә охшаш булса да, фасоны, бизәкләре белән нык аерылып тора. Бу нәселдә моннан 100 ел элек киелгән хатын-кыз костюмы да сакланган һәм алар шул өлгедән тайпылмый.
Сүз уңаеннан, Малыхиннарда кием-салым, җыр-биюләр генә түгел, ә бик борынгы икона да сакланып калган. Яңа корылган гаиләләргә шул икона белән фатиха биргәннәр. Ул традиция әлеге нәселдә хәзер дә бар.
Нәсел бөркете
Алабугада 100 ләп дагыстанлы яши. Шуларның 50 дән артыгы борынгы Сергера ыруына карый. Әлеге ыругка 5 меңнән артык ел дип исәпләнә.
“Безнең бабаебыз Татарстанга укырга килгән һәм биредә эшләргә калган. Татарстан аның өчен икенче өенә әверелгән. Бабабыз Татарстанның һәм Россиянең Атказанган сәнгать эшлеклесе. Нәселебездә эшмәкәрләр, табиблар, актерлар, җырчылар бик күп”, - ди әлеге ыруг вәкиле Гөлнатат.
Зөләйха Эмирбекова билгеләп үткәнчә, нәселдә буыннан-буынга күчә торган берничә әйбер бар. Аларның берсе — кулдан эшләнелгән палас. Ул паласка инде 70-80 еллап, әмма ул хәзер дә матурлыгын югалтмаган, төсләре уңмаган.
“Бу минем әниемнең бирнәсе. Тагын безнең буыннан-буынга бөркетләр (агачтан, тимердән эшләнелгән — авт.) күчә. Алар башта бабайда булган, бабай әтигә, ә әти миңа тапшырып калдырды. Хәзер алар минем кабинетымда тора. Ул бөркетләргә дә кимендә 60 ел”, - ди Зөләйха Эмирбекова. Бөркет бу гаиләдә юктан гына символга әйләнмәгән. Ыругның тамырлары барып тоташа торган Дагыстандагы авыллары да “бөркет оясы” дип тәрҗемә ителә икән. Горур, бай мәдәниятле Сергера ыруы вәкилләре моны онытмый һәм туган якларында ел саен була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар