16+

Радик Сабиров: «Бүләкле булуга ни җитә?»

Яңа елда иң күңеллесе нәрсә? Әлбәттә, бүләк алу. Һәм... бирү.

Радик Сабиров: «Бүләкле булуга ни җитә?»

Яңа елда иң күңеллесе нәрсә? Әлбәттә, бүләк алу. Һәм... бирү.

Кеше, бер караганда, Яңа ел бәйрәменә дә, Кыш бабай белән аның күчтәнәчләренә дә ышанмый. Кечкенәдән инде күп тапкырлар алданган, күрше абыйсының яки әтисенең бабай булып киенеп керүен күреп күңеле сүрелгән, бераз үскәч, чыршы төбенә үзе теләгән бүләкләрнең дә хыялындагы бабай түгел, бәлки әтисе белән әнисе куюын белеп алган кыз һәм малайлар чорында әлеге ышанмаучанлык бигрәк тә көчле була. Ләкин...

Ләкин өлкәнәя барган саен, күңел бала чакка әйләнеп кайтамы шунда яки инде үз яшеңнән канәгатьсезлек сизелә башлыймы – без янә могҗиза көтә башлыйбыз. Яңа елдан барысы да башкача булачак, тормышым үзгәрәчәк, уңышларым тагын да артачак, балаларым мине шатландырачак һәм башка шундый өмет-хыяллар белән янабыз. 31 декабрь җиткән саен, ул көтү дигәне тагын да ныгый гына төшә. Бүләк тә көтәбез. Кыш бабайдан ук булмаса да, эштәге җитәкчеләрдән, дуслардан, сөйгән ярлардан, туганнардан, балалардан. Шуның белән бергә, үзебезнең дә бүләк алып, якыннарыбызны шатландырасы килә башлый. Нигәдер бу теләк декабрьнең соңгы көне җиткәндә тагын да көчлеләнә. Нәтиҗәдә, кибетләрдәге бәяләрнең иң «пик» вакытына җиткән хәлендә дә без, соңгы акчаларыбызны чыгарып булса да, бүләк алабыз, бүләк сайлыйбыз.

Әйе, бүләк алуы да, бирүе дә күңелле шул.
Кадерле «Шәһри Казан» газетасын укучы дусларыбыз! Яңа ел җитә, сизәсезме? Без сизәбез. Без сезгә «Шәһри Казан» газетасын бүләк итеп юллыйбыз. Безгә бүләк – сезнең безгә язылуыгыз, безне укуыгыз. Әйе, Яңа елдан сезгә янә «Шәһри Казан» газетасы килә башлаячак! Ул бераз үзгәрер дә, камилләшер дә. Безгә тагын бер бүләк – арагызда газетабызны беренче тапкыр гына яздырып алучылар да бар. Бүләгебез күңелегезгә хуш килер дигән ышанычта калабыз.
Барлык укучыларыбызга теләкләребез гади булса да, ихластан: исәнлек-саулык, тыныч, бәхетле тормыш, күңел тынычлыгы телибез сезгә, дуслар! Киләчәктә дә бергә, бердәм булып яшәсәк идек!
Якынлашып килүче Яңа еллар белән сезне!

Радик Сабиров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading