16+

Раил Арсланов: "Тормыш иптәшем мине артка тартырга тиеш түгел"

Кемдер аңа Раил, кемдер Арслан дип эндәшә. Сүз интернет челтәрендә иң танылган татар блогеры Раил Арсланов турында. Аның иңендә 13 еллык  блогерлык стажы. Җәлил егетенең хәзерге вакытта 3 миллионга якын язылучысы бар. 

Раил Арсланов: "Тормыш иптәшем мине артка тартырга тиеш түгел"

Кемдер аңа Раил, кемдер Арслан дип эндәшә. Сүз интернет челтәрендә иң танылган татар блогеры Раил Арсланов турында. Аның иңендә 13 еллык  блогерлык стажы. Җәлил егетенең хәзерге вакытта 3 миллионга якын язылучысы бар. 

Раил тиз танышулар өчен кушымтада уен коралларында көйләр уйнап, җырлап танылды. “Йолдызлык чире” тимәгәнме икән, дип кызыксындык. Чынбарлыкта, Раил тырыш, максатчан егет булып чыкты. 

– Җәлилгә еш кайтасыңмы?

– Ярты елга бер кайтам. Әти-әниләрем, әбиләрем шунда яши. Әни – сатучы, әти заводта эшли. Бабайларым икесе дә вафат.

– Сине иҗат юлына да бабаң бастырган бит. Бу югалтуның сәбәбе нәрсәдә иде?

– Ике ел элек Рафаэль бабай яман шештән бакыйлыкка күчте. Кечкенә вакытта аның баянда уйнаганын карап, кабатлап, иҗатка гашыйк булдым. Рафаэль бабай авыруын озак яшереп йөрде, сиздермәскә тырышты. Барысы да ачыклангач, хастаханәгә барырга теләмәде, усалланды. Бабайның сәламәтлеге нык иде, үз кирелеге белән харап булды. Табиблар аңа ярты ел вакыт бирде. Ул бер елдан артык яшәде. 

– Начар хәбәр алганнан соң, үзеңне ничек хис иттең?

– Төшенкелеккә бирелдем. Андый вакытта иң авыры – берничек тә ярдәм итә алмау. Кайбер чирдән коткару өчен акча түләп, операция ясау җитә. Ә бу очракта соң иде. Ярдәм итәргә акча да булды, тик...

– Чат-рулетка аша танылдың дисәм дә ялгыш булмас, нәрсә соң ул?

– Чат-рулетка – интернет сайт. Аның берничә төре бар. Бу сайтта очраклы рәвештә төрле илләрдән кешеләр белән хәбәргә чыгып була. Ул аралашу өчен уйлап табылган. Сез бары тик бер тамгага (алга таба) гына баса аласыз. Экранда төрле-төрле кешеләр килеп чыга. Бу сайтны күпчелек кешеләр эшләре булмаганда ачып куя. Күпләре бик моңсу утыра. 

– Кайвакыт видеоларда үзең дә бик моңсу утырасың. Моның сәбәбе нинди?

– Видеога иң эмоциональ өлешләр генә керә. Кайвакыт интернет челтәрдә яхшы кешене очрату өчен 3 сәгатьне сарыф итәргә кирәк. Әлбәттә, кәеф төшә. Исерекләр, түшәм төшереп утыручылар күп. “Алга таба” тамгасына басып утырасың инде, баян белән кочаклашып. Тамашачыларым  мине позитив кеше дип уйлыйдыр.  Әмма холкым буенча күбрәк үз эчемә ябык кеше мин. Уйларга кереп чумарга яратам. Гомумән, эчке дөньяма күз салсак үземне романтик рухлы кеше дип әйтә алам. Видеолар төшереп, кешеләргә ачылырга өйрәндем. 

– Инглиз телендә яхшы сөйләшәсең, ничек өйрәндең?

– Шул ук чат-рулеткада кешеләр белән аралаштым. Бу бик яхшы тәҗрибә мәйданчыгы. Укытучы ялладым, интернетта видеолар карый башладым. Теләк көчле булса, өйрәнү авыр түгел.

– Син кешегә теләгән көйне уйнап күрсәтәсең. Башкаларны нәрсә белән шаккаттырасың?

– Чат-рулетканы видеолар төшерү өчен башка блогерлар да куллана. Кемдер мәзәк ясый, кемдер биеп, шигырь сөйләп күрсәтә. Каналымда махсус рубрика бар. Төрле илдән эләккән кешеләргә җырлар уйныйм. Үзем уйлап чыгарган яңа юнәлеш: баянда уйнап, битбокс укып кешеләрне шаккаттырам. Кайберәүләр баянның да нәрсә икәнен белми. Битбокс башлануын көтмиләр дә.

– Чат-рулетка белән бәйле кызыклы вакыйгалар күп булгандыр. Берәрсен сөйләп китәсеңме?

– Испаниядә яшәүче рус кызы белән таныштым, җыр башкардым. Узган елны Европа буенча сәяхәттә булдым. Испания аша үткәндә, ул кыз белән очраштык. Анда да беренче күрешүдә җырлаган җырны башкардым. Шәп контент булды.

– Кыз матурмы дип сорыйсы идем, ә син шәп контент дип көләсең...

– Кыз матур иде, сүз дә юк. Күз алдыгызга китерегез, кемнең интернетта чит ил кешесе белән танышып, аның белән гадәти тормышта күрешкәне бар. Андыйларның саны бик аз.

– Чит ил кешеләренә җыр көйләп кайсы теләдә башкарылганын да әйтергә сорыйсың. Татар телен бер кем дә белми диярлек. Кызганыч түгелме?

– Кешеләрне гаепләмим. Алар Казанны да Казахстан белән бутыйлар. Россия бик зур, анда яшәүче һәр милләт вәкиленең телен белеп булмый. Татар телен төрек теле дип кабул итеп ялгышучылар бар. Хәтерлим, Латвиядән бер кыз белән аралашканда аның әбисе татар булуы ачыкланды. Үзе сөйләшмәсә дә, “татар” дигәч, нәрсәдер исенә төшергән сыман тоелды. Аңа татарча җырлап күрсәттем. Кемдер өчен мин үз гомерендә беренче тапкыр күргән татар кешеседер, шуңа күрә Татарстан турында яхшы фикер калдырырга кирәк. 

– Ни өчен җырларны рус телендә язасың?

– Җырның көен дә, сүзләрен дә үзем язам. Бер җырымны татар теленә тәрҗемә иттем. Әлегә татар җырларын иҗат иткәнем юк. Татар аудиториясеннән баш тартмыйм. Әмма хыялымда Татарстанда гына түгел, Россия, бөтендөньяда танылу. 

– Димәк, синең максатларың зурдан. Мәхәббәт яки карьера дисәң, кайсын сайлыйсың?

– Хәзерге вакытта эшне сайлыйм. Тормыш иптәшем мине артка тартырга тиеш түгел. Икәү, бер дулкында булып, алга үсәргә телим. Тормышымда ике җитди мөнәсәбәт булды. Аерылушыбызның да сәбәбе шунда иде. 

– Бер күрүдә гашыйк була аласыңмы?

– Үзем дә белмим. Бер күрүдә гашыйк булып, ялгыша аласың. Син бер төрле уйлыйсың, ә чынбарлыкта алай түгел икән. Барысы үз вакытында булачак.

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Раиль.

    Мөһим

    loading