16+

Рәмзия Гыйләҗеваның зефирлы могҗизасы

Балтач районы Яңгул авылында могҗиза тудыручы бер кеше яши. Аның исеме – Рәмзия Гыйләҗева.

Рәмзия Гыйләҗеваның зефирлы могҗизасы

Балтач районы Яңгул авылында могҗиза тудыручы бер кеше яши. Аның исеме – Рәмзия Гыйләҗева.

Егерме ел дәвамында балалар бакчасында сабыйларны тәрбияләгәннән соң, Рәмзия тормыш юлын заправкада эшләү белән дәвам итә. Ә күңелендә һәрвакыт иҗат дәрте кайнап яши.
Зефирдан чәчәк бәйләмнәре ясау Рәмзиянең чит илдә яшәүче кызы идеясы була.

–Эч пошканнан, берәр нәрсә эшлисе килгәннән бик күп кул эшләре белән мавыктым, башладым да ташладым, балалар бакчасында эшләгәндә дә кул эшләре күп ясый идек. Шулай кызымнан кызыгып зефирдан чәчәкләр ясарга өйрәнергә булдым, – ди остакул.

Кызы әнисенә онлайн дәресләр укыта, шулай итеп тырыша торгач, 4 айда Рәмзия апа зефирдан чәчәкләр ясарга өйрәнә.
– Массасын ясарга өйрәнү бик авыр булды, аны дөрес ясамасаң, вакытында кулланмасаң, зефир килеп чыкмый. Аның өчен алма пюресы кирәк. Килеп чыкмаган зефирларны дусларым да, эштәгеләр дә ашый-ашый арып беткән иде, – ди шул вакытларны искә төшереп Рәмзия апа.  

Беренче уңышы – күрше райондагы дустының юбилеена бүләк ителгән зефир бәйләме.
– Мин үземә ясарга өйрәнеп бетерергә дигән максат куйдым. Ул минем беренче ясаган, үземә бик кадерле бәйләмем булды. Бик ошаттылар, – дип сөенеп сөйли Рәмзия апа. Әле зефирдан чәчәген генә ясадың куйдың түгел, алда тагын бер сынау – букет астын ясау була. Ләкин авырлыклар Рәмзия апаны туктата алмый, ул анысына да өйрәнә. Беренче заказлар килә башлагач, Рәмзия апада курку хисе була. Борчылуы юкка була, аның бәйләмнәрен мактыйлар, җылы рәхмәт сүзләре әйтеп кабул итәләр. Зефир бәйләмнәрен күбрәк туйларга, туган көннәргә, никахларга, кыз сорарга барганда, төрле бәйрәмнәргә заказ бирәләр. Рәмзия апа аңлатуынча, зефир бәйләме – гади чәчәк бәйләменнән күпкә уңайлырак:

– Кышын да, җәен дә бернәрсә дә эшләми, туңмый да, җебеми дә, – ди оста. 
Зефир массасы алма пюресыннан, согыннан, агар-агардан, шикәр комыннан, лимон кислотасыннан һәм йомыркадан ясала. Рәмзия апа зефирны ничек ясаганын да яшерми.

– Зефир массасын ясар өчен стационар яхшы миксер кирәк. Сиробын кайнатырга калын төпле кәстрүл кирәк. Масса икегә бүленеп ясала, бер өлеше миксер белән болгатыла, икенче өлеше кайнатыла. Аннары шуларны кушасың, шул бер ясаган массадан 15-17 чәчәк чыга. 45 градустан да суытырга ярамый, шул массадан тиз-тиз генә чәчәк ясыйсы. Чәчәкләр өчен аерым насадкалар бар, шулар белән кадак дип атала торган таякка борып-борып һәр таҗын кулдан куеп ясыйсың. Мин үзем бу процессны бик яратам. Бик күп төрле чәчәк ясап була, ясаган саен остарасың. Зефир ясау процессы минем җаныма тынычлык, рәхәтлек бирә, күңелемә шатлык бирә, – ди оста куллы хуҗабикә. 

Бу зефир кибетнекеннән шактый аерыла, аны яратмаучылар да, ашап карагач, бу бит бөтенләй икенче төрле икән дип, тәменә аптырыйлар икән. Заказлар алдан бирелсә уңайрак, көнендә генә ясап бетерә торган эш түгел. Ясап куйганнан соң ул алты сәгатьтән унике сәгатькә кадәр зефирга әйләнә, ул үз җае белән кибәргә тиеш. 

Рәмзия Гыйләҗевага куллары белән ясалган зефир бәйләмнәре – ул гади генә татлы ризык түгел, ә чын сәнгать әсәре!

Азалия Вәлиуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

33

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэмзия исэнмесез мина биктэ охшады бик матур сез унган булган хатын. Сэлэмэт булыгыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      СОБХАНАЛЛАХ МАШАЛЛАХ КУЗ ТИМЭСЕН КУЛЛАРЫГЫЗДАН КУАН!!!

      Мөһим

      loading