16+

Рассада сәламәт, уңышы мулдан булсын!

Рассадабыз сау-сәламәт, ныклы, көчле булып үссен, тәрәзә төбендә караяк, түтәлгә чыгарып утырткач, фитофтора, фузариоз, парша, ончыл чык кебек гөмбәчек чирләренә, табигать көйсезлеге китереп чыгарган төрле стрессларга бирешмәсен, җәй буе мул уңышы белән сөендерсен өчен нишләргә дигән сорау туа.

Рассада сәламәт, уңышы мулдан булсын!

Рассадабыз сау-сәламәт, ныклы, көчле булып үссен, тәрәзә төбендә караяк, түтәлгә чыгарып утырткач, фитофтора, фузариоз, парша, ончыл чык кебек гөмбәчек чирләренә, табигать көйсезлеге китереп чыгарган төрле стрессларга бирешмәсен, җәй буе мул уңышы белән сөендерсен өчен нишләргә дигән сорау туа.

Җавабы гади: бүгеннән үк үсемлекләрнең иммунитетын күтәрергә керешергә. Кайберәүләр яшелчә үсентеләрен түтәлгә утыртып куюга, бакырның хлорлы окисе, бордос сыекчасы, бакыр купоросы, марганцовка эремәләре белән коендырырга керешә. Сүз дә юк, химикатлар белән кат-кат эшкәртелгән яшелчәләр фитофторага бирешмәс, әмма шул рәвешчә үстерелгән томат, кыяр, борыч, баклажаннарын ашап, күрәләтә үзләрен агуламаслармы, чиргә сабышмаслармы соң?

Һәр кыен хәлдән кимендә җиде чыгу юлы бар, диләр. Башыңны эшләтсәң, сигезенчесен дә табарга була. Әйтик, нигә әле 1 аш кашыгы балны 1 л җылы суга салып болгатып, 1 л эремчек суы белән 1 бал калагы каймакны катнаштырып (һәркайсын аерым пыяла банкаларда әзерлибез!), атна-ун көн караңгы урында ачыткач, икесен берләштереп, 8 л су белән сыеклап ясалган Бессараб эремәсе ясап кулланмаска? 10 л суга нибары 1 стакан эремә салып болгатып сипкәнгә күрә, ул бик озакка җитә. Шәхсән үзем бу сихәтле эремәне ел саен ясыйм, соңгы берничә сезонда уңышлы кулландым. 

Табигый биостимулятор ясауның чыгымы аз, ә файдасы – әйтеп бетергесез. Бу эремә зарарлы гөмбәчекләргә каршы бик әйбәт көрәшә, туфракны зарарсызландыра, андагы минералларны үсемлекләрнең тамырлары кабул итәрлек хелат формасына китеререгә булыша. Нәтиҗәдә, үсемлекләрнең иммунитеты ныгый, уңышы күзгә күренеп арта.

Мәскәү өлкәсендә яшәүче танылган бакчачы-видеоблогер Юлия Миняева рассадага хәл кертүче, гөмбәчек чирләреннән, стресслардан саклаучы шифалы коктейльны “Экодачник” оешмасы эшләп чыгарган берничә биопрепаратны үзара катнаштырып ясый икән. Иң мөһиме: бу препаратлар, гап-гади печәнне күксетеп барлыкка китерелгән – “сенная палочка” нигезендә ясалганга күрә, сәламәтлегебез өчен зыянсыз, әйләнә-тирә мохиткә, кош-кортларга, мал-туарга, бал корты кебек файдалы бөҗәкләргә зыян салмый. 

Коктейльнең составы 4 компоненттан тора. Әзерләү тәртибе бик җиңел, аны һәркайсыбыз булдыра ала. Әүвәле 1 литр җылымса суга энәсез шприц белән суыртып, 2 мл “Липоссам” гелен салып, ябышкак матдә таралып беткәнче бик әйбәтләп болгатабыз. Бу препарат шифалы составның юылып төшмәвен, үсемлекләрнең яфракларында, ботакларында ябышып озак саклануын тәэмин итә. Шуңа 3 мл “Живое удобрение, биокомплекс 5VT” өстәп, янәдән бик яхшылап болгатабыз. Бусы үсемлекләрне тукландыра, хәл кертә.

Өченче компонент “Биозащита от болезней” дип атала. Исеменнән күренгәнчә, ул чирләргә каршы торырга, иммунитетны ныгытырга булыша. Бу препаратны да 3 мл күләмендә алабыз һәм шул ук суга салып, ныклап болгатабыз. 10 минут вакыт үтмәде, ә сихәтле состав әзер! Аны “опрыскиватель”гә тутырып, яфраклар, сабаклар чыланырлык итеп, үсемлекләрнең өсләренә бөркисе генә кала.

Әлеге препарат белән10 көн саен бөтен төрле яшелчәләрнең, җиләк- җимеш куакларының рассадасын, бүлмә гөлләрен эшкәртергә ярый. Бакчага чыгарып утыртылган үсемлекләрне корткычлар һөҗүменнән саклау өчен әрем, канлы үлән, сарымсак уклары, суган кабыгы, тәмәке тузаны, бәрхет гөл, бәрәңге сабагы, томатның янботакчыклары, көл төнәтмәләре ясап, чиратлаштырып сибәбез. Зур кисмәккә ярылаш су, калган өлешенә кычыткан, чүп үләннәре, күксетелгән печән, тавык йә сыер тизәге салып әзерләнгән ачыткыларны 1:10, 1:15 нисбәтендә су белән сыеклап, үсемлекләрне сезонга берничә мәртәбә тукландырабыз. Күргәнегезчә, бакчаны химикатларга коендырмыйча да, үсемлекләрнең сәламәтлеген саклап, мул уңышка нигез салып була.

Хәмидә Гарипова. Казан
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading