Соңгы елларда психологларга мөрәҗәгать итүчеләр саны сизелерлек артты. Кешеләр тормыштагы авырлыкларны җиңү, гаилә мөнәсәбәтләрен җайлау, борчулардан һәм стресслардан арыну юлларын эзли.
Әмма ярдәм сорап килгән һәркем дә чын белгечкә эләгә алмый. Бүген Россиядә 300 меңнән артык кеше үзен психолог дип атый. Әмма Россиядә психологик консультацияләр үткәрүче кешеләрнең зур өлеше махсус профильле белемгә ия түгел. Бу хәл җәмгыятьтә җитди борчу тудыра.
Психолог һөнәре зур җаваплылык таләп итә. Кешенең күңел дөньясы – бик нечкә һәм катлаулы өлкә. Аның белән эшләгәндә тирән белем, тәҗрибә һәм һөнәри әзерлек кирәк. Ә кайберәүләр ике атналык курслар уза да үзләрен белгеч дип тәкъдим итә. Алар арасында элек эзотерика белән шөгыльләнгән кешеләр, төрле халык дәвачылары күп. Белемсез “белгечләр”нең киңәшләре, билгеле, ярдәм урынына зыян китерергә мөмкин.
Бөтендөнья психотерапия советы вице-президенты Виктор Макаров билгеләп узганча, хәзерге вакытта шәхси секторда якынча 100 мең квалификацияле психолог эшли. 2027–2028 елларга аларның саны 140–150 меңгә җитәр дип көтелә. Әмма шул ук вакытта 300 меңнән артык кеше психологик ярдәм күрсәтә. Димәк, 200 меңгә якыны белемсез-дипломсыз акча эшләүчеләр.
Аеруча борчулысы – псевдопсихологлар еш кына җитди психик авыру билгеләрен таный белми. Нәтиҗәдә, кеше вакытында медицина ярдәме алмый кала. Кайчак ялгыш киңәшләр гаиләләрнең таркалуына, кешеләрнең үз-үзенә ышанычын югалтуына, хәтта сәламәтлеген какшатуга китерә. Шуңа күрә психологка мөрәҗәгать иткәндә аның белеменә һәм квалификациясенә игътибар итү бик мөһим.
Россия Федерациясенең кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Яна Лантратова мәгълүматлары буенча, 2025 елда россиялеләрнең 40 проценттан артыгы кимендә бер тапкыр психологка мөрәҗәгать иткән. Бигрәк тә социаль челтәрләрдә психологик ярдәм тәкъдим итүче блогерлар зур кызыксыну уята. Ләкин матур сүзләр сөйләү, күп подписчиклары булу гына кешенең профессионал булу күрсәткече түгел. Кешеләрнең эмоциональ халәтеннән файдаланып, акча эшләүне генә максат итеп куючылар җәмгыятьтә психолог һөнәренең абруена да тискәре йогынты ясый.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Балаларга медицина ярдәме, бала табуга ярдәм итү һәм җәмәгать сәламәтлеге департаменты директоры Рафаэль Шәвәлиев сүзләренчә, 2026 елның беренче дүрт аенда гына да медицина психологларына 1 миллионнан артык кеше мөрәҗәгать иткән. Психологик ярдәм илнең барлык төбәкләрендә дә күрсәтелә, ә психологик эшчәнлекне көйләүче закон проекты әзерләнә.
Хәзерге вакытта исә психологик консультацияләрне профильле белемсез үткәргән өчен махсус җаваплылык каралмаган. Юристлар аңлатуынча, кеше рәсми рәвештә психолог вазифасын биләмәсә һәм үзен консультант яки коуч итеп тәкъдим итсә, аның эшчәнлегенә турыдан-туры тыю юк. Шуңа күрә базарда кыска вакытлы курслар үткән коучлар һәм бизнес-тренерлар күпләп эшли.
Шуңа күрә психологик эшчәнлекне закон нигезендә җайга салу зарур. Психолог булып эшләү өчен профильле югары белем, махсус әзерлек һәм даими һөнәри үсеш таләп ителергә тиеш. Кеше күңеленә кагылган белгечнең җаваплылыгы табиб җаваплылыгыннан ким була алмый. Килешәсездер?
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар