16+

Рөстәм Миңнеханов: "Диварларның матур булуы мөһим түгел, иң әһәмиятлесе - алар буш тормасын"

"Казан Экспо" залында "2022 елда Министрлык эшчәнлеге йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында" Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте вәкилләре, мәдәният өлкәсендә эшләүче танылган шәхесләр катнашты.

Рөстәм Миңнеханов: "Диварларның матур булуы мөһим түгел, иң әһәмиятлесе - алар буш тормасын"

"Казан Экспо" залында "2022 елда Министрлык эшчәнлеге йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында" Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте вәкилләре, мәдәният өлкәсендә эшләүче танылган шәхесләр катнашты.

"2022 елда Татарстанның мәдәният инфраструктурасын үстерүгә 2500 млрд.сумнан артык акча бүлеп бирелде. Барлык акчалар да үз максатларында тотылган, башкарылмаган эшләр юк. Ремонтның, диварларның матур булуы мөһим түгел, иң әһәмиятлесе - алар буш тормасын, кешенең рухи, мәдәни байлыгын үстерүгә хезмәт итсен. Профессиональ белгечләрнең булуы да мөһим, кире очракта, без кирәкле нәтиҗәгә ирешә алмаячакбыз", - диде Р.Миңнеханов.

"Узган ел Россия Хөкүмәте мәдәният өлкәсендә Татарстанга аеруча зур ярдәм күрсәтте. Мәдәни чараларга йөрү анализы күрсәткәнчә, балалар сәнгать мәктәпләре, концертлар, җәмәгать урыннарында үткәрелгән чаралар халык арасында популярлык казанган. Мәдәният учреждениеләренә ихтыяҗ елдан ел арта бара. Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән тормышка ашырылучы проектларны үстерергә кирәк. Бу өлкәдә актив рәвештә эш алып барылыр дип өметләнәм", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, Пушкин картасы гамәлгә кергән вакытта күпләр аңа шикләнеп караган булган. "Ләкин бу проект гаҗәеп килеп чыкты һәм аны алга таба да үстерергә кирәк. Кайбер муниципалитетлар аны актив кулланмады, шуңа күрә моңа игътибарны арттырырга, бу юнәлештә җәмәгатьчелек белән эшләргә кирәк дип саныйм. Бу - яшьләрне тәрбияләү, моңа кадәр мондый мөмкинлек юк иде әле", - диде президент.

"2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Һәр милләт үзенең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сакларга тиеш. Бу бик мөһим. Керәшен халкының Питрау бәйрәме ни тора! Менә Кукмарада яшәүче удмуртлар милли бәйрәмнәренә чакырды. Графикларыбыз туры килсә, барып күрергә тырышырбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Буыннан-буынга күчеп килгән рухи хәзинәләрне, туган телне, гореф-гадәтне, мәдәни-милли мирасны тарихи өйрәнүгә һәрвакыт аерым игътибар бирелергә тиеш. Бу сүздә генә калырга тиеш түгел. Бездә кадрларны әзерләүче училищелар, югары уку йортлары бар. Уңышка ирешү сере - ул профессиональ кадрлар. Казан мәдәният һәм сәнгать институтында белемне арттыру буенча укулар алып барыла. Күптән түгел без анда булдык. Анда традицияләрне саклауга зур игътибар бирелә, анда остаханәләр дә, башка кызыклы әйберләр дә бар. Районнарга заманча кадрлар әзерләүдә ярдәм күрсәтеләчәк, чөнки бу - безнең өчен бик мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент шулай ук Милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы кысаларында оештырылачак кайбер мөһим чаралар турында да әйтте. Мәсәлән, быел танылган рус драматургы А.Островскийның тууына 200, опера җырчысы Ф.Шаляпинның тууына 150, композитор, дирижер С.Рахманинның тууына 150 ел тулуга багышланган чаралар узачак. "Аларның югары дәрәҗәдә узуында шигем юк", - диде ул.

Гомумән алганда, Рөстәм Миңнеханов Мәдәният министрлыгының еллык эшчәнлеген уңай бәяләде. "Чынлап та, республика буенча бик күп эшләр башкарыла. Хәтта шушы "Казан Экспо" бинасы да - зур байлыгыбыз. Быел да планнар зурдан: авылларда 5 мәдәният йорты төзеләчәк, мәдәният учреждениеләре төзекләндереләчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading