16+

Рөстәм Миңнеханов: "Хыялланыгыз һәм максатларыгызга ирешегез!"

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия студентлары көне уңаеннан Татарстан студентларына котлау мөрәҗәгате белән чыкты. "Гыйлем туплау өчен сабырлык, оешканлык, киләчәгеңә җаваплы һәм җитди карау таләп ителә", диелә котлау мөрәҗәгатендә.

Рөстәм Миңнеханов: "Хыялланыгыз һәм максатларыгызга ирешегез!"

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия студентлары көне уңаеннан Татарстан студентларына котлау мөрәҗәгате белән чыкты. "Гыйлем туплау өчен сабырлык, оешканлык, киләчәгеңә җаваплы һәм җитди карау таләп ителә", диелә котлау мөрәҗәгатендә.

Кадерле дуслар! Сезне  Россия студентлары көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!

Россиядә беренче университет ачылган вакыттан җәмгыятьтә  Студентлар бәйрәме укучы яшьләрнең бердәмлеге, татулыгы, туганлыгы билгесе буларак кабул ителә. Татарстанның югары уку йортларында белем алучы 140 меңнән артык  егет һәм кыз бу көнне тантаналы төстә билгеләп үтә. Үсү-камилләшүне, алгарышны өстен күргән,  тырыш, актив, талантлы яшьләр – безнең мактанычыбыз. Аларның укуда гына түгел, фәндә, спортта, сәнгатьтә казанышларга омтылуы хөрмәткә лаек. 

Татарстан хәзерге көндә мәгариф һәм һөнәри осталыкка  ия булган хезмәткәрләр әзерләү  өлкәсендә кайбер төп юнәлешләр буенча алдынгылар сафында бара. Безнең студентлар һәм яшь белгечләр мәртәбәле илкүләм, шулай ук халыкара конкурсларда һәм олимпиадаларда зур җиңүләр яулый. Республика югары уку оешмаларының берьюлы бишесе узган елда «Приоритет-2030» программасына кертелде. Без шулай ук 2021 елда Россиядә иң яхшы студент дип танылган егетнең Татарстанда укуы белән дә горурланабыз. 

Соңгы берничә ел, куркыныч чир таралу шартларында, һәрберебез өчен зур сынау булды. Әмма бу кыенлыклар безне чыныктырды, үзебезгә ышанычыбызны арттырды, четерекле хәлләрдән чыгуның иң дөрес юлларын табарга сәләтле, хәвефләргә бирешмәслек көчле булуыбызны раслады. 

Кадерле студентлар! Гыйлем туплау өчен сабырлык, оешканлык, киләчәгеңә җаваплы һәм җитди карау таләп ителә. Үзегез белем ала торган уку йортларындагы фәнни мәктәпләрнең иң яхшы традицияләрен  дәвам иттерерсез, илебез үсешенә лаеклы өлеш кертерсез дип ышанам. Студентлык еллары тормышыгызның иң истәлекле, иң ямьле һәм  онытылмас чоры булсын! Сезгә күтәренке рух, уңышлар телим, һәр эшкә кыюлык белән алыныгыз, иҗат итегез, якты өметләр белән яшәгез һәм, һичшиксез, максатларыгызга ирешегез! Бәйрәм мөбарәк булсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading