- “Татмедиа” почта хезмәткәрләре белән кулга-кул тотынышып эшли. Безнең бурычлар уртак. Сез булмасагыз – без булмыйбыз, без булмасак – сез булмыйсыз. Шуңа күрә бергәләп матур эшләргә, бер-беребезне аңларга тырышыйк. Зар-проблемалар да бар билгеле, әмма аларны җиңеп алга атларга кирәк. Хезмәтегез өчен рәхмәт, - диде Шамил Садыйков җыелган почта хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.
“Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров бу масштаблы бәйрәмнең почта хезмәткәрләренә рәхмәт йөзеннән оештырылган чара булуын ассызыклады.
- “Шәһри Казан” авылларга чыгып подпискалар оештыручы бердәнбер газета булып калды кебек. Язылу кампаниясе барганда өчәр машинага төялеп авылларга чыгып китәбез. Башта без сезгә барган идек, хәзер инде сез безгә килдегез. Язылучыларыбыз, укучыларыбыз, шөкер, бар. Сезнең ролегез монда бик зур, - дип, ул шулай ук почта вәкилләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Балтач, Арча, Яшел Үзән, Кайбыч, Апас, Буа, Сарман, Биектау, Кукмара, Әтнә, Мамадыш, Чистай районнарыннан килгән почта хезмәткәрләре “Татмедиа” агентлыгы, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте, “Шәһри Казан” редакциясе Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
“Татмедиа бинасы янында ике сәгатьтән артык барган бәйрәм исә бер мизгелдә узган кебек булды. Балалар һәм олылар чүлмәк ватты, кашыкка йомырка салып йөгерде, бүләкләр кисте. Татар эстрадасының танылган артистлары Алинә Давыдова, Илгәрәй, Рәфис Кәлимуллин, эстраданың иң тынгысыз, текә дуэты Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар бәйрәмгә ямь өстәде. Хат ташучыларыбыз арасында да талантлылар бар. Яшел Үзән районының Мулла иле авылында яшәүче Гөлнара Фәтхуллина һәм Балтач районы Таузар авылыннан Әлфия Шакирҗанова чыгышлары да Сабантуйның бизәге булды.
Ә почтальоннар өчен махсус оештырылган лотереядә берсе дә бүләксез калмады. Сарык, ак панон токымлы куян, 1 тонна арпа, “Гүзәлем” кибетенә сертификат, Татарстанның халык һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Маликов концертына 2 кешелек чакыру, автосервиста бушлай май алмаштыру мөмкинлеге һәм башка кәттә бүләкләр уйнатылды.
Бәйрәмнең иганәчеләренә аерым рәхмәт сүзләре ирештерәсе килә. Чистай районының Татар Гаделшасы авылыннан крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчеләре Фәрит Исмәгыйль улы Заһидуллин белән Азат Ислам улы Шаһивәлиев, Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылыннан Рафаэль Гыймадов, Зәй районы Куян үрчетү хуҗалыгы җитәкчесе Олег Мельников, Кама Тамагы районы, Кыртапа авылыннан Әсфән Тәхәүтдин улы Гыйльфанов, Кайбыч балык хуҗалыгы генераль директоры Радик Гомәр улы Җамалетдинов, автосервис хуҗасы Рүзил Рафил улы Мингалиев, “Гүзәлем” яулыклар кибете, Биектау районы “Олы Битаман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Шәүкәт Җәүдәт улы Вахитов, Салават җыр театры, Татарстанның халык һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Маликов һәм “Ил Поволжье” директоры Марат Фәрит улы Ярмиев шәп бүләкләр белән тәэмин итте. Рәхмәт аларга!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар