Сарман районы Карашай-Саклау авылында яшәүче Рәсимә Билалованы белмәгән кеше юктыр.
Үз яшендә яшь кызлар кебек ут өерә, йөгереп йөри әле ул.
Уңга карасам да, сулга карасам да ялт итеп Рәсимә апа килеп чыга. Тынгысыз, уңган-булган бу әбекәйгә күз генә тия күрмәсен. Аның йортына аяк баскан кеше үзен музейдагы сыман хис итәчәк. Ул чиккән тәрәзә пәрдәләре, картиналары, төрле бизәк үрнәкләреннән хушларың китәрлек.
– Тик торырга вакыт юк. Җәй көне чигү чигеп булмый. Бакчадан керәм дә, чәй эчәм дә тагын чыгып китәм. Кыш көне сәгать өчтә торып эшләремне барлый башлыйм. Татар-татар дип борчылып сөйләшкәннәрен тыңлый-тыңлый чигү чигеп утырам. Роберт Миңнуллин үлгәч, елап ук утырдым. Йоклый алмыйм. Электән сыер сауган вакытта сәгать 3тә торып өйрәнелгән, шуннан бирле иртә торам, – ди сөйли ул. Җәһәт кенә сикереп торып, үзенең эшләрен дә күрсәтә.
Рәсимә апа Билаловадан зал идәненнән түшәменә кадәр тезелгән бизәк үрнәкләрен, чигелешләр кайлардан табып бетерүен сорашам. Искиткеч бит бу! Моның өчен күпме сабырлык, түземлек кирәк.
– Бизәкләрнең бөтенесен дә үзем төшерәм. Кәгазьгә ясавы җиңел ул. Син тукымага ясап кара! Ул селкенә, тик тормый. Кешеләргә керәм дә, челтәрендә чәчәк күрәм икән, шунда ук төшереп тә алам. Кәгазьгә схемасын сызам да, кайткач чигеп тә куям. Әнә пәрдәләремне ничек чиктем, аның үзенең бизәкләре бар, шуларны җайлап чиктем. Бер минут та тик тора алмыйм, – ди ул.
Рәсимә апа стенадагы чигүле картиналарының 40лап булуын әйтә. Әле бераз кимегән дә. Кемнең дә булса туган көненә, туганнарына-балаларына бүләк итәргә ярата ул.
– Сатарга йөрәгем елый, чәчәкләрне ясап утыруы да авыр. Чиккән берсен стенага эләм. Быел чигә алырмынмы, белмим. Бөтен чәчәкләрем дә якын, – дип сөйли 5нче сыйныфта ук чигү эшләре белән мавыгып киткән Рәсимә әби. Апасының оста чигүче дә, тегүче дә булуын искә ала. Апасы аңа кофта белән кияргә сатиннан алты клинле итәк тегеп биргән була. Ян якларына йөртеп кенә бизәк төшерерлек итеп үрнәк тә сызып бирә. Беренче чигү эше шул була Рәсимә әбинең.
– Шуннан китте. Үзем ясыйм, үзем чигәм. Элеккеләре исән дә түгел. Кешеләргә дә күп өләштем. Кайда чәчәк күрәм – төшереп алам. Ашта тастымал өләшәләрме, чәчәге матур була икән, алыштырып булса да алып кайтам. Хәзер төсләрне куйганда ялгышкалыйм. Кире сүткән чакларым да бар. Мин бит чәчәкне өч-дүрт дүрт төс белән чигәм, – дип сөйли Рәсимә әби.
Ә менә чигү өчен чималны кайдан гына тапмый ул, хәтта башка яба торган шәл яулыклардан да җепләр алуын сөйләп шаккаттыра. “Яулыкларның нинди генә төсе юк. Аларны сүтәм, йомгакка чолгап утырам. Чигү җебен алып ике катлыйм, аннан соң гына вак-вак атлатып чигәм. Бизәкләремдә һавалар калдырырга яратмыйм. Минем чәчәкләрем һәрвакыт мул була”, – ди Рәсимә әби.
Чигүче апа белән элек җепләрнең булмавын да искә алабыз. Матур чигү үрнәкләрен тудырырга күп төрле җепләр дә кирәк.
– Чигү җепләре әле яңа чыкты. Яшел чигү җебе алып кайт дип заказ бирәм. Җыен төссез җеп күтәреп кайталар. Чигү чикмәгән кеше каян белсен инде аны. Аннан шәлләр алып кайтырга кушам. Үзем беркая да бармыйм бит инде. Кеше башында матур яулык күрәм дә, бер җебен суырып алам. Шул төслене алып кайтыгыз дим. Хәзер җепләрем бик күп булды, – дип сөйли чигү остасы.
Үзе исә чигүне чир, ди ул.
– Тик берәр кешегә керсәм, матур чәчәк күрсәм. Эндәшә дә алмыйча тып-тын калып торам. Шул бизәкне төшереп алмыйча тынычлана алмыйм, – ди ул.
Рәсимә апа Билалова өендә танылган җырчы Илсөяр Бәдретдинованың дә фотосын күрдек. Аларның иҗади дуслыгы күптәннән дәвам итә икән. Рәсимә апа матур шигырьләр язып кына калмый. Бик матур итеп тальянда да уйный белә.
– Бу тальян – абыем гармуны. Ул гармунга өйрәнергә бик тә теләде. Авылда гармун юк ул вакытта. Арабыз өч яшь. Велосипед алган иде ул. Бу гармунны Теләнче-Тамактан велосипедка алыштырып кайтты. Абый китте армиягә. Мин клубка йөрим. Без – 8 бала идек. Әнкәй гармунны бирми инде. Апаем белән шул гармунны мунчага илтеп куям. Бәрәннәрдән качыру өчен өстен телогрейка белән каплыйм. Клубка тиз генә барып кайтам да, аннан шул телогрейканы тәрәзәгә каплап, үзем гармун уйнарга өйрәнәм, – әнә шулай Рәсимә апа бик оста итеп уйный да, җырлый да. Күңелләрне айкый торган шигырьләр дә яза. Өстәвенә аларны шәп итеп сәнгатьле итеп башкара да белә.
Иң мөһиме – аның күңеле һәркем өчен ачык. Һәркемгә анда урын җитәрлек. Үзен дә музейга куярлык Рәсимә апаның туктап торырга, иркенләп утырырга да вакыты юк. Сөбханаллаһ, менә шундый күңел матурлыгын бөтен галәмгә таратырлык тынгысыз бер кеше ул.
Комментарийлар