16+

Сез шулай эшли алыр идегезме?

“Юл газабы - гүр газабы” дип белми әйтмәгән инде борынгылар. Элек атлар җигеп, атналар буе михнәт чигеп барганга әйтелгәндер ул. Бүген әллә ничә йөз атлы көче булган машиналарга утырып юлга чыкканнарны да михнәт-борчулар сагалап кына тора. 

Сез шулай эшли алыр идегезме?

“Юл газабы - гүр газабы” дип белми әйтмәгән инде борынгылар. Элек атлар җигеп, атналар буе михнәт чигеп барганга әйтелгәндер ул. Бүген әллә ничә йөз атлы көче булган машиналарга утырып юлга чыкканнарны да михнәт-борчулар сагалап кына тора. 

Җәйнең матурлыгы эчендә җаны булган һәркемне сәяхәткә чакыра. Бигрәк тә, диңгезләр магнит шикелле үзенә тартып тора. Безнең Татарстаныбызның да үз диңгезе бар бит хәзер, Лаеш янындагы Чулман диңгезе. Даны еракларга таралган. Аны күрергә, дулкыннары белән ярышып су керергә ераклардан, башка җирләрдән дә киләләр. Беркөнне Чаллыдан Лилия дә өч баласы һәм ире белән шундый сәяхәткә чыккан. Инде Казанга да ерак калмаган булган. Тик машиналары сүнгән дә башка кабынмаган. Капотын ачып та караганнар, файдасы гына булмаган.

Кыен чакта, авырлыклар килгәндә беренче ярдәмне кемнән сорыйсың инде? Билгеле, әнидән! Бары тик ул гына сине теләсә нинди хәлдә дә аңлый, булышырга әзер тора. Лилия дә әнисенең номерын җыя. Әнисе Люция ханым еракта Самара өлкәсендә үк. Тәрбиягә алган улы махсус хәрби операциядә. Шул “кайтырмын, бәлки” дип хәбәр биргән булган. Яңа ел алдыннан "улыгыз һәлак булды" дигән коточкыч хәбәрен алгач, ярты картайган ана бу юлы улын исән-сау күрергә бик өметләнә, шуңа күрә кайтканын көтә, беркая да бармый, өеннән дә чыкмый.

Люция ханым әлеге хәбәрне ишеткәч тә, ни эшләргә дә белми. Канатлары булса, очып барыр иде дә бит. Адәм баласына табигать канатлар бирмәгән, тик бит дуслар биргән. Нәкъ менә алар кыен чакта ярдәмгә килә дә инде.

Люция ханым белән без күптән таныш, бер ун-унбиш еллап буладыр инде. Ул бик яхшы психолог. Күңелеңне күзеңнән күрә. Шуңа мин аны үземнең тылсымлы таягым дип атыйм. Кәеф төшкәндә, я булмаса борчулар басып киткәндә, елмаеп бер акыллы киңәшен бирсә, офыкларым киңәеп, башларым күтәрелеп китә. Ул үзе дә мине якын дусты дип саный. Менә бу юлы да Казандагы булыша алырлык танышларын барлаган да, иң башлап миңа шалтыраткан.

Мин ул чакта Баруди урамындагы яңа китапханәдән теге Мәскәүдән юлга кузгалган китап поездындагы язучылар белән очрашудан кайтып бара идем. Өй тулы кунаклар булса да, килеп алабыз, илтеп куябыз, озак булмассың дип ризалаткан иде китапханәдә эшләүче дуслар. Әйе, килеп алдылар. Очрашудан соң менә кайтып бара идек. 

Беренче тапкыр күргән, танышым-дустым да булмаган, шушы китапханәнең инженеры, йөртүчесе Фәрит әфәнденең “Нива”сында өйгә, Көеккә. Ачык, аралашучан кеше икән ул. Мин аның Балык Бистәсенең Яңарыш авылында алты балалы гаиләдә туып-үсүен дә, авыл хуҗалыгы институтының мехника факультетын бишкә генә тәмамлавын да, бүгенге көнгә кадәр Сабан туйларында көрәшеп җиңү яулавын да белдем. Газетабызның да якын дусты икән ул.

Самара якларыннан Лаеш юлларын урап килгән бу борчулы хәбәрне ишеткәч тә, ничек ярдәм итим дип уйга калдым. Җитмәсә, улыбыз Корбан ашы үткәргән иде ул көнне. Кодагыйлар да бездә кунакта иде. Димәк, безнекеләргә әйтеп булмый бит инде. Ә ничек тә ярдәм итәсе килә. Берсеннән-берсе кечкенә өч бала. Үзебез дә шулай йөрдек бит, яхшы беләм. Әле машина төзек булып барганда алар тыныч. Ә инде ватылып, туктап калса, бөтенесе бергә шыңшый башласа... Әниләренә Ходай сабырлык бирсен диясе генә кала. Нишләргә соң? Шунда, мине өемә илтүче шофер Фәрит әфәндегә оялып кына сүз куштым. Аңарчы сөйләшеп баруның файдасы тидеме, әллә инде үзе шундый игелекле җанмы, ул минем борчуны үзенеке шикелле кабул итте. Булышырга теләве сизелеп тора иде. Мин аңлатып бетергәч тә аның беренче соравы: "Трослары бармы икән?" - булды. Анысын шалтыратып белештек. Шөкер, бар икән. Ул арада мин кайтып җиткән идем инде. Саубуллашып, уңышлар теләп өйгә ашыктым. Ә Фәрит әфәнде Чаллы сәхәтчеләре янына китте.

Ул аларны тиз тапкан. Машинаны тарттырып юл уңаендагы автосервиска илтмәкче булган. Анда ял көне эшләмиләр икән. Шунан интернет аша кайсы мастерскойның эшләвен белгәннәр дә, Голубятников урамындагысына алып киткән. Анда үз эшенең осталары сәбәпне тиз тапкан, эчке бер ремень өзелгән булган. Берәр сәгатьтән көйләп тә биргәннәр һәм гаилә уңышсыз озын юлда арган-талган булса да, сөенечен яшермичә, күп рәхмәтләр әйтеп, Люция ханым фатирына кайтып киткән. Фәрит әфәнде дә зур канәгатьлек тоеп өенә киткән. Болар хакында миңа телефоннан Люция ханым сөйләде. “Нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә, аз булыр сиңа!” - диде.

Ә мин шунда уйлап куйдым. Юк, ул рәхмәтләр миңа түгел, ә олы җанлы, шәфкатьле күңелле, яше алтмышка җитеп килүче Фәрит әфәнде Мөхәммәдиевка. Аның вакыт белән санашмыйча, ял көнендә шундый гамәл кылуы сокландыра. Аның бу яхшылыгын күреп торган машинадагы теге өч сабый да үскәч, аның кебек шундый ярдәмчел булсын иде дә, игелекнең гомере озынайсын иде.

Язмамны “Сез шулай эшли алыр идегезме?” дип атавым да юкка түгел. Укып чыккач та, һәркем бераз гына уйланып, шул сорауга да җавап биреп карасын иде. Фикерләрегезне безнең белән дә уртаклашсагыз, яңа язма да туар иде.  
 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бар ул игелекле бәндәләр! Мин, ике дә уйламыйча, ярдәм итәр идем. Савапның әҗерен Ходай бирә. 🙏

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кешегэ ярдәм итә алуың көч- куәт өсти. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип эшләсәң иде ул яхшылыкларны

      Мөһим

      loading