Урта гасырда Европада 28 яшьлек хатын-кызны карчыкка, 50 яшьлек ирне картка санаганнар. Ир-атларның сирәге генә бу яшькә җитә алган.
Бүгенге көндә француженкалар, 68 яшьтән узгач кына олыгая башлаячаклары турында уйланырга керешә икән. Шул яшькә җиткәч тә, актив тормыш рәвеше алып барудан, сөяркәләрен алыштырудан туктамыйлар, дип язалар. Яшьрәк һәм чибәррәк күренү өчен, пластик хирургларга мөрәҗәгать итүчеләре, кыйммәтле косметология салоннарында акча туздыручылары аз. Алар үзләрен ничек бар шул килеш ярата. Күз төбемә җыерчык чыкты дип, моңсуланып утырмыйча, күңел көрлеген җуймыйча, бернигә карамый, тулы канлы тормыш белән яшиләр.
Үткән гасырның 90нчы елында Идел елгасы буенча круизга чыккач, Америкадан килгән туристлар төркеме белән бер теплоходта йөзәргә туры килде. Аларның күпчелеге 70-80 яшьлек әби-бабайлар иде. Чуклы-чачаклы шортиклы, гади футболкалы, кояштан саклаучы күзлекле, яланаякка сланцы элгән, муеннарына фотоаппаратлар аскан, күзәтүчән, кызыксынучан, ресторанда чамасын белеп кенә виски авыз итеп, һәрнәрсәдән кызык табып рәхәтләнеп көлә торган, дискотекада ут чыгарып биюче, шаян, шат күңелле кешеләрне картлар дияргә телем әйләнмәде.
“Яшь, егәрле чакта эшләдек тә эшләдек, пенсиягә чыккач, ниһаять, яши башладык. Тапкан малыбызның рәхәтен хәзер күрәбез, кинәнеп дөнья гизәбез, кәефебезне күтәрү, гомеребезне озайту өчен, актив тормыш рәвеше алып барабыз”,- дигән иде 74 яшьлек Сюзанна әби.
Туристлар теплоходка утырганчы Казан белән танышкан. “Кибетчеләрегез нишләп дорфа? Урамдагы кешеләр нигә караңгы чырайлы? Бәрелә-сугыла кая чабалар?” – дип аптыраштылар. Нихәл итәсең, тормыш рәвешең менталитетны формалаштыра, матди хәлең кәефеңдә чагылыш таба.Яшьли тол калып, авыр хезмәт белән изелеп сәламәтлеген җуйган, аяк-куллары сызлаганга төн йокылары күрмәүче, өй тирәсендә дә көчкә хәрәкәтләнә торган моңсу йөзле, күке төкреге чаклы пенсиягә җан асраучы, яше җитмешкә дә җитмәгән бичара дәү әнием белән чит илдән килгән кордашларының хәлен чагыштырып карагач, ирексездән бугазыма төер тыгылды.
Һөнәремә бәйле рәвештә, төрле катламга караган, меңләгән кеше белән якыннан аралашырга туры килде.15-16 яшеннән юеш, сасы фермаларда эшләп, авыр фураж капчыклары, потлы жом чиләкләре, 40 литрлы сөтле бидоннар күтәреп интеккән, хәтта чатнама суыкларда аягыннан резин итеге төшмәгән, өйгә кайткач та, ат урынына эшләп, ишле балаларын аякка бастыру өчен ял- йокы күрмәгән, исерек ирләреннән кыйналып, эт көнендә яшәүче бичаракайларның йөзләренә, кырыкка җиткәндә үк картлык төсе иңгән иде шул.
Пенсиягә чыга алсалар да, михнәттән башлары чыкмады. Сызлана- сыктый иза чигеп, алтмышка җитә алмыйча дөнья куючылары шактый күп. Әүвәле куәтле ил, аннан соң колхозлар таралып, бөтен халык диярлек эшсез- ашсыз калгач, авыл кешесенә янәдән көн бетте. Чарасызлыктан картаерсың да, янтаерсың да. Бөтен кеше фермер булып бетә алмый шул. Үз эшен булдырган ут йөрәкле хатыннарның да хәлләре ал да гөл түгел. Үзләре турында уйларга, сәламәтлекләрен кайгыртырга, матурлык салоннарына, ял йортларына йөрергә вакытлары юк, диярлек. Ихатадагы күпсанлы мал-туары, бөтен халык кинәнеп кәеф-сафа корган Яңа ел кичендә дә ашарга сорап кычкыра, асларын җыештырмыйча да булмый.
Яшьләрнең чаярагы шәһәргә агыла. Авылда калган буйдаклар, җыелып эчүдән тәм таба, күрәләтә гомерләрен суга сала. Шәһәрдә яшәүче хатын- кызларның күпчелегенең бар кайгысы бизәнү-ясану, матурлыгын кайгыру, дип уйласагыз, ялгышасыз. Иңнәрен тынгысыз, тотрыксыз тормыш авырлыгы басканга күрә, тиз картаялар. Ялгызаклары үзенчә бәхетсез, тулай торакларда картаялар, гаиләлеләре, авыр тормыш йөген җигелеп тартканга күрә, йончыган атны хәтерләтәләр.
Гүзәл затларга бәхетле булу өчен ни җитми? Мәхәббәтме? Кайгыртумы? Акчамы? Эштә дә, өйдә дә икенче сортлы булу кемнең күңелен төшермәсен, канына тоз салмасын соң? Әллә кечкенәдән үз-үзләрен яратырга өйрәнеп үсмәгәнгә, хокукларын яклый белмәгәнгә күрә, өйдә ирләреннән яраттыра, үзләрен кадерләтә, эштә җитәкчедән санлата алмыйлармы? Безне: “Авызың тулы кан булса да, чит кеше алдында төкермә”, – дип тәрбияләделәр. Сабырлык – сары алтын саналса да, йөрәгеңә кан сауганчы түзү кирәкме икән соң? Гомере азагына якынлашып килгәндә, уфтанып, шулай уйлаучы хатын- кызлар азмы?
“Утыз ел төзелештә эшләп этләндем, арып, туңып кайткач, холыксыз, исерек иремне көйләдем. 58 еллык гомеремне күз алдымнан үткәреп карыйм да, бер генә дә сагынып искә алырлык вакыйганы искә төшерә алмыйм. Хәтта кызыбыз тугач, ирем роддомнан килеп алмады. Бала тәпие юам дип, урам алкашларын җыеп, бөтен акчасын эчеп бетергән, фатирыбызны дуңгыз абзарына әверелдергән иде”, – дип яшьле күзләрен сөртә танышым Әнисә.
Бүген дә эчә аның ире. Шөкер, сугышмый икән инде. Пенсиясен эчеп бетергәч, бурычка акча җыя. Ире ала, хатыны түли. Ул сөйли, ә мин уйланам. Аны ирекле баштан тәмугъта яшәргә кем мәҗбүр иткән? Барып сыеныр җире булмаганмы? Кеше сүзеннән курыкканмы? Уйлап карасаң, уелыплар китәрлек, чыдамлыгына исең китәрлек. Әнисә оныкларын караша, пенсиясен авызыннан өзеп, гаиләле кызына булыша.
Күпме хатын-кыз кырык яшьтән соң үзенә “крест куя.” Даими үсештә булмасаң, җаныңа ятышлы мавыгуларың сөенеч китермәсә, сер сыярдай якын дусларың авыр чакларыңда хәлеңә кереп, акыллы киңәшләре, җылы сүзләре күңелеңә бәлзәм булып таммаса, картаерсың да, янтаерсың да. Үз эчеңә бикләнеп, чишелмәстәй тоелган проблемаларың белән ялгыз калу күз төбенә күләгәләр булып ята, гомерне кыскарта. Сүз дә юк, гаилә мәшәкатьләренә чумуны кирәксенмәгән, бизәнеп-ясанып, чытлыкланып күз, арт уйнатып, бай “папик”ларны чишендереп яшәүчеләр дә бар.
Кырыктан узгач та яшь, чибәр калырга өметләнеп, күз кабакларын тарттыручы, иреннәрен кабартучы, авыз читләренә ботокс, күкрәкләренә силикон тутыручы хатын-кызларны да бәхетле дияргә телем әйләнми.
Табигый матурлыкка ни җитә? Такташ әйтмешли, хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке – Ана булуда түгелме? Рус телендә “женщина без возраста” дигән төшенчә бар. Татарчага тәрҗемә итсәк,“картая белмәүче”дән бигрәк, нинди яшьтә булуына карамастан, сөйкемле, ягымлы, мәхәббәтле, кызыклы, тормышка якты карашлы, уңай фикерле, йөгрек уйлы, заманга ярашлы мәгълүматлы, үзенә тартып торучы мөлаем ханым, дигән гыйбарәне аңлатадыр, мөгаен.
Ә мондый булып калу өчен, иренмәскә, физик һәм рухи сәламәтлегеңне көн саен кайгыртырга, заманадан артта калмас өчен, белемеңне арттырырга, буш вакытыңда хоббиең белән шөгыльләнүдән тәм табарга, игелекле гамәлләр кылып ләззәтләнергә, уйларыңны-хисләреңне тәртиптә тотарга кирәк шул. Сыер урынына ашап, диванга кырын ятып, көннәр буе бетмәс төкәнмәс “сабын опералары” карап, подъезд төбенә чыгып, үткән-сүткәнне тикшереп, гайбәт чәйнәп, тормыштан зарланып, сәгатьләр буе телефонда ләчтит сатып, гомереңне суга салудан ни мәгънә? Мондый мыжгак, надан, кемнедер сүгүдән башы чыкмаган, май баскан үшән хатынны кем яратсын?
Бәлки кырыктан соң тормышның яңа гүзәл яклары ачыла гынадыр әле? Балалар үскән, карьера ясалган, көн итәрлек матди байлык тупланган, җәмгыятьтә үз урының табылган. Тормышның тагын да кызыклырак сәхифәсен ачарга вакыт җитмәдеме? Бүген ирләр чебен урынына кырыла. Алма кебек хатыннары тол кала. Ничаклы кайгырып яшь түксәң дә, үлгән артыннан үлеп, вакытыннан алда кабергә кереп ятып булмый. Телисеңме- теләмисеңме, күз яшьләреңне эчкә йотып, тормыш алып барырга мәҗбүрсең.
Мондый аянычлы хәл үз башымнан узмаган булса, тәфсилләп яза алмас идем. Ирем үлгәндә, йортыбыз төзелеп бетмәгән, чирек гасыр буе сбербанкка салып барган хәләл акчабыз мизгел эчендә юкка чыккан чвк. Беренче курсны тәмамлаган студент улымның алга таба укуы өчен түләргә акча юк, хезмәт хакларыбызны тоткарлыйлар иде. “Фәриткәем, син үлдең дә котылдың, ә мин ничекләр түзим? Улыбызның укуы өчен түләмәсәм, академиядән урамга чыгарып җибәрәчәкләр. Икенче көнне үк армиягә олактырачаклар. Илдә Чечен сугышы бара.Үзең безне ташлап киттең, унтугыз яшьлек улыбызның җаны сугышта кыелсынмы? Кышка газсыз керәчәкбез бит, аны үткәрергә акча каян табыйм?” – дип, такмаклый-такмаклый кычкырып елаганым әлегәчә исемдә.
Кәсебенә керешсәң, өметне өзмичә, баш күтәрми эшләсәң, Ходай җан биргәнгә җүн бирә икән ул. Авырлыкларны берәм-берәм җиңеп чыгарга Аллаһ үзе көч биргәндер, мөгаен. Хәсрәтләр моның белән генә бетмәгән икән әле. Әтисе үлгәнгә ун ел тулган көндә, 31 яшьлек олы улым кара җир куенына керде. Алты яшьлек сабые ятим калды. Шул чакта янәшәмдә икенче ирем – мәрхәмәтле Рәисем булмаса, кайгымнан акылдан язар идем, мөгаен. Вакыт- дәвачы, дисәләр дә, газиз баласын җуйган ана йөрәге сызлаудан туктамый инде ул. Рәисем миннән яшьрәк булса да, егерме елдан бирле үзара аңлашып, санлашып, бер-беребезне кадерләп яшибез. Беребез – ут, икенчебез – су. Бәхетебезне Ходай күпсенмәсен, тигезлектән аермасын, берүк яман күзләр тимәсен.
Җәмгыятьтәге стереотип буенча, ире хатыныннан олырак булса, гаеп саналмый. Яшьрәк икән, гайбәтчеләргә тел чарларга менә дигән сәбәп табыла. Минемчә, гаилә иминлегендә, физиологик фактордан бигрәк, психологик яшь төшенчәсе зуррак роль уйный. Уртак карашлар, максатлар, кызыксынулар кешеләрне үзара якынайта. Кемнеңдер илледә дә, алтмышта да күңеле унҗидедә, кемдер тумас борын картайган. Уңышлы мезальянска (тигезсез никах) мисаллар шактый. 16нчы гасырда яшәгән король Генрих II нең сөйгәне Диана де Пуатье фаворитыннан 20 яшькә олырак булган. Бу аерма аларга ир үлгәнче бергә бәхетле булырга комачауламаган.
Диана сәламәт яшәү рәвеше алып барган, һәр иртәдә үлән төнәтмәләре, салкын су белән коенган, җәяү күп йөргән, атка атланып, сөеклесе белән бергә ауга чыккан. Корольнең кызыксынуларына, мавыгуларына битараф булмаган, акыллы, кызыклы ханым үзен яраткан ирнең ил белән идарә итү эшендә зирәк киңәшчесе булган. Хатыны Брижитның үзеннән чирек гасырга олырак булуына Франциянең бүгенге президенты Эммануэль Макронның исе дә китми. Бәхетле пар диңгез комлыгында ачык коену костюмнары киеп, кочаклашып фотога төшә. Сары чәчле, көләч йөзле, хәрәкәтчән, сылу гәүдәле 67 яшьлек бәхетле ханымга һич кенә дә үз яшен бирмәссең. Эммануэль хатынының беренче никахтан туган өч баласын да үз күрә.
Акыллы, сөйкемле, максатчан ханым үзен яратып яшәгән иренә рухи терәк, илнең сәяси тормышында актив эшчәнлек алып бара. Россия эстрадасы примадоннасы Алла Пугачева белән ире Максим Галкин, яшь аермабыз 27 ел дип тормадылар, суррогат ана ярдәмендә игезәк балалар алып кайтып, күпләрне көнләштерерлек бәхетле гомер кичерәләр. Мөхәммәт Пәйгамбәрнең (с.г.в.) иң яраткан хатыны Хәдичә (р.А.г.) аның үзеннән 14 яшькә олырак булган.
Хатын-кызлар арасында гайбәттән курку хисе көчле. Теге яки бу сәбәп аркасында, башкалар гаеп итәр дип куркып, үз бәхетеннән ваз кичүчеләр очрый. Данлыклы Коко Шанель: “Минем турында ни уйлавыгызга төкереп бирәм. Сезнең турында гомумән уйламыйм. Кырыкка җиткән хатынның йөзендә аның бу тормышта нәрсәгә лаек булуы ачык чагыла”, – дигән. Хөрмәтле хатын-кызлар, бәхетле булырга беркайчан соң түгел. Ничә яшьтә булсагыз да, гүзәл зат икәнлегегезне онытмагыз.
Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: freepik.com
Комментарийлар