16+

Шлемсыз кыз мопедтан егылып һәлак булган: 17 яшьлек йөртүче суд каршына баскан

Татарстанда узган елның маенда булган фаҗигале юл-транспорт һәлакәте буенча суд карары чыгарылды.

Шлемсыз кыз мопедтан егылып һәлак булган: 17 яшьлек йөртүче суд каршына баскан

Татарстанда узган елның маенда булган фаҗигале юл-транспорт һәлакәте буенча суд карары чыгарылды.

Биектауда мопедта барганда һәлакәткә очраган 17 яшьлек кыз хастаханәдә вафат була. Руль артында аның сыйныфташы утырган. Яшүсмерне саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаепле дип тапканнар.

Фаҗига Биектауның Сосновая урамында була. Виталий исемле егет сыйныфташын мопедта өенә кадәр илтеп куярга ризалаша. Руль артында егет үзе була, кыз исә пассажир урынына утыра.

скрин. фото дтп

Билгеле булганча, юлда алар алдында барган автомобиль сулга борыла башлый. Бәрелешүдән качарга тырышкан Виталий мопед белән кискен маневр ясый, әмма идарәне югалта һәм бордюрга бәрелә.

Мопед әйләнеп каплана. Бу мизгел видеокүзәтү камерасына эләгә. Егет тә, кыз да юлга егыла. Кыз инерция белән асфальт буйлап берничә метр шуып китә. Виталий шундук торып, сыйныфташы янына ашыга. Әмма кызның алган җәрәхәтләре бик җитди була. Аны коткарып кала алмыйлар: ул шул ук көнне хастаханәдә вафат була.

Тикшерү барышында пассажир кызның шлемсыз булуы, ә мопедның дәүләт номерыннан башка йөрүе ачыклана. Виталийның исә мопед белән идарә итү хокукы булган.

Судка кызының фотосын алып килгән

Әлеге фаҗига буенча яшь егеткә карата саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу маддәсе нигезендә җинаять эше кузгаталар. Һәлак булган кызның әнисе зыян күрүче дип таныла.

Суд утырышына ул кызының фотосын алып килә. Хөкем карарын игълан иткәндә аның өчен бу мизгелләрнең никадәр авыр булуы сизелеп тора. Хатынның куллары калтырый, журналистларның сорауларына җавап бирүдән баш тарта.

— Хәзер мин бернәрсә дә әйтә алмыйм, — дигән ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Яклау ягы да журналистлар белән аралашудан баш тарта. Адвокат суд утырышы башланганчы ук матбугат вәкилләрен залдан чыгаруны сораячагын белдерә. Чыннан да, ул мондый үтенеч белән судка мөрәҗәгать итә, әмма судья аны канәгатьләндерми.

Хөкем карары игълан ителгәнче гаепләнүче соңгы сүзен әйтә. Мәгълүм булганча, ул һәлак булган сыйныфташының әнисеннән гафу үтенә.

Фото: © Кирилл Гумиров / «Татар-информ»
Фото: © Кирилл Гумиров / «Татар-информ»

 Яшь егеткә шартлы рәвештә ике ел биргәннәр

Татарстанның Биектау район суды егетне гаепле дип таба. Аңа шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнә. Моннан тыш, ике ел да алты ай дәвамында транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Сынау срогы ике ел тәшкил итә.

Суд карары нигезендә, һәлакәт вакытында зыян күргән Vento Grace маркалы мопед хуҗасына кайтарыла.

Билгеләнгән җәза дәүләт гаепләүчесе сораган җәза белән туры килә. Элегрәк прокурор да егетне шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган булган.

Кирилл Гумеров, «Татар-информ»

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading