23 февраль – Ватанны саклаучылар көне илебездә 1918 елдан бәйрәм ителсә дә, чын-чынлап ял көне дип әле чирек гасыр элек кенә билгеләнде.
Ләкин без бу көнне ир-атларны гына котларга тиеш түгел. Ил сагында торган һәркем өчен дә ул уртак бәйрәм. Димәк, хәрби хезмәт тарафындагы хатын-кызларыбыз да изге теләкләргә лаек!
Илне саклау, беренче нәүбәттә, Ватан алдындагы ирлек бурычыңны үтәүдән гыйбарәттер ул. Егетлек сыйфаты күктән иңми, ул әти-әни тәрбиясе, туган җиргә булган мәхәббәт берлә сынаулар, чыныгулар аша калебтә тамыр җәя. Бүгенге сәхифәбездә армия хезмәтен үтеп, егетмен дигән горурлыгын югары күтәргән район хакимияте башлыклары белән сөйләштек. Республикабызда 43 район, яшерен-батырын түгел, аларның бишесе генә биленә солдат каешы буган егетләр! Яшь буынга әйтер сүзләре бар, илен яраткан егет Ватанына бурычлы булып калмас, диделәр бер авыздан. Ә без әле халык фикерен дә белештек, армиягә бару кирәкме бүгенге көндә?
Рәмис Сафиуллов, Тәтеш муниципаль район башлыгы: – Ир егет тормышында иң кирәге һәм мөһиме дә шул – Ватан алдындагы хәрби хезмәт бурычын үтәргә, армия сафларында чыныгырга тиеш. Армия ул дөньяга булган карашыңны үзгәртә. Коллективта үз-үзеңне җыеп, дисциплиналы яшәргә, яхшысыннан яманын аера белергә, кешеләрне аңларга, янәшәдәгеләргә ышанырга өйрәтә. Һәм шул тәҗрибәң белән син алга таба үз сукмагыңны ярасың.
Армия сафларына чакырылганда мин «Ямаш» күмәк хуҗалыгында зоотехник булып эшли идем. Безнең заманда армиягә бару дәрәҗә иде. Әти-әни, туганнар фатыйхасы белән юлга чыккан көнем дә истә. Ике елдан артыграк – 1981 елның 23 октябреннән алып 1983 елның 12 ноябренә кадәр разведчик-десантчы булып хезмәт иттем. 132 мәртәбә парашюттан гына сикердем. Бүген бар шундыйлар, адреналин хакына акча түләп, парашюттан сикерәләр, ләкин бөтен тәмен белер өчен бер сикерү генә җитми. Җитми! Кыю бөркетләрнеке кебек көчле канатың булмаса да күкләр киңлеген иңләүнең үз рәхәте.
Моны бер сүз белән генә аңлатып та булмый, иркенләп сөйләшеп утырырга кирәк. Безгә ул чакта парашюттан сикергән өчен акча түлиләр иде. Башта 3 сум 50 тиен бирделәр, сикерүең 100 дән арткач, бәясе 10 сумга күтәрелә. Ул акчаны җыеп ятмадык, егетләрне сыйлый идек, булган акчаны уртага куеп, тамакка тәмле сыен алып, бүлешеп ашадык. Беләсезме, баш разведка идарәсенең махсус отрядында хезмәт итү уен эш түгел, көненә 70-80 чакрым йөгергән чаклар да күп булды һәм бу табигый хәл санала иде. Без беребез дә сынмадык, ныгыдык кына.
Бүгенгә егетләргә әйтер сүзем дә шул, хәзер хезмәт итүе күпкә җиңелрәк, ничек кенә булмасын солдат тормышын күреп, Ватан алдындагы бурычыңны ирләрчә үтәргә, илеңне яратырга кирәк!
Фәрит Хөснуллин, Сарман муниципаль районы башлыгы: – 1986 елның 7 июненнән алып 1987 елның 16 ноябренә кадәр армия сафларында хезмәт иттем. Һава һөҗүменә каршы оборонада идем, мин аны үземчә шаяртып, мари урманнарында тыл сакладым дип шапяртам. Армия – зур мәктәп ул, чын ир-ат булырга, яраклашырга өйрәтә – мин дигән кануннар юк, без – бер йодрык булып яшәргә тиеш! Кайбер әти-әниләрдән ишеткәнем бар, әй, безнең бала кыю түгел инде, диләр. Борчылмасыннар, менә армиягә баргач кыюланалар, тормыш итәрлек бер дигән егетләр итеп әзерлиләр анда. Ирлек сынавы үтмәгән кешеләр әлбәттә җебек булалар.
Рәис Сөләйманов, Питрәч муниципаль районы башлыгы: – 1988 елның 27 июненнән алып 1989 елның 14 сентябренә кадәр хезмәт иттем. Сүзне озынайтып тормыйча бер генә фикеремне җиткерәм, армия хезмәте егетләрне чын егет итә! Баланың физик әзерлеге бармы-юкмы, ул иң беренче чиратта илне саклаучы һәм аның төп бурычы – Ватанны ярату, туган җирен яклау!
Илдус Зарипов, Лаеш муниципаль районы башлыгы: – Мин юлда, гуманитар ярдәм белән махсус хәрби операциядәге егетләр янына чыгып киттем. Армия дигәндә дә алгы сызыктагы егетләрнең батырлыгы күз алдыма килә, бирешмиләр, курыкмыйлар, алга баралар, менә болар барысы да армия биргән ныклык, тәҗрибә нәтиҗәсе инде, шунсыз алар арысландай куәтле була алмаслар да иде. Ир-егетләр армия хезмәтен берсүзсезә үтәргә тиеш, без үтәдек бит! Күрәсез, ким түгелбез, киресенчә, җиргә нык басып йөрибез. Яшь буынга да шуны телим.
Фердинанд Кавиев, Арча, Яңа Кырлай, запастагы офицер: – Минем хәрби хезмәт 1980-1994 елларга туры килә. Хәрби училищены тәмамлагач, Байканур, Әфганстан, Петропавловск-Качатский, Приморья крае, Уссурийск юлларын кичтем. Яшермим, хәрбиләр тормышы җиңел түгел, һәр минутың сәгать төгәллегендә үтә, дициплина көчле булмаса ир-атлардан гына торган төркемдә тәртип тә, бердәмлек тә булмас иде. Кайнар нокталарда сусыз, ризыксыз ач торган көннәрдә дә безнең кулдан корал төшмәде, әмма сынмадык, киресенчә, ныгыдык, бездә патриотик тәрбия бик көчле иде күрәсең, Ватанны саклауны изге бурычка тиңләдек, шул бурычны намус белән үтәдек тә. Армия гомер буена җитәрлек бер сабак бирә – чын дуслыкның нәрсә икәнлеген аңларга, кадерен белергә һәм аны хыянәтсез сакларга өйрәтә. Армиядә хезмәттәшләрең белән тәүлегенә 24 сәгать, атнасына 7 тәүлек, елына 365 көн иңгә-иң куеп хезмәт итү генә түгел, хәтта ки туганлашып бетәсең. Шуңа да армиядә яралган дуслык гомерлек!
Безнең якта борынгы еллардан бирле матур бер гадәт яши, хәрби хезмәткә алынучы егетне озата барганда, урман буена туктап, агач ботагына кулъяулык бәйли. Шул җилфердәп озатып калган кулъяулык сине каршы да ала. Тагын шунысы да бар, без яшь чакта армиягә бармаган егетләргә ким итеп карый идек, алар белән кызлар да йөрмиләр иде. Армиядә шундый хәл булды, Дагистаннан килгән хезмәттәш егетебез көннәрдән бер көнне авыртып китте, эпилепсия өянәге башланды. Менә шул егетлеген югалтмас өчен, башкалардан ким булып күренәсе килмәгәнгә авыруын яшергән! Беләсезме, аны кире борып кайтармадылар, рәхмәт, командирлар да хәлен аңладылар, ул үзе дә бирешмәде, гел ныгырга тырышты, әмма ирлек бурычын хәленнән килгәнчә үтәде, хезмәтен тутырып кайтып китте.
Гөлнур Шәрәфиева әзерләде.
Комментарийлар