Теләче районы татар киносы төшерү җирлегенә әверелеп бара.
Кино төшерү – бик авыр процесс, әмма үтә дә кызыклы. Шулай да, экранда күргән фильм белән мәйданчыкта булган хәлләр нык аерыла. Нинди генә эшләр башкарырга туры килми. Төшерү командасына зур ярдәм күсәтелү дә сорала. Бу яктан Теләче районы булдыра, аларда инде ничәнче татар фильмы” дөньяга” килә.
Кайчан гына “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы Алан авылында “Алмаш” сериалын төшергән булса, бүген Карачтау дигәнендә Мөхәммәт Мәһдиевның “Кеше китә – җыры кала” әсәре буенча яңа кино әзерләп яталар. Әлеге җаваплы эштә Теләче районы хакимияте һәм халкы тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә. Китапта сугыш вакыты еллары тасвирлана. Шул чорга туры килгән мохитне ясарга кирәк бит, йорт-хуҗалыгын да 20 гасырның беренче яртыеллыгына туры китерү сорала, грим ясау урынын әзерләү, артистларны ашату һәм кундыру эшләре дә район җилкәсенә төшә. Күп инде аның нечкәлекләре.
Бу хакта Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән сөйләшеп алдык.
— Нәҗип Нәкыйпович, сездә инде ничә кино төшерделәр. Нишләтәсез соң сез ул сәнгать әһелләрен, ничек итеп үзегезнең җирлеккә җәлеп итәсез?
— Соңгы ике ел эчендә егермешәр сериалы кинолар төшерәбез. Аның төп мәгънәсе – татар телен үстерү һәм баету, яшьләрне шул рухта тәрбияләү. Монда инде үзебезнең теләк тә бар, фильм өстендә эшләүчеләр дә Теләче җирлеген үз итәләр. Аның мәшәкате бар инде, әмма без халык һәм предприятие көче белән хәл итеп барабыз. Бүген икенче киноны төшерү процессы бара. Актерлар да, массовкада катнашучылар да үзләрен рәхәт һәм иркен хис итәләр.
— Бу кинода җирле халык күп төшә дип беләбез. Аларга бик кызыктыр инде?
— Без кеше танылган артистларны карарга ярата дип уйлый идек. Ә менә “Алмаш” сериалын карап, халык белән аралашканнан соң шуны белдек, баксаң, һәрберсе үзен эзли. “Менә бу мин”, “Менә бу минем балам” дип, шуңа шатлануларын күрсәң! Шул ук “Алмашны”, ялгышмасам, өченче мәртәбә күрсәтәләр, хәзер дә ул “ТЯГ” каналында бара. Шуннан чыгып, бу юлы без массакүләм төшерү процессында күбрәк үзебезнең халыкны, балаларны катнаштырабыз. Саф татар телендә сөйләшәләр бит, анысы да куаныч.
— Киноны үзләре генә төшерә алмыйлар, район монда нык ярдәм итәдер инде?
— Теләче халкы да, хакимияте дә, предприятие-оешмалары да сериал төшерү процессына зур ярдәм күрсәтә. Аның элеккеге киемен дә табарга кирәк, декорацияләрен ясау да чыгымнар һәм көч таләп итә. “Кеше китә – җыры кала” фильмы сугыш чоры турында, анда күбрәк тузганрак киемнәр кирәк, ә алар бар, ул яктан авырлык юк. Әсәрдә тасвирланган хәлләргә туры килердәй җирләр Карачтау авылында аз түгел.
— Бу кино төшерү авыл өчен зур вакыйга инде?
— Әлбәттә! Авыл өчен дә, авыл халкы өчен дә, район һәм республика өчен дә зур вакыйга, чөнки татар телендә төшерелә торган кино бит.
— Үзегез шул “Кеше китә – җыры кала” китабын укыдыгызмы? Сериалы яхшы чыгарга тиеш дип уйлыйсызмы?
— Шәп килеп чыгарга тиеш. Менә Мөхәммәд Мәһдиевның кызы Гәүһәр ханым килде. Без аның белән сөйләшеп утырдык. Ул үзенең фикерләрен дә әйтте. Режиссерның үзенең карашы да бар, әмма әсәр авторының кызының фикерләре анда керәчәк.
Без килгән көнне күрше Саба районы Бигәнәй авылында кеше күмү вакыйгасын төшерәләр иде. Сериалның режиссеры Александр Далматов бик җитди кыяфәт белән актерларга нишләргә, кая чыгарга, ничек карарга кирәклеген аңлатып маташа. Шул эпизодта гына да ничә кеше катнаша, кемдер ут куя, кемдер нинди җиһазларны көйли, өченчеләре кабер ясый. Әле Александр Далматов бездән сорый: “Ничек соң, охшаганмы чын кабергә?”. Үзе шунда ук кино төшерүнең бик авыр процесс икәнлеген әйтә. Бигәнәй авылындагы ишан күмелгән тарихи зиратта төшерәләр. Бу да зур символизмга ия дигән фикерләр бар. Алга таба Теләче районында бераз төшерәчәкләр дә, барысы да ялга китәчәк. Монда кире көз һәм кышка таба гына киләчәкләр. Шул ел фасылларындагы эпизодлар кирәк икән. Шулай, кино төшерү озакка сузыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар