Татарстанда коронавируслы инфекциядән тагын ике үлем очрагы расланган.
1929 елгы хатын-кыз Саба үзәк хастаханәсенә ике яклы пневмония белән китерелгән. Моннан тыш, җитди хроник авырулардан да интеккән. Аңарда коронавируслы инфекция барлыгы лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсендә расланган.
1960 елда туган Казан шәһәрендә яшәүче ханым коронавируска шик белән 16 нчы номерлы хастаханә базасында ачылган йогышлы авыруларны дәвалаучы хастаханәгә озатылган. Хроник авыруларының кискенләшүе аркасында хастаның хәле катлауланган. Вирус үзенчәлекле. Үлем сәбәбе аутопсия (махсус тикшерү) нәтиҗәсендә ачыкланган.
Туганнарының һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз.
Фото:
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар