16+

Тарихи дөреслек торгызылды: Казанда Рәшит Ваһаповка һәйкәл куелды

Татарстанда бәйрәм иртәсе бик матур һәм күркәм чара белән башланып китте. Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе паркында татар халкының мәшһүр җырчысы Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылу тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Новгород өлкәсенең вице-губернаторы Олег Беркович, Р.Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов катнашты.

Тарихи дөреслек торгызылды: Казанда Рәшит Ваһаповка һәйкәл куелды

Татарстанда бәйрәм иртәсе бик матур һәм күркәм чара белән башланып китте. Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе паркында татар халкының мәшһүр җырчысы Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылу тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Новгород өлкәсенең вице-губернаторы Олег Беркович, Р.Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов катнашты.

Ачылышка кадәр үк паркта бөтен җиһанга Рәшит Ваһапов җырлары яңгырап торды. Әйтергә кирәк, тантанага шактый халык җыелды. Араларында танылган язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, театр артистлары һәм башкалар бар иде. Рәсми өлешне Илдар Кыямов алып барды. Тинчурин театры артистлары Ирек Хафизов, Зөлфия Вәлиева, Артем Пискунов, Резедә Сәлахова шигырь укыды, аннан соң Ваһапов фестивале лауреатлары Рәнис Габбазов, Айсылу Габдинова, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә кушылып халык җырларын башкарды.

“Бүген биредә күренекле татар егете, зур шәхес Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылды. Һәйкәлнең шушы паркта урнашуы юкка түгел, чөнки 1941 елда Рәшит Ваһапов иҗади эшчәнлеген Татар дәүләт филармониясендә башлап җибәргән. Ул сугыш елларында республика буенча гастрольләр куеп, халык күңелен күреп йөргән. Ул татар мәдәнияте тарихына якты, үзенчәлекле башкаручы булып кереп калды. Моңсу булганда, шушы һәйкәл янына килегез. Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Олег Беркович Рәшит Ваһаповның Түбән Новгород өлкәсе өчен дә чын герой булуын әйтте. “Ул – Татарстан белән Түбән Новгород арасындагы бердәмлек символы. Без географик күршеләр генә түгел, безне мәдәни һәм тарихи җепләр бәйли. Бездә туып, Казанда танылган Лобачевский, киресенчә, Казанда туып, Түбән Новгородта танылган Шаляпин һәм башкалар моңа ачык мисал”, - диде вице-губернатор.

Рифат Фәттахов фикеренчә, һәйкәлнең Татарстан Республикасы көнендә ачылуы тирән символик мәгънәгә ия. “Рәшит Ваһапов Түбән Новгородта туган булса да, Мәскәү аша авыр язмышлы юллар белән Казанга килеп, рухи яктан Казанда туды. Аны бөек җырчы итеп Казан, Татарстан, татар халкы күтәрде. Вафатыннан соң 60 елдан соң, Татарстан Рәшит Ваһаповны милли каһарманы итеп шушы биек пьедесталга бастырды. Рәшит Ваһаповка, гомумән, җыр сәнгатенә, милли мәдәнияткә зур игътибар иткәне өчен Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт”, - ди Рифат Фәттахов.

Ул бүгенге чараның тагын бер әһәмиятле ягын әйтте. “Бүген тарихи дөреслек торгызылды. Моңа кадәр Казанда татар шагыйренә, татар композиторына, татар рәссамына һәйкәлләр бар иде. Һәм бүген, ниһаять, татар җырчысына да һәйкәл ачылды. Бу табигый да. Татар халкын саклап калуда дине белән җырның роле бик зур, дибез. Димәк, бүгенге һәйкәлнең ачылуы Рәшит Ваһаповны зурлау гына түгел, татар җырын, сәнгатен, мәдәниятен җырчыларын олылау. Бу һәйкәл өстендә көне-төне зур хезмәт куйган һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм”, - диде Р.Фәттахов.

Бүген Рәшит Ваһапов һәйкәле ачылышына аның туган ягы Түбән Новгородтан 35 кеше килгән. Алар арасында Рәшит Ваһаповның бертуган абыйсының оныгы Рәүф Ваһапов та бар иде. “Нижгар өлкәсендә яшәүче Ваһаповлар гаиләсеннән Рөстәм Миңнехановка рәхмәтебезне белдерәбез. Филармония янәшәсендә, Казанның нәкъ үзәгендә, татар музыкасы өчен изге урында абыебызга шундый матур һәйкәл урнаштырылган. Без аның белән горурланабыз. Татарстан җитәкчелегенә киләчәктә тә татар мәдәниятен саклап калу эшендә уңышлар телибез”, - диде Рәүф Ваһапов.

Һәйкәлнең биеклеге – биш метр. Аның авторы – Россиянең халык рәссамы Андрей Ковальчук, эскизын Россиянең атказанган архитекторы Герман Бакулин ясаган. 

Һәйкәлгә чәчәкләр салганнан соң, махсус корылган зур урам сәхнәсендә Ваһапов фестивале лауреатлары катнашында концерт башланды. Аны Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин алып барды. Концерттан соң "Туган авылым" ресторанында Рәшит Ваһапов рухына Коръән ашы узды.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading