16+

Ташлар дәшми... Кычкырып торган тынлык... Исемнәр югалган...

Иң кычкырып торган тынлык беләсезме кайда?! Туган авылың зиратында! Ул тынлыкны ишетмичә мөмкин түгел!

Ташлар дәшми... Кычкырып торган тынлык... Исемнәр югалган...

Иң кычкырып торган тынлык беләсезме кайда?! Туган авылың зиратында! Ул тынлыкны ишетмичә мөмкин түгел!

Кабер ташларына уелган исемнәр булып җанга үтеп керә ул: Сабирҗан Зөфәр улы, Хәбибрахман Касыйм улы, Борһанетдин Мөхәммәтгали улы, Шәмсекамәр Җәләлетдин кызы... Габдельнур, Мөхәммәтгали... Ерак бабаларыбызның безнең фамилияләргә әйләнгән исемнәре. Нихәтле матур мәгънәләр бу исемнәрдә... Быел яз тагы бер, элегрәк күрмичә калган исемгә юлыктым әле: Бохарзадә... Бигрәк матур исем бит! Нәрсә аңлата икән дип озак уйлап йөрдем... Бәхар, Бохар... Яз сүзенә туры килә бугай. Шаһзадә - Шаһ улы. Бохарзадә - Яз улы... Шәмсекамәр – кояш - ай... Һәр исемдә олы, матур мәгънәләр... Исемнәргә олы хөрмәт, балаңны, газизеңне чиксез ярату сизелә бу борынгы исемнәрдә!

... Безнең халык дучар булган күп кенә аянычлы хәлләр татарның үз-үзен, шул исәптән исемен дә ихтирам итмәвеннән, аны җиңел генә алыштыруыннан килеп чыккандыр кебек. Совет илендә Шәмсеҗиһан (дөнья кояшы) - Шурага, Гали (бөек, зур) -  Генага, Маһируй (нурлы йөзле) - Машага, Гөлйөзем - Гуляга әйләнгән чорлардан килә бит инде бу афәтләр!

Кеше үз кадерен, үз исеменең бәясен үзе белгәндә генә, аның да кадерен беләләр шул!

Исемнәребезгә кагылышлы бер язмамнан өзек бу. "Татарстан яшьләре"н дә чыккан иде. Хәзер интернетта да күренә. Мин аны үзебезнең Исләй зиратында булганнан соң язган идем. Авыл зиратында еш булмасам да, булырга туры килә. Әни, абый, апа шунда җирләнгәннәр... Студент чакта кайткач бер баруым бик истә калган... Зиратның бар чардуганнар куелган ягы, бар җиргә иңеп беткән ташлардан гына торган ягы... Чардуганлы ягы безнең чорныкы.... Ә тегесе борынгы ягы... Шул борынгы ягында сизелер-сизелмәс күренгән ташлар янәшәсендә нечкә фанерадан, кырыйларында бизәкләр уеп эшләнгән кысалар эчендә исем-фамилияләр язылганын күрдем. Күп каберләрдә иде алар! Шунда ук аңлап алдым: Нурулла бабай эше иде бу. Бәлки хәтерләүче авылдашлар бардыр әле. Бик сөйкемле йөзле, ак ыспай сакаллы, уртача буйлы Нурулла бабайны.

Бик гыйлемле кеше иде. Кырыйларын чәчәкләп, бизәп шәмаилләр дә ясый иде. Гарәпчә укый-яза белгән, димәк. Аның янына Чаллыдан Габдерәхим Утыз Имәни турында фәнни китап чыгарган галим Әнвәр Шәрипов та килгән булган. Габдерәхим Утыз Имәнинең Исләй мәдрәсәсендә укыткан еллары турында белгәннәрен сорашырга... Менә шундый гыйлемле кеше яшәгән безнең авылда. Белемле һәм тырыш! Әйткәнемчә, фанерадан кисеп бизәкле кысалар, шәмаилләр ясый иде...Каберләргә дә кемнең кем икәнен язып куйган иде ул! Их ул вакытта хәзерге телефоным булса! Һәрберсенең сурәтен алган булыр идем! Тырышкан иде Нурулла бабай (урыны Җәннәттә булырга сәбәпче  игелекле эшләреннән саналсын, Раббым!) исемнәр гарәпчә һәм  кириллицада иде... Тик яңгырлар, карлар явачагын, вакыт дигән нәрсә бу исемнәрне дә юкка чыгарачагын уйлап бетермәдеме икән?! - дим.

Ә бит бабай үз эшен эшләгән, калганын - бу кысалар эчендәге исемнәрне саклауны мин, күргән, укыган кеше кайгыртырга тиеш идем! Ә мин исемнәрне укып чыктым да, карале нинди борынгы каберләр дип гаҗәпләндем дә... чыгып киттем... Вакытның үтәчәге турында уйлана торган яшьтә түгел идем чөнки... Коммунистлар заманы... Авыл сәвитенә дә, мәктәбенә дә бабайлар кабере, аларның исемнәре дә кирәкмәгән инде... Хәзер яшел үлән эчендә калган ак ташлар га карап уйланасың... Ташлар дәшми... Кычкырып торган тынлык... Исемнәр югалган... Исемнәр онытылган...

... Бу кайтуда да сеңелем белән каберләрне зыярат итәргә бардык. Үзгәргән, чистарган, матураеп, яктырып калган зират өстендә йөргәндә күңелгә рәхмәт хисләре тулды. Зур бер өмә ясап каберстанны чистарткан, кирәкмәгән агачларны кисеп нарат-чыршыларны гына калдырып, зиратны җыйнакландырган өмәдә катнашучы һәркемгә дә ! Аеруча, бу эшләрне оештырып, Чистайдан хәтле җир казу , калын, озын агачларны күтәрү өчен махсус техника кайтарту чарасын күргән, халыкны эшкә туплаган хәзрәтебез Рафик Мохтаровка читтә яшәүче авылдашлар исеменнән олы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез! Авылдашлар яхшы хәтерлиләрдер, зират тирәсенә шыксыз булып Америка өрәңгесе тамыр җәйгән иде. Аларны төбе тамыры белән казып чыгарып (тагы шул махсус техника белән генә җиңеп булган!), алар урынына рәт-рәт чыршы-нарат утыртканнар! Аллаһның рәхмәте булсын өмәдә катнашкан һәркемгә дә!

Зиратта сеңлем Вәсимә белән озаклап догалар кылдык. Зираттагы һәр әрвахка да барып ирешсен дигән теләк белән! Шулай булсын, игелекле гамәлләрдән, укылган догалардан әрвахларыбызның рухлары шат булсын! Әәмиин, йәә Раббыбыз!

Нәсимә Садыйк
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading