16+

Татар кызы Алия: "Интим урыннарга татуировка ясамыйм"

09 июля 2023, 09:46
2705
0
7
Уку өчен 4 минут

Тәннәрендә төрле рәсемнәр булган кешеләрне еш күрәбез. Кышын бу рәсемнәр кием астында качып ятса, җәй җиткәч берәүнең аягында, икенчесенең кулында, муенында арыслан, бүре һәм башкалар “килеп чыга”. Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә ясата татуны.

Татар кызы Алия: "Интим урыннарга татуировка ясамыйм"

Тәннәрендә төрле рәсемнәр булган кешеләрне еш күрәбез. Кышын бу рәсемнәр кием астында качып ятса, җәй җиткәч берәүнең аягында, икенчесенең кулында, муенында арыслан, бүре һәм башкалар “килеп чыга”. Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә ясата татуны.

Татуировка – махсус машинага беркетелгән энә ярдәмендә төрле төстәге пигментларны тире астына кертеп, тәнгә бизәк төшерү. Тату ясау – сәнгатьнең беренчел формасы буларак исәпләнә. Моны борынгы кешеләрнең калдыкларында углерод анализы нәтиҗәләре раслый.

“Биткә рәсем төшерергә сорасалар да, алынмыйм”

Алия Сибгатуллина тату ясау белән 3 елдан артык шөгыльләнә. Бу һөнәргә үзлектән өйрәнгән. Ачык чыганаклардан видео-дәресләр карап, бүтән осталарның тәҗрибәсенә күз салган. Кечкенәдән рәсем белән шөгыльләнгән. Югары уку йортын да рәсем юнәлеше буенча тәмамлаган. 18 яшь тулгач ук, беренче татуны ясаткан. Шул көннән бу һөнәргә кызыксынуы арткан. “Перманентный макияж (су белән юылып бетми торган) ярдәмендә кашлар ясап карадым. Бер төрле эш булгач, кызыгы бетте. Тату ясау – иҗади процесс”, – ди Алия.

– Татуировка ясаганда нинди баскычлар аша үтәргә кирәк?

– Тату ясауны өч өлешкә бүлергә була. Иң беренче итеп рәсемне сайлыйбыз. Аның күчерелмәсен әзерлибез. Тату булачак урыннан чәчләрне, йоннарны кырабыз. Тирене дезинфекциялибез. Аннан соң, эш урыны әзерләнә. Тирегә рәсем төшерелә. Иң соңгы этапта тирегә махсус саклагыч пленка куела.

– Татуировкага мәгънә салырга кирәкме?

– Аны һәркем үзе хәл итәргә тиеш. Мәгънә салмыйча да татуировка ясарга мөмкин. Сезгә беркем дә бернәрсә әйтә алмаячак. Ошый икән, урындык ясап куярга да була.

– Бөтен сораган рәсемнәрне дә ясыйсыңмы?

– Юк. Мин үземнең дизайннарны гына ясыйм. Башка осталарга хөрмәт йөзеннән аларның рәсемнәрен урлыйсым килми. Тату ясасам да, рәссам булып калам. Интим урыннарга татуировка ясамыйм. Биткә рәсем төшерергә сорасалар да алынмыйм. Бу бик җаваплы. Нацизм, террористик оешмалар символларын беркайчан ясамаячакмын.

– Иң күп татуировка ясала торган урын нинди?

– Гадәттә, кешеләр иң беренче татуировкаларын кулга ясыйлар. Терсәктән беләзеккә кадәр рәсем төшертүчеләр дә бихисап. Беренчедән, бу урыннар бөтен кешегә күренеп тора. Икенчедән, умрауга һәм башка сөяккә тату ясау ныграк авырта.

– Синдә тату бармы?

– Кулларда, аякта, бармакларда барлыгы 16 татуировкам бар.

– Кайсы татуировкаларны ясау кыенрак?

– Хәзер кечкенә татулар ясау модага керде. Аларны ясау кыен, чөнки кечкенә детальләрне төгәл башкарып чыгарга кирәк. Геометрик фигуралар, нечкә сызыклар ясау авыр. Кеше тиресе ак бит шикелле тигез түгел. Төс белән дөрес эшли белмәгән осталарга да эш җиңел булмаячак. Мин эшләгән рәсемнәр барысы да диярлек төсле. 

– Инструментларны ничек дезинфекциялисез?

– Дезинфекцияне күп тапкыр кулланыла торган инструментлар: тату ясау машинасы һәм су савытлары уза. Алар 3 тапкыр стерильләштерелә. Ә тату ясау өчен калган кирәк-яраклар һәр кеше өчен аерым җыела. Кулланылыштан соң, аны чүплеккә атабыз. Тату ясаучы белән клиент арасындагы яссылыкны да антисептик белән сөртәбез. Бу кагыйдәләрне үтәгәндә генә, клиентка зыян килмәячәк.

– Әти-әниләрең бу мавыгуга каршы түгелме?

– Алар бу эшне артык хупламасалар да, миңа ярдәм итәләр. Әни үз эшемне башлап җибәргәндә, инструментларга акча биреп торды. Алар тәнемә тату ясамаска кушалар. Әти-әниләр мине шәхес буларак кабул итәләр. Арабызда серләр юк. Әнинең дә бер татуировкасы бар. Кызу канлы чакта ясалган татуировкалар турында үкенүчеләр дә була. Татуировка гомерлек әйбер дисәләр дә, бу – дөрес түгел. Аны махсус лазер ярдәмендә бетерергә мөмкин.

Табиб дерматовенеролог, косметолог Динара Кадыйрова белдергәнчә, татуировка ясауны бөтенләй куркынычсыз дип атап булмый.

– Буяуга аллергия булу һәм рәсемнең дөрес төзәлмәвен алдан фаразлап булмый. Аллергия барлыкка килү ешрак буяу составындагы металларга бәйле. Мөмкин булса, останың нинди машина, нинди энәләр һәм буяулар кулланганын алдан ук белегез. Ә менә стериль булмаган инструментлар кулланудан инфекция эләктерүне кеше үзе дә кисәтә ала. Беренчедән, куркынычсызлык техникасы үтәлгән һәм профессионаллар эшләгән сертификатлы салоннарны сайларга кирәк. Әгәр оста шикле салонда эшли, стериль булмаган яки дөрес эшкәртелмәгән инструментлар куллана икән, клиент В һәм С гепатиты йоктырырга мөмкин. Икенчедән, татуировка ясаганнан соң, мастерның барлык киңәшләрен үтәргә кирәк. Вакыт узу белән татуировка ошамый башлый ала. Теләсә нинди лазерлар кулланып татуны бетерү дә җәрәхәтләр калдырырга мөмкин. Һәр көнне диярлек безгә татуны бетерү буенча мөрәҗәгать итәләр. Кайвакыт кислота белән татуировканы бетерергә тырышканнан тупас эзләре булган кешешләрне очратабыз. Хәзерге вакытта тәннән рәсемне бетерү өчен иң кулай ысул – пикосекундлы лазер. Ул тәнне яндырмый, тирегә зыян китермичә генә пигментны тарката, – дип сөйләде табиб Динара Кадыйрова.

Татуировка ясауга дин күзлегеннән карасак, ул катгый рәвештә тыела.

– Татуировка ясау ислам да зур гөнаһ булып санала. Бу – хәрам гамәл. Аны хәтта шайтанның имзасы дип әйтәләр. Андый кешене шайтан котырта. Су белән бетә торган рәсемнәр, хатын-кызларда хна белән мехенди ясау тыелмый, – дип аңлатты «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Япониядә биш йөзенче елга кадәр тәнне татуировка белән бизәү императорларның өстенлеге булып исәпләнгән. Соңрак ул декоратив сәнгатькә әверелгән. Әмма вакыт узу белән тату сәнгате җинаять дөньясының символына әйләнә. Борынгы Япониядә татуировкалы кешене гаиләдән куып чыгарганнар, тулысынча җәмгыятьтән аерганнар. Җинаятьчеләрнең тәннәрендә татуировкалар, гадәттә, күренеп торган урында ясалган. Алар кешенең кайсы төрмәдә утырганын да сөйли алган.

Альберт Эйнштейн, Николай II (кылыч, аждаһа һәм күкрәгендә хатыны исеме сурәтләнгән татуировкалар), Иосиф Сталин, Екатерина II һәм Петр Iнең татуировкалары булган.

Яңа Зеландиядә маори кабиләләре авыз тирәсен тату белән бизәгәннәр. Бу ритуал ярдәмендә алар яшьлекне һәм матурлыкны саклап була дип ышанганнар.

“Тату” сүзе безгә Полинезия теленнән килгән. Ул “татау" – рәсем сүзеннән алынган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading