16+

Татар тарихы – нейрочелтәр кулында

Татар халкы тарихына бәйле комикслар ясау идеясе 2022 елның көзендә туган. Бу эшкә “Миллиард.Татар” командасы ике Казан рәссамын җәлеп иткән. 

Татар тарихы – нейрочелтәр кулында

Татар халкы тарихына бәйле комикслар ясау идеясе 2022 елның көзендә туган. Бу эшкә “Миллиард.Татар” командасы ике Казан рәссамын җәлеп иткән. 

“Миллиард. Татар” татар мәдәнияте турында өч комикс тәкъдим итте. Шуларның берсен нейрочелтәр ясаган.

Беренче комикс – Ибн Фадлан һәм Болгар ханы Алмыш турында сөйли. Аны Анна Белянушкина ясаган. “Эшкә кызыгып алындым, – ди ул. – Моңа кадәр дә татар мәдәнияте белән бәйле зур проектларда катнашканым булды. Эшкә керешкәнче, җентекләп комиксымның геройлары һәм аларның тормыш юлларын өйрәндем. Ә сценарийны һәм диалогларны язуда Илгизәр Вахитов ярдәм итте”. 

Комикс барлыгы 20 биттән тора, аны Анна цифрлы вариантта, махсус программада ясаган. 

Ә менә Руслан Густов – икенче комикс авторы – үз рәсемнәрен тулаем кулдан һәм гади кәгазь битендә ясап, аннан соң гына компьютерга күчерә икән. Тагын бер үзенчәлеге – манга япон стилендә һәм аклы-каралы итеп эшләү. 

– Көн саен көллияткә барганда Мулланур Вахитов һәйкәленә игътибар итә идем. Бу тарихи фигура еш кына күләгәдә кала. Ә аның турында комикс ясап карарга тәкъдим иткәч, мин рәхәтләнеп ризалаштым. Эш берничә ай вакыт алды. Бәлки тизрәк тә булган булыр иде, тик көллияттә соңгы уку елым, диплом эшләрем булу сәбәпле, бераз сузылды, – ди Руслан.

Өченче комиксны, беренче икесеннән аермалы буларак, ясалма интеллект әзерләгән. Аның сюжеты Зилант һәм Барадж тарихына барып тоташа. Аждаһаларның образларын нейрочелтәр тудырган, ә тексты, шулай ук, аерым сценарист тарафыннан язылган. 

Барлык комикслар да рус телендә, ләкин якын киләчәктә аларны татар теленә тәрҗемә итеп, басма вариантта чыгару күздә тотыла. Әлегә комиксларны “Миллиард. Татар” сайтында карап, укып була. 

Авторлар командасы комикслар татар телен белмәүчеләргә дә, Татарстан кунакларына да, олы яшьтәгеләргә дә, балаларга да кызыклы булыр һәм бай татар мәдәниятенә җәлеп итүнең бер чарасы булып торыр, дигән теләктә.  

Алсу Мансурова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading