“Син нәрсә, эшең бетте что-ли?”, “Тяп-ляп эшләмәгез”! Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның әлеге вируслы цитаталары телгә генә ябышып калмады, киемнәрнең түшенә үк менеп кунаклады.
Татар фразалары-бизәкләрен шоппер, докер, футболка-лонгсливларга төшерүче Руфинә Галиева, сатып алучылар да нәкъ менә шул язулыларны ошата, ди.
«Акыл сатам», «харап икән», «безгайбә», «уфтанма», «теге ни» кебек шаяртулы, төртмәле фразалардан тыш, «Без кабызган утлар сүнмәс алар», «Үзе усал, үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле», «Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы», «Кайсыгызның кулы җылы» һәм башка классик шигырь юллары язылган өс киемнәре дә игътибарны җәлеп итә.
– Аларын татар әдәбиятын тирәнтен белгән, милләтебез белән чынлап торып горурлана торган кешеләр яратып ала. Күптән түгел «Сөй гомерне...» шигыре юлларын да бастырдык. Шунысы сөендерә, бу шигырьләрне татар кешеләре белә, сөйләп тә күрсәтәләр. Уфтанма дигән язулысын күреп, җырлап та җибәрәләр. «Зәңгәр күлмәк» җырын да яхшы беләләр. Алсу исемле кызлар Такташ шигыре юллары язылганны бик теләп алалар. Рөстәм Миңнехановның цитаталары русларга да таныш. Укыйлар да елмаеп җибәрәләр. Ә шигырьләрнең тәрҗемәләрен сорыйлар. Безнең максатыбыз да – аларны таныту, – ди Руфинә.
Бу эш моннан дүрт еллар элек башланып киткән. “Урамда барганда рус, инглиз фразалары язылган футболка кигән яшь егет-кызларны күрә идем дә, нишләп татарча язылганнары юк икән дип уйлый идем. Тукта, үзебез дә эшләп карый алабыз бит дип дус кызым белән тотынган шөгыль бу. Фразаларны күктән алып язарга туры килмәде. Күңелдә йөргән юллар. «Хөррият», «акыл иясе» фразаларын сатып алучылар үзләре тәкъдим итте. Яшьләр китап укымый дип зарланабыз, шушы футболкалар аша булса да татар әдәбияты белән танышсыннар, телебезнең матурлыгын тойсыннар дидек. Шәхсән минем үземдә татар теленә мәхәббәтне укытучыларым Бәрия һәм Хәтмулла Вәкказовлар уятты. Әтием Миннехаҗи китаплар укырга ярата, шигъриятне яхшы белә. Өй китапханәбез бай. Китапка мәхәббәт әтидән килә. Аларга зур рәхмәтлемен”, – ди кул остасы.
Руфинәнең шөгыле моның белән генә бетми. Ул әле изүләр дә чигә. Ничарадан бичара дигәндәй, иртәгә сатуга чыгарга дигән төнне ярминкәдә кияргә дип изү теккән. Чигүен дә чиккән. “Ярминкәгә килгән кызлар, апалар изүемә кызыктылар, каян алдың дип сораша башладылар. Хезмәттәшләрем сорагач, аларга да чигеп бирдем. Изүләрне еш чигәм дип әйтә алмыйм, илһам килгәндә генә утырам”, – ди ул.
Әле тагын шәмаилләр дә ясый булып чыкты. “1990 елларда әти йорт саен кереп сатып йөрүчедән шәмаилләр алган иде. Кулдан пыялага буяулар белән язып эшләнгән иде алар. Татар шәмаилен ясауның шул борынгы техникасын кире кайтарасым килә. Әлеге максаттан мастер-класслар да уздырам. Шәмаилләргә иске имлядә Тукайның “Туган тел” шигыреннән “Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!” юлларын язабыз. Бу үзенә күрә бер иске имляне дә популярлаштыру да, – ди әңгәмәдәшем.
Келәм чигүе белән дә кызыксына. Махсус энә белән паннолар чигә. Кулдан открыткалар да ясый һәм бу һөнәрләрен ул балаларга да өйрәтә. Руфинә “Сабыйлар” балалар үзәгендә иҗат дәресләре алып бара. Студиясендә мастер-класслар да оештыра. “Аллаһы Тәгалә сиңа мөмкинлек биргән икән, белгәнеңне кемгәдер тапшыру – әманәт”, – ди ул.




Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар