«Әти мине аякка бастыру өчен бар көчен куя»
Әтием Азат Камил улы Гатиятуллин тумышы белән Арча төбәгеннән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Әтием Азат Камил улы Гатиятуллин тумышы белән Арча төбәгеннән.
1971 елның апрель аенда, әнисенең олы шатлыгы булып, дөньяга килә.
Урта мәктәпне тәмамлагач, армия сафларына алына. Армиядән кайткач, Әтнә районының Эчке эшләр бүлегенә полиция хезмәткәре булып урнаша. Хезмәт юлын гади милиционер булып башлаган әтием эшен намус белән башкаруы нәтиҗәсендә капитан дәрәҗәсенә күтәрелә.
Бүгенге көндә ул лаеклы ялда. Хәзер мине аякка бастыру өчен бар көчен куя. Көне-төне әтием белән әнием минем белән шөгыльләнәләр. Кызганычка, мин авыру бала булып туганмын. Миндә тумыштан ДЦП авыруы.
Мин әтиемне дөньядагы иң изге күңелле кеше дим. Ул мине тернәкләндерү үзәкләренә йөртә. Көн саен алып бара, алып кайта. Безнең чыкканыбызны машинада бишәр сәгать көтеп утыра.
Ә буш вакытларында кул эшләре белән шөгыльләнә – агачтан коелар ясый. Тимердән эскәмияләр, капкалар, мангаллар да ясый. Безнең әтиебез турында бик күп язарга була. Ул изге күңелле, алтын куллы – дөньядагы иң яхшы әти. Мин аны бик яратам.
Азалия Гатиятуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Казанлыларның түләү бурычлары 1 миллиард сумга якынлаша...
-
#Язмалар
Чигүле туфлием таныштырды
-
#Язмалар
Әтнә районында янгын: “Урамга килеп керсәк – йорт урынында кара өем генә калган...”
-
#Киңәш сандыгы
Кайсы җиләк-җимеш һәм яшелчә салкынны яратмый?
-
#Кыскача яңалыклар
Машина йөртүчеләргә: штраф күләме ун тапкырга артты
Комментарийлар